САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каникуллар имин узсын, Сарманлылар

Имин үтсен каникул. Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә, бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык...

Имин үтсен каникул.

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә, бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүмәтларыннан куренгәнчә республика юлларында хәлакәтләр саны көннән көн арта. Кызганычка каршы хәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Мисал өчен безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 10 юл-транспорт хәлакәте булды. Аларда 11 бала тән жәрәхәтләре алдылар. Бик куп фажигаләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян курәләр. Ә бит алар үз куркынычсызлыкларын һәм гомерләрен безнең кулларга ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә транспортта йөрүче балаларның иминлеген тәэмин итү приоритет проблемага әйләнде. Шул максаттан ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар а/т салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга тиешләр, ә 12 яшьтән кечерәкләр махсус автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Бу төр кагыйдә бозу өчен штраф 3000 сум күләмендә. Бүгенге көндә кышкы каникуллар вакытында балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 23 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ЮХИДИ Һәм мәгариф бүлеге тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Аның кысаларында 22 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренен балалар белән очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда юлларны тикшереп контрольдә тоту, махсус рейдлар барышында балаларны махсус утыгычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча чаралар уздырыла.

Кыш көне суык булса да, аның үзенә генә хас бик күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны аеруча яраталар. Чынлап та аларны каникуллар вакытында кышкы күңел ачулар көтә: бозлы таудан чана шуу дисеңме, чаңгыларда йөрү, хоккей уйнау. Ләкин беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Чөнки кыш көне юлларда аеруча куркыныч. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарнын тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явуы аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Жәяүлеләр юл кичүе - ул куркыныч риск зонасы, һәм монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы бик куп.

3. Юл кичүенә килеп житкәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыкка ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйлап чыгарга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

Ел дәверендә яшь юл йөру кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча да эш туктаусыз алып барыла. Мисал өчен: 2014 елның январь аеннан башлап бугенге көнгә кадәр юлларда кагыйдә бозучы 110 җәяүле, 52 велосипедчы, 3 скутер хуҗасы булган бала тоткарланган.

Тиздән каникуллар башлана. Сезнең ялларыгыз күңелсез мизгелләрсез генә үтсен өчен алда әйтелгән кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде. Барыгызга да, хәерле юллар.

ЮХИДИ житәкчесе: Д.У.Юсупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев