САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

IT-чемпион бул әле!

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Информатизация һәм элемтә министрлыклары мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" конкурсы игълан иткәннәр иде. Аңа республика җитәкчелеге дә битараф түгел - ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков булышлыгында үткәрелә. Конкурс турында тулырак сөйләвен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк белгече Рәмзия Сәхәбетдиновага мөрәҗәгать иттек. - Конкурс...

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Информатизация һәм элемтә министрлыклары мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" конкурсы игълан иткәннәр иде. Аңа республика җитәкчелеге дә битараф түгел - ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков булышлыгында үткәрелә. Конкурс турында тулырак сөйләвен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк белгече Рәмзия Сәхәбетдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Конкурс 1 нче мартта старт алды һәм ул ике номинациядә үткәрелә: "Иң актив укучы" дигән баллы һәм "Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталын үстерү" дигән иҗади номинациядә. Беренче номинациядә укучылар өлкәннәргә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) турында сөйлиләр, Шәхси кабинетлардан файдаланырга һәм электрон хезмәтләр өчен түләргә өйрәтәләр. Бу номинациядә баллар җыярга кирәк. Бу авыр түгел. Моның өчен укучылар өлкәннәргә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәтергә һәм аңа мәгълүматлар кертергә булышырга тиешләр. Аннан соң өлкән кеше Шәхси кабинетта "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмати системасыннан укучының логинын кертә. Һәр эш өчен укучы бер балл ала. Ләкин баллар 100 сумнан да ким булмаган күләмдә беренче түләүне керткәч активлаша. Соңыннан өлкән кешенең Шәхси кабинеты аша үткән һәр түләү өчен конкурста катнашучыга 4 әр балл өстәлә. Укучы Шәхси кабинетларны чикләнмәгән күләмдә терки, логинын кертә һәм edu.tatar.ru дагы шәхси аккаунты (шәхси кабинет яки бит) аша балларының ничек туплануын күзәтә ала. Өлкәннәр никадәр активрак булсалар, Хезмәтләр порталы аша шулкадәр күбрәк хезмәтләр һәм түләүләр үткәрә алалар һәм укучы да шулкадәр күбрәк балл туплый ала.
Балларны укучы "IT-Чемпион" конкурсы, Иннополис, "Ак Барс"-банк, Универсиада символикалары төшерелгән сувенир продукциягә (футболка, рюкзак, акустик система, флешка, магнит) һәм театр билетына алыштыра ала. Укучыларны шулай ук сюрпризлар көтә - призлар исемлеге даими яңарып торачак. Ә iPad планшетларын һәр этап ахырында һәр муниципаль районда иң актив өч укучы алачак.
- Ә икенче - "Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының үсеше" номинациясендә укучылар нәрсә эшләргә тиешләр?
- Анда укучылар программалаштыру, дизайнда үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә, сервис һәм электрон хезмәтләр буенча өр-яңа идеяләрен тәкъдим итә алалар. Җиңүчеләр түбәндәге категорияләр буенча билгеләнәчәк: "Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип", "Иң яхшы видеоролик", "Иң яхшы презентация", "OC Android өчен мобиль кушымта", "Интернет-кушымта".
Быелның 3 нче ноябренә кадәр укучылар бер яки берничә категориядә үзләренең конкурс эшләрен тәкъдим итә һәм аларны ИТ-экспертлар бәяләсен өчен "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" системасында урнаштыра алалар. Һәр категориядән иң яхшы ун эш сайлап алыначак һәм online тавыш бирү өчен "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" системасында урнаштырылачак. Шулай итеп, җиңүчеләрне укучылар үзләре билгеләячәк. Җиңүчеләр iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк. Бу конкурс май аенда башланды, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
- Конкурсның барышы турында да берничә сүз әйтсәгез иде. Безнең район укучылары анда ничегрәк катнашалар?
- 21 нче майга конкурска республика буенча 205417 укучы кушылды. Бу - республика укучыларының 56,54 проценты. Алар 237225 өлкән кешегә Шәхси Кабинетларын теркәтергә булышканнар. Ә районда конкурста 4096 укучы катнаша. Бу - район укучыларының 67,9 проценты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: райондагы барлык мәктәпләр дә конкурста катнашалар, ә 13 мәктәпнең укучылары - 100 процент. Болар - Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Мортамак, Азалак, Нөркәй, Карамалы, Иске Кәшер, Кәүҗияк, Күтәмәле, Каташ Каран, Шәрләрәмә, Ләке, Юлтимер мәктәпләре. Ә ике укучы - Ләшәү Тамактан Алия Вахитова һәм Сарман гимназиясеннән Нәфис Нуриев балларын сувенирга алыштырырга теләк белдерделәр.
Алия Вахитова, Ләшәү Тамак мәктәбенең 7 нче класс укучысы:
- Бу конкурста бик теләп катнаштым. 20 баллга конкурс символикасы төшерелгән силикон браслет алырга заказ бирдем. Тагын 28 баллым кала әле. Балларымны тагы да арттырырга уйлыйм. Әтиемә һәм Сирин абыема Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәтергә һәм аңа мәгълүматлар кертергә булыштым. Әтием Айратка - 49 яшь. Компьютерда эшли белсә дә, төрле түләүләрне аның ярдәмендә башкара белми иде әле. Ул минем ярдәм белән телефонга, газга, утка, интернетка Шәхси кабинеты аша түләргә дә өлгерде инде. Бу бик уңайлы. Почтага яки банкка барырга, чират торырга кирәк түгел. Күршедәге әбигә дә Шәхси кабинетын ачарга булышмакчы идем, аның банк картасы юк икән, пенсияне почта аша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев