Кайгы ишеге бер ачылса
Аллаһы Тәгалә һәркемгә сабырлыкның әҗерен дә бирә: кайчан да булса кайгы-хәсрәт күрүченең дә күңел күгенә шатлык нурлары сибелә.
Шундый очраклар була: гомереңнең кайсыдыр мизгелендә язмыш сине әллә кайларга илтеп ташлый да, бөтенләй чит кешеләр – җиде ятлар белән очраштыра. Һәм берничә көн аралашу дәверендә аларның кайберләре туганыңдай якын кешегә әверелә.
Гөлнур апа белән дә шулай булды. Аның сабырлыгы, тормышның ачы җилләреннән саклый торган калкан кебек, йөзенә үк чыккан иде. Өстәвенә артыгын сөйләшмәс һәм ипле. Үз хәле хәл булуга карамастан, башкалардан якты йөзен, ярдәмен, акыллы киңәшләрен дә кызганмый. Ләкин менә күңеленең иң түренә елмайганда тагын да тирәнрәк яшеренә торган сагыш пәрдәсе сарылган кебек. Җайлап кына минем хәлләрне сораштырган арада үзенең тормыш юлына да тукталды ул. Ә күргәннәре нык җилкәле гаярь ирләрне дә аяктан ега торган булып чыкты аның.
Республикабызның бөтенләй икенче ягында – үзенә күрә районны тотып торырлык сәнәгате, мәдәнияте булган шәһәр җирлегендә туып-үсә ул. Үз-үзен тотышына караганда, әти-әнисе дә тормыш җаен белә торган акыллы кешеләр булганнар. Гөлнур апада да бернинди тәҗрибә, белем белән дә бирелми торган тормышчанлык, эчке сабырлык бар.
Мәктәптә тырышып укыган, өйдә эшкә өйрәнеп үскән кыз, туган-үскән оясыннан бик иртә чыгып китә. Һөнәр училищесын, аннан соң “5” билгеләренә генә сәүдә техникумын тәмамлый. Ул елларда һөнәр алган яшьләрне юллама белән республиканың, илнең төрле төбәкләренә эшкә җибәрү тәртибе бар иде. Бармый калган очракта, укыган дәвердә алган стипендияңне хөкүмәткә кире кайтарырга тиеш буласың. Унсигез яше генә тулып өлгергән Гөлнур апаны да җөмһүриятебезнең бөтенләй икенче почмагындагы чик районнарның берсенә җибәрәләр. Барып урнашуга, җиң сызганып эшкә дә керешә ул. Түгәрәк йөзле, матур, мөлаем, эшкә уңган-булган кызга егетләр дә күз сала башлыйлар. Ә Илгиз дигәне аеруча үҗәтлелек күрсәтә. Ул кыздан берничә яшькә зуррак, армия сафларыннан да әйләнеп кайткан була. Егетнең үзенә генә түгел, әнисенә дә бик ошый кыз. Шуңа күрә, ярты ел очрашып йөрүгә, кызның кулын сорарга да баралар.
- Ул вакытта акыл бирүчесе дә булмагандыр инде. Әти-әниләр, туганнар еракта. Кәрәзле телефоннар юк, хәзерге кебек, өзлексез машинасы да йөреп тормый, дип сөйли Гөлнур апа.
Әти-әнисенә: “И-и, кызым, никләр ашыктың?” – дип уфтанудан башка чара калмый.
Алты балалы гаиләдә туып-үскән Илгиз өч кыз һәм өч малай арасында бишенчесе була. Элеккеге буын татар хатын-кызлары шулай тәрбияләнә: каената, каенанага хөрмәт күрсәтергә, туганнарга кечелекле булырга. Гөлнур апа да, 22 ел төп йортта яшәп, тормышны җигелеп тарта, бөтен кайткан-киткән туган-тумачаны якты йөз белән каршы ала, күчтәнәчен төяп озата.
Шушы еллар эчендә кайгы-хәсрәте дә мулдан була. Ике игезәк кыздан соң дөньяга килгән уллары авыру булып туа. Тугыз айлык вакытта шеш белән бергә баланың бер бөерен дә алып ташлыйлар. Ә кайгы дигәнең бер-бер артлы ишекләрен шакып кына тора. 22 ел бергә яшәгәннән соң, буровойда эшләп йөргән ире үпкәсенә салкын тидерә дә, бер ай эчендә сүнеп-сулып, мәңгелек йортка китеп тә бара. Аның кырыгы үтүгә, шушы йортка күпме көч түккән, хезмәт куйган, өч бала табып үстергән хатынны йорттан бернәрсәсез чыгарып та җибәрәләр.
- Әле ярый озак еллар авыр эштә эшләп, артыннан биш ел буе йөреп алган ике бүлмәле фатирым бар иде. Аңа балалар белән ремонт ясадык. Акрынлап акчасын да түләп бетердек. Каенанамны да аңлыйм, төп йортта күп еллар буе өч гаилә бергә яшәдек. Тик менә күп еллар шул хуҗалык өчен куйган хезмәтемнең искә алынмавы гына кызганыч, дип искә ала Гөлнур апа.
Әтисенең вафатыннан соң кырык көн үтүгә, игезәк кызларының берсе, хезмәт урынында бәхетсезлек очрагына юлыгып, япь-яшь килеш фаҗигале төстә вафат була. Аннан бер яшьлек булып калган улы Гөлнур апага “әни” дип үсә. Тик әле ачы хәсрәтләрнең бу соңгысы булмый. Ире әйтерсең лә кайгы ишеген ачып калдыра. Кызының вафатына бер ай булуга, сеңлесенең кызы да фаҗигале рәвештә дөньядан китеп бара. Ә тагын өч елдан унҗиде яшьлек улы да мәңгелеккә күчә. Сабый чакта ук операция ясаткан баланың сәламәтлеге унҗиде елга гына җитә. Хастаханә идәненә аңсыз егылган анага аягына торып басар өчен бик зур көч, сабырлык һәм вакыт кирәк була. Улын җир куенына тапшырып кайтканның икенче көнендә аңа баласының өлгергәнлек турындагы аттестатын алып киләләр. “4” һәм “5” билгеләре генә төшерелгән әлеге катыргы улының соңгы ядкаре була.
Каенана йорты да кайгылардан сыгылып кала. Гөлнур апа килен булып төшкәндә, каената инде бакыйлыкта була. Каенана да тирән картлыкка җитә алмый. Әниләре артыннан исән калган биш баласы да якты дөньяда озак тоткарланмыйлар. Кайсы – йөрәк, кайсы – юл-транспорт һәлакәте, кайсы башка фаҗигаләр нәтиҗәсендә шактый иртә җир куенына кереп яталар.
Каенана йортыннан бернәрсәсез чыгып киткән Гөлнур апа аңа да, язмышка да үпкә сакламый. Яхшы якларын рәхмәт хисләре белән искә ала, үпкәләрдәй гамәлләренә рәнҗеми. Өлешенә тигән кайгы-хәсрәтләргә ул Аллаһы Тәгаләнең сынавы, күкләр язган язмыш дип карый. Шушы кадәр сынауларны тыйнак сабырлык белән, кеше горурлыгына тап төшермичә кичерә белергә дә кирәк бит әле. Ул монысын да сыкранмыйча үтә. Аллаһыга мең рәхмәтле, мең шөкер ул, ни генә дисәң дә, бүгенге көндә аның тормышында шатлык-куанычлары күбрәк. Аңа “әни” дип үскән оныгы да инде буй җиткергән, белем алып, Мәскәү шәһәрендә эшли, яши. Исән калган бердәнбер баласы – кызы да үзеннән ерак та түгел матур гына гомер кичереп ята. Кызының унсигез яшьлек улы күптән түгел генә кулына махсус урта белем турындагы документ алган. Ә унөч яшьлек кызы каникул көннәрендә әбисе яныннан китми дә диярлек. Гөлнур апа балаларына, оныкларына ныклы терәк була алганына сөенеп бетә алмый. Үз әнисе дә гомеренең соңгы елларын биредә үткәргән. Кызы аны тәрбияләп, хөрмәтләп, соңгы юлга озаткан. Гөлнур апаның сеңлесе белән энесе дә, тора-бара, язмышларын шушы бистә белән бәйләгәннәр, апаларына терәк булып яшиләр.
Ерак башкалада яшәүче һәм үз улыдай кадерләп үстергән оныгы туган якларыннан еш әйләнә. Ни кызганыч, үз әнисенең назын күрмичә үскән балага ата җылысын да күрергә насыйп булмый.
- Әтисе бала кечкенә вакытта ук вафат булган иде. Оныгыма ун яшь тулгач, зиратка алып барып, аның каберен күрсәттем. Безне бит бу дөньяда, кешелеклелек дигән төшенчәдән тыш, хәтер дә яшәтә. Кадерле кешеләребез, иртә киткән якыннар, җир өстендәге бурычларыбыз турындагы хәтер. Без аннан башка кеше дигән исемне йөртергә хаклы булмас идек, ди Гөлнур апа.
“Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт”, – диелә бер хәдистә. Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сыный: кемгәдер авыруын бирә, кемдер иң газиз кешеләрен югалта, кемдер бер телем икмәккә дә мохтаҗ булып яши. Әмма Аллаһы Тәгалә һәркемгә сабырлыкның әҗерен дә бирә: кайчан да булса кайгы-хәсрәт күрүченең дә күңел күгенә шатлык нурлары сибелә. Гөлнур апаның тормыш юлы – моның ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев