САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026»ның мәдәни өлешенә керде

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми кабул ителүенә багышланган «Изге Болгар җыены» 17 майда уздырылачак. Быел бу чара Казанда 12-17 май көннәрендә оештырыла торган «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына интеграцияләнгән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмнең кунаклары арасында Татарстан җитәкчелеге, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр, эчке һәм чит ил диния нәзарәтләре җитәкчеләре, шулай ук мөселман җәмәгатьчелеге чарада катнашачак.

Көн тәртибе:

🔹 09:00 – Истәлек билгесе янында концерт программасы
🔹 10:45 – Төп сәхнәдә пролог
🔹 11:00 – «Изге Болгар җыены»ның рәсми ачылышы
🔹 12:00 – Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда өйлә намазы
🔹 12:30 – Татар артистлары катнашында төп сәхнәдә концерт

08:00 дән 20:00 гә кадәр музей-тыюлык территориясендә төрле күргәзмәләр эшләячәк:

«Нәфислек коллекциясе» – фаянс һәм фарфор савыт-саба

«Рәсем сәнгате симфониясе»

«Җиңү бүләкләре» – Бөек Ватан сугышы чоры күкрәк тамгалары

«Каллиграфия сәнгате» – шамаиль күргәзмәсе

09:00 – 12:00 – Болгар цивилизациясе музеенда «Язу тарихы» интерактив өлкәсе. Кунакларга урта гасырда караның ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясенең башлангыч адымнары белән таныштырачаклар.

09:00 – 14:00 – «Көрәш» милли көрәш буенча ярышлар.

10:15 – «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексында «Тәүбә» намазы (тәүбәгә килүгә багышлана).

Көн буе барлык музей объектлары кунаклар өчен ачык. Моннан тыш, Татарстанның халык һөнәрчелек әйберләре күргәзмәсе һәм аларны сатып алу мөмкинлеге дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев