САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Югары Чыршылы җирлеге халкын юллар төзеклеге борчый

Юлларны төзекләндерү, чиста су белән тәэмин ителеш, Интернет кирәклеге турындагы сораулар белән авыл җирлеге халкының алдагы еллардагы җыеннарда да мөрәҗәгать иткәне булды.

Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты, башкару тәртибе бар бит. Мондый күләмле мәсьәләләрне хәл иткәндә, әлбәттә, республика ярдәме дә таләп ителә.

- Былтыр җирлектә 400 миллион сумлык юл төзелеше эшләре башкарылды. Без әлеге мәсьәләнең тулысынча хәл ителеп бетелмәгәнен беләбез, ул көндәлек контрольдә тора. Шуңа күрә быел да бу юнәлештә эшләячәкбез, - дип җавап бирде сорауларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Интернет та булачак, дип вәгъдә бирделәр җитәкчеләр. Су мәсьәләсенә дә уңай чишелеш табылыр.

Узган ел җирлектә башкарылган эшләр хакында яңа башлыклары Роза Гилева чыгыш ясады, агымдагы елга планнары белән уртаклашты.   

«Нөркәй» агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Рөстәм Разумбетов авыл хуҗалыгындагы уңышларга тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы Радик Госманов янгынга каршы профилактик чаралар турында сөйләде. Полициянең участок вәкиле Ләззәт Хәсәнов хокук саклау өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Җыенга йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады һәм районда башкарылган, планлаштырылган эшләр хакында сөйләде.

Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев