САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Июнь аенда җыелган дару үләннәре файдалырак

Июнь ае – дару үләннәре җыю өчен иң актив вакыт.

Июньнең беренче яртысында әле язгы үсемлек һәм чәчәкләрне җыю дәвам итә. Бу чорда ландыш, шомырт, миләш, камырлык, сирень чәчәкләре, каен яфраклары җыялар. Ай буе кычыткан, үги ана, нарат җиләге, бака яфрагы, әрем, карлыган яфраклары, тузганак, көтүче сумкасы, каен гөмбәсе һәм башкаларны җыярга мөмкин.

Кандала үләне. Бу чорда шулай ук кандала үләне чәчәк ата. Дару өчен аның үләнен чәчәкләре белән бергә җыялар. Кандала үләненнән ясалган препаратлар яраны төзәтә, авыртуны баса, ревматизмга каршы кулланыла, йомшарткыч, какырык чыгаручы буларак файдаланыла. Сулыш органнары, ашказаныэчәк тракты, бөер, сидек куыгы, гипертония, атеросклероз, баш авыртуларын дәвалый, имезүче аналарның сөтен арттыру өчен кулланыла. Аннан яралар, буыннар, сызлавыкларны бетерә торган препаратлар да ясыйлар.

Күкчәчәк. Зәңгәр төсен саклау өчен, аның чәчәкләрен, кәрҗиннәреннән алып, яхшылап җилләтелә торган караңгы урында киптерәләр. Яфракларын, тышкы яктан файдалану өчен, яра төзәткеч буларак һәм шешкә каршы кулланалар. Чәчәкләре сидек һәм үт кудыру үзлекләренә ия.

Каен җиләге. Ул ай ахырында өлгерә. Аның төнәтмәләре аз канлылыктан, ашказаны-эчәк тракты, бөер, бавыр, үт куыгы, атеросклероз, гипертония авыруларыннан файдалы, витаминнар җитмәгәндә һәм депрессия вакытында кулланыла, организмнан зарарлы матдәләрне чыгара. Тышкы яктан аны яраларны, җәрәхәт, экзема, бетчәләрне бетерү өчен кулланалар. Киптерелгән җиләкләрен, яфракларын, чәчәкләрен чәйгә кушалар. Хуш исле генә түгел, бик шифалы да чәй килеп чыга.

Болын тукранбашы (клевер). Аны июнь буе җыярга мөмкин. Аннан ясалган препаратлар антисептик, организмны ныгыткыч, йомшарткыч, какырык чыгаргыч, тир һәм сидек кудыргыч үзлеккә ия. Аларны диабет, туберкулез авыруларыннан, салкын тигәндә, ютәл, астма, бөер, хатынкыз авырулары вакытында да кулланырга мөмкин. Гадәттә, тукранбаштан төнәтмәләр ясыйлар, аны чәй итеп пешерәләр.

Кыргаяк (мокрица). Ул дымлы, күләгәле урында, чүп үләне буларак, бакчаларда үсә. Медицина максатларында гына түгел, свежий һәм киптерелгән килеш кулинариядә дә кулланалар. Авыртуга, ялкынсынуга каршы файдалы, антисептик үзлеккә ия. Витаминнар җитмәгәндә, үпкә, бавыр, ашказаны-эчәк тракты, калкансыман биз, геморрой, хатын-кыз авыруларыннан файдалы, арыганлыкны бетерә.

Юкә чәчәге. Чәчәк атар-атмас килеш җыйсаң файдалырак, 50 градус тирәсендәге температурада тизрәк киптерү яхшырак. Озаграк киптергәндә, аның файдалы үзлекләренең бер өлеше юкка чыга. Юкә чәчәге бактерицид, авыртуны баса торган, температураны төшергеч, тир кудыргыч, какырык чыгаргыч үзлекләргә ия, ялкынсынуга, көзән җыеруга каршы да кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев