САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Кан тамырларын ныгыта һәм йөрәкне саклый торган ризыклар

Кан тамырларының торышы турыдан-туры туклану рационына бәйле.

Бу хакта Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек иминлеге федераль тикшеренү үзәге Дәвалау туклануы клиникасының көндезге стационары мөдире, табиб-терапевт һәм кардиолог Татьяна Залетова хәбәр итте. Ул KP.RU белән әңгәмәдә артерияләрнең сәламәтлеге өчен аеруча файдалы булган 5 продуктны атады.

Табиб сүзләренә караганда, рационда кыздырылмаган чикләвекләр һәм орлыклар, мәсәлән, әстерхан чикләвеге, миндаль яки җитен орлыгы булырга тиеш. Алар файдалы майларга бай, холестерин артуга комачаулый һәм организмны омега-3 кислотасы белән тәэмин итә.

Моннан тыш, белгеч майлы төньяк балыгы – скумбрия, сельдь һәм сөләйман балыгы ашарга киңәш итә. Алар шулай ук омега-3 кислотасына бай. Тулы бөртекле ярмалар, мәсәлән, солы ярмасын ашау мөһим. Ул артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Залетова extra virgin категорияле зәйтүн маеның файдасын да билгеләп үтте: ул «начар» холестеринны киметә һәм шул үк вакытта «яхшы» холестеринны саклый.

Төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, аеруча ачык һәм яшел төстәгеләр аеруча файдалы. Алар организмны антиоксидантлар, фолий кислотасы һәм калий белән тәэмин итә. Бу – кан тамырларының торышына уңай тәэсир итә.

 

Фото: © «Татар-информ»

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kan-tamyrlaryn-nygyta-ham-iorakne-saklyi-torgan-rizyklar-5875062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев