САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбенә Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы узды

Җир йөзен­дә ба­ры ике нәр­сә үлем­сез­дер: ис­тә­лек һәм хә­тер, ди­ләр. Ис­тә­лек­ләр­не ни­чек сак­ла­вы­быз, үт­кән­нәр­не хә­тер­дә ни­чек то­ту­ы­быз исә бү­ген без­нең нин­ди ке­ше­ләр бу­лу­ы­быз ту­рын­да сөй­ли тор­ган­дыр. Һәр­кай­сы­бызның үз җи­ре­нең пат­ри­о­ты бул­уы, үз авы­лы­ның эш­чән кыз-ул­ла­ры бе­лән го­рур­ла­нып, ба­кый­лык­ка күч­кән­нә­рен ис­кә алып тор­уы, бү­ген­ге тор­мы­шы­бызны, мө­га­ен, та­гын да ма­тур­рак, мәгъ­нә­ле­рәк итәдер....

Җир йөзен­дә ба­ры ике нәр­сә үлем­сез­дер: ис­тә­лек һәм хә­тер, ди­ләр. Ис­тә­лек­ләр­не ни­чек сак­ла­вы­быз, үт­кән­нәр­не хә­тер­дә ни­чек то­ту­ы­быз исә бү­ген без­нең нин­ди ке­ше­ләр бу­лу­ы­быз ту­рын­да сөй­ли тор­ган­дыр. Һәр­кай­сы­бызның үз җи­ре­нең пат­ри­о­ты бул­уы, үз авы­лы­ның эш­чән кыз-ул­ла­ры бе­лән го­рур­ла­нып, ба­кый­лык­ка күч­кән­нә­рен ис­кә алып тор­уы, бү­ген­ге тор­мы­шы­бызны, мө­га­ен, та­гын да ма­тур­рак, мәгъ­нә­ле­рәк итәдер.

Үз­лә­рен­нән чык­кан кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр бе­лән Ис­ке Мин­зә­лә­баш­та да урын­лы го­рур­ла­на­лар. Авылның зур талант иясе, татар әдәбиятының бердәнбер фан­таст язу­чысы, тәр­җе­мә­че Ад­лер Ти­мер­га­лин исе­мен ул укы­ган мәк­тәп­тә ме­мо­ри­аль так­та ачу тан­та­на­сын­да бу та­гын бер кат ачык кү­рен­де. Би­ре­дә аның тор­мыш һәм иҗат юлын бе­лә­ләр, аның ту­рын­да як­ты ис­тә­лек­ләр сак­лый­лар. Озак ва­кыт­лар чит­тә яшә­сә дә, ва­фа­тын­нан соң аны ту­ган туф­ра­гы­на алып кай­тып җир­лә­де­ләр. Ва­фа­ты­на бер ел бу­ла, ди­гән­дә (бы­ел 16 ян­варь­да 82 яшен­дә ва­фат бул­ды), ки­чә Ис­ке Мин­зә­лә­баш­ мәк­тәбендә аның исе­мендәге ме­мо­ри­аль так­та ачу тантанасы узды. Му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Фән­дәс Вә­ли­ев, мәктәп директоры Фәнүс Шәяхмәтов тәбрик-ләгәннән соң, ме­мо­ри­аль так­та ачыл­ды. Тан­та­на­да язу­чы­ның кы­зы - "Түгәрәк уен" альманахының рәссам-бизәүче Ал­су Йосыпова, улы Рөстәм Тимергалин, Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән Рифат Сәлах, "Түгәрәк уен"ның баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, Татарстан китап нәшрияты редакторы Рәмзия Шакирова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Генар Газизов, һәм башка мәртәбәле кунаклар, язучының туганнары катнашты. Алар мәк­тәп­тә оеш­ты­рыл­ган сән­гать, китап күр­гәз­мә­ләре бе­лән та­ныш­ты­лар, язу­чы­ның иҗа­тын зурладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев