САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәкре каен тарихы

Үткәннәрне сагынасыңмы?

Сабантуйлар якынлашса, ел да, келт итеп, яшьлек елларындагы бер вакыйга исемә төшә.

Ул елны Сабан туе көнне кызу, җилсез иде. Яңа Минзәләбаш җыены сазлырак, әмма каен, имән агачлары белән әйләндереп алынган бик матур урында узды. Халык бик күп җыелган. Бәйрәмгә Җәлил поселогыннан, күрше-тирә авыллардан да кунаклар җыелганнар. Без иптәш кызым белән, пардан күлмәкләр тектереп, игезәкләр кебек, мәйданга килдек. Халык, судагы балыкмыни, шундый күп иде. Мәйдан эче гөрли, көрәш тә кызганнан кыза бара. Без дә якынрак килеп бастык. Көрәш карап, халыкны күзләп басып торабыз. Шул мәлне безнең янга авылыбызның Камил исемле егете килеп басты да, иптәш кызым белән шаярта башлады. Сизелә, кызны ошата кебек. Ә Зөһрәнең очрашкалап йөргән егете бар иде. Дустым уңайсызлана башлады. Шуннан мин хәйлә кордым. “Камил, без әнә теге сату ноктасыннан эчәргә су алып киләбез, ә син шушында гына басып тор. Сине югалтмас өчен, менә бу агач төбенәрәк бас”, - дип, читтәрәк үскән агачка төртеп күрсәттем. Шуннан егетебез басып калды, ә без халык арасына кереп югалдык. Ә аннан авылга кайтып киттек. Камил дә онытылды.

Кич клубка чыктык. Кайтып киләбез аннан шулай егетем белән парлап. Бервакыт, йодрык төйнәп, арттан Камил чаба. Йөрәк шул мәлне табанга төшеп киткәндәй булды. Ә мин көндезге хәлләр хакында егетемә сөйләмәгән дә идем. Камил, куып җитте дә: “Күпердән атам мин бу кызны”, - ди. Менә куышабыз Камил белән, Мансур тирәли әйләнеп. Шулчакны егетем Камилне якасыннан эләктереп алды да, ни булганын сорарга тотынды. “Бу кызый аркасында, мин бүген Сабантуе да күрә алмадым, хәтта яраткан ат чабышын караудан да мәхрүм итте мине. Ага, җитмәсә, бөтен тәннән тир, эчәсем килә башлады. Акрынлап, халык та тарала башлады. Ә болар юк та юк. Берзаман башыма уй килде бит. Тукта әле, дим, бу агач каен түгелме соң? Күтәрелеп карасам, карт каен агачы икән. Шулай итеп, кәкре каенга терәтеп китте бит мине Гөлияң”, - диде Камил. Шунда Мансур кычкырып көлде дә: “Гөлиянең шаянлыгын белмисеңмени? Кем инде шуның сүзе белән агачка терәлеп тора?” – диде.

Камилдән көч-хәл белән котылдым. Еллар узса да, әлеге шаярту онытылмады. Таныш егет Беларус тракторында эшләде. Очраган саен, тәрәзәсен төшереп, миңа йодрык күрсәтеп китә иде. Хәзер Камил күптән бакыйлыкка күчте. Бу язмам белән искә алуларым рухына изге дога булып барып ирешсә иде. Ә Мансур белән Зөһрә –  исән-саулар, алар үзләрен танырлар, чөнки исемнәрен үзгәртеп яздым.

Шул чордагы Сабан туйларына,

Яшьлек белән бергә җитәкләшеп,

Эх, кайтырга сабан тургаеның

Канатларына гына сыенып...

Шул мизгелләрне кабатлыйсы иде әле, тик үткәннәр артта калды. Сагындырып кына искә төшәләр…

Гөлия Хәмидуллина.

Фото:https://ru.freepik.com/

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев