Иске Минзәләбашта модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген Иске Минзәләбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әсәтова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар. -Республикада эшләүче социаль программалар сезнең җирлектә дә уңышлы тормышка ашырыла, - диде...
Бүген Иске Минзәләбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әсәтова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар.
-Республикада эшләүче социаль программалар сезнең җирлектә дә уңышлы тормышка ашырыла, - диде үз чыгышында Ләис Нуртдинов. - Былтыр мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, бүген менә фельдшер-акушерлык пункты ачабыз. Районда соңгы елларда ачылган ФАПларның бу - сигезенчесе. Ул сезгә озак еллар куаныч белән хезмәт итсен.
Лилия Әсәтова, Ирек Билалов, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, башка чыгыш ясаучылар да ФАПның озын гомерле булуын теләделәр, республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчеләренә рәхмәт җиткерделәр. Төзелешкә өлешләре керүчеләр бүләкләнде.Тантана яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә куелган стелла янында Җиңү бәйрәме белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев