Иске Минзәләбашта Роберт Шәймарданов ишек алларына могҗизалы җәйге өйчек ясаган
Беркөнне редакциягә танышым Гөлүсә апа керде. "Җиләккә барган идем. Шунда бер гаилә белән очрашып, сөйләшеп киттек. Иске Минзәләбашта яшиләр икән. Кайтышлый, үзләренә кереп чыгарга чакырдылар. Җәйге өйчек ясаганнар, шуны күрсәтергә теләгәннәр икән. Бик кызыклы килеп чыккан, барып күрегез әле сез дә", - диде. Бу тәкъдим миндә кызыксыну уятты, һәм шәхсән...
Беркөнне редакциягә танышым Гөлүсә апа керде. "Җиләккә барган идем. Шунда бер гаилә белән очрашып, сөйләшеп киттек. Иске Минзәләбашта яшиләр икән. Кайтышлый, үзләренә кереп чыгарга чакырдылар. Җәйге өйчек ясаганнар, шуны күрсәтергә теләгәннәр икән. Бик кызыклы килеп чыккан, барып күрегез әле сез дә", - диде.
Бу тәкъдим миндә кызыксыну уятты, һәм шәхсән барып күрергә булдым.
Шәймәрдановлар яшәгән йорт капкасы да башкаларныкыннан бераз аерылып тора. Роберт әфәнде ишек алларына җәйге өйчек ясап куйган. Өйчек, дигәч, бик бәләкәй өй күз алдына килеп басадыр. Мин дә шулай дип уйлаган идем. Ләкин ул 13 метр озынлыктагы кызыл поликарбонат белән эшләнгән музейны хәтерләтүче бер могҗизалы урын булып чыкты. Бар соң янәшәбездә матурлык яратучы кешеләр!
- Әле моны ясавыма - бер генә ел. Юктан гына кызыксынып киттем дә, лаеклы ялга чыккач, үземә бер шөгыль дә булыр, дип, менә шундый борынгы, хәзер кулланыштан чыгып бара торганрак әйберләрне тупларга булдым. Тормышлар хәзер, Аллага шөкер, яхшы бит. Заманчага үзгәреп торабыз, искерәк дигәннәрен чыгарып ташлыйсы да килми. Бер урынга җыйсаң, истәлеккә дә кала, дигән уйдан башланды бу, - ди хуҗа.
Чыннан да, кызык бит. Ниләр генә юк анда?! Берәм-берәм экспонатлары белән таныштыра да башлады Роберт абый. Менә - Иске Минзәләбаш клубының беренче бильярд өстәле. 1936 елгы сабанны алтын төсенә буяп, яңартып куйгач, танымаслык булып үзгәргән, сувенирны хәтерләтә. Аның янәшәсендә - 25 ел элек алган видеокамерасы. Стенага кул сәгатьләреннән коллекция урнаштырган. 50дән артык төрендә аларның берсе дә кабатланмый. Үзе белән яшьтәш - 61 еллык, әтисе, малай тугач, сөенечтән алган зур стена сәгате эленеп тора. Гаҗәп, һаман дөрес йөри. Элеккеге һәм хәзерге дә (балалардан, оныклардан арткан) йомшак, пластмасс уенчыклар, төрле китаплар, журналлар, чәч алу машинкасы һәм тагын әллә нинди төрле әйберләр. Күптән түгел Сочига барган булганнар, аннан истәлеккә чабата, төрле значоклар, сөлгеләр алып кайткан. Элеккеге паласлар да файдага яраган, аларын туганнары бүләк иткәннәр. Әлеге өйчектә ятып ял итәргә үрмә ятак - гамак та, кресло-караватлар да бар. Бакчада эшләп кергәннән соң рәхәтләнеп чәй эчәргә самавыры, барысы да бергә җыелып, табын корырга өстәле дә иркен.
43 ел Җәлил транспорт идарәсендә автокранчы булып хезмәт куйган Роберт абый бүгенге көндә менә шундый гүзәллек дөньясында хозурланып яши. Киләчәктә аны тагын да матурларга, ямьләндерергә дигән уй-хыяллары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев