САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләре кайчан барлыкка килгән?

Юл хәрәкәте кагыйдәләре транспорт барлыкка килгәнче үк булдырылганнар.

. Җир шарындагы иң беренче юлчылар үзләренең юлында агач ботакларыннан, кыяларга яки агач кәүсәсенә билгеләр ясап калдырганнар, куркынычсыз юлны ташлар белән билгеләгәннәр.

Икенче этап булып, юл буе корылмалары саналган. Анда юл һәм торак пункт турында мәгълүмат булган. Мондый билгеләр булып еш кына скульптуралар торган. Язу барлыкка килү белән, юлчыларның тормышы күпкә гадиләшкән. Алар ташларда язу калдыра һәм башкаларның язуларыннан файдалана ала башлаганнар. Беренче юл билгесе өчен дөнья Борынгы Римгә бурычлы. Алар юл буйларына Форумга кадәр араны күрсәтүче чакрым баганалары урнаштырганнар. Россиядә барлык законнар һәм указлар, шул исәптән юлныкылар да, патша гаиләсеннән чыккан. Аларның чагылышын хәзерге юл хәрәкәте кагыйдәләрендә дә тоярга мөмкин. Беренче Россия юл кагыйдәләрен Иван III язган. Ул атларны алыштыручы почтатрактларының эшен тәртипкә салган. Әлеге кагыйдәләр хезмәткәрләрнең эшен тизләткәннәр, ерак араларны уңайлырак үтәргә мөмкинлек тудырганнар. Эстафетаны Петр I кабул итеп алган. Ул башкалада тиз йөрүне, үтеп баручыларны камчылауны тыйган. Уң яктан маневрлар ясауның ачык методикасын билгеләгән. 1718 елда беренче полиция идарәсе – хәзерге ЮХИДИнең аналогы барлыкка килгән.

Анна Иоановна тизлекне арттыручыларны, кагыйдәләрне бозучыларны җәзалауны гамәлгә керткән. Мәсәлән, тизлекне арттыручыларга штраф салганнар, камчы белән кыйнаганнар, кагыйдәләрне күп тапкырлар бозучыларны каторгага җибәргәннәр. 1883 елда беренче чын Инструкция әзерләнә һәм аны, хәрәкәтне көйләү өчен, барлык городовойлар белергә тиеш булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев