Калкансыман биз авыруларыннан ничек сакланырга?
25 май - Бөтендөнья Калкансыман биз авыруы көне.
Табиблар әйтүенчә, калкансыман биз (щитовидная железа) эндокрин системаның иң мөһим органнарының берсе булып тора.
Аның төп функциясе – тиреоид гормоннар җитештерү (тироксин-T4 и трийодтиронин-T3). Алар исә нормаль психик һәм физик үсеш, авырлыкны контрольдә тоту, су-тоз балансын көйләү, кайбер витаминнар (витамин А) ясау, иммун системасының нормаль эшләве өчен бик мөһим.
Калкансыман бизнең сәламәт булмавы нинди нәтиҗәләргә китерә соң? Табиб Илзидә Салихованың чыгышы – шул хакта.
– Бу органдагы патологияләрнең төп вариантлары түбәндәгеләр:
1. Гипотиреоз гормоннарны җитәрлек күләмдә бүлеп чыгармау;
2. Тиреотоксикоз гормоннарны кирәгеннән күбрәк җитештерү.
Моннан тыш, бизнең функциональ активлыгы үзгәрмәскә, әмма шул ук вакытта аның структурасында зоб, төеннәр, гиперплазия кебек морфологик үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.
Патологиянең барлык төрләре өчен дә охшаш симптомнар булып түбәндәгеләр тора:
- матдәләр алмашынуы бозылу;
- җенси система ягыннан дисфункцияләр (айлык цикл бозылу);
- кәефнең кискен рәвештә үзгәрүе (ярсучанлык, елаучанлык, депрессия);
- йөрәк-кан тамырлары системасындагы үзгәрешләр: йөрәк тибеше арту яки кимү, ритм бозылу;
- тән авырлыгында кискен үзгәрешләр барлыкка килү (кинәт ябыгу яки тән авырлыгы арту);
- тиз ару һәм хәтернең начарлануы.
Әгәр дә сез бу симптомнарны үзегездә сизсәгез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һәркемгә билгеле булганча, организмны сәламәт ритмда тоту авыруны дәвалауга караганда җиңелрәк.
Калкансыман биз авырулары, кагыйдә буларак, – хроник, һәм барлык органнарда баланс үзгәрүгә китерәләр. Хәзерге вакытта бу авыруларны гормоннар ярдәмендә тыеп торып булса да, дәвалану процессы мәшәкатьле, озак, кайвакыт гомерлек. Шуңа күрә калкансыман биз авыруларын кисәтү сәламәтлекне саклауның иң мөһим шарты булып тора.
Бу чараларга нормаль йокы режимын саклау, организмның вирусларга каршы тору сәләтен арттыру (дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару, ачык һавада йөрү кебек чаралар ярдәмендә); тормышта стрессларны мөмкин кадәр булдырмау; даими рәвештә теш табибына күренеп тору; кичекмәстән организмда булган хроник авыруларны дәвалау; тәмәке тарту һәм алкоголь куллану кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарту керә.
Күпләр калкансыман авыруларны кисәтү өчен күп йодлы продуктлар кулланырга кирәк дип саныйлар, ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Онытмагыз, кайбер биз авырулары йодның артык булуы аркасында барлыкка киләләр, һәм аны нәкъ менә чикләргә кирәк.
Йодка диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы, креветка һ. б., үсемлек продуктларыннан финик, хормә, баклажан, шпинат, помидор кебек ризыклар бик бай. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, туклану рациональ булырга тиеш һәм йодтан тыш, кобальт, бакыр, тимер, марганец (гөлҗимештә, крыжовникта, каражиләктә, грек һәм урман чикләвегендә, кунжутта һ.б. бар), шулай ук башка микроэлементлар да кирәк.
Дөрес һәм вакытында үткәрелгән профилактика – сәламәт һәм имин тормышның нигезе.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев