Иске Минзәләбаш мәктәбендә Адлер Тимергалинны зурладылар
Сарман районы үзенең язучылары, шагыйрьләре белән дан тота.
Шуларның берсе – чыгышы белән Иске Минзәләбаш авылыннан булган фантаст-язучы, татар телендә фәнни-фантастик әдәбиятка нигез салучыларның берсе Адлер Камил улы Тимергалин. Быел аның тууына январь башында 95 ел тулды.
Шул уңайдан узган атнада язучы исемен йөртүче Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар язучысының фантастик дөньясы» дип исемләнгән районара фәнни-тикшеренү укулары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы оештырылды.
Утырыштан соң кунакларны шулай ук Адлер Тимергалин исемен йөртүче музейга чакырдылар. Чараны мәктәп директоры урынбасарлары Эльвира Илһамова белән Таңсылу Сәхәбиева алып бардылар. Директор Гөлия Гыйльфанова чарада катнашучыларны кыскача гына мәктәп тормышы, укуларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова язучының кызы – рәссам, нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче, РФ һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалинага районның 95 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән символик бүләк тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева белән Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахмановның да чыгышлары тыңланды. Авыл имам-хатыйбы – Адлер Тимергалинның туганы Илдар Әшрафуллин аның белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. «Һәрьяклап булган кеше иде. Адлер абый турында «районыбызның гына түгел, милләтебезнең горурлыгы» дияргә була», – диде ул.
Алсу Тимергалина белән язучының улы – эшмәкәр Рөстәм Тимергалин кунакларга китаплар, бүләкләр тапшырдылар, үзләре дә бүләксез калмадылар. Чарага якташыбызның оныгы Камил дә кайткан иде.
– Әтиебезнең исемен мәңгеләштерәсебез килде. Гомуми тырышлык белән берничә томда аның «Миллият сүзлеге»н бастырдык, урысчага да тәрҗемә иттек. Башка китаплары өстендә дә эшлибез.
Әлбәттә, әтиебез безгә җитми. Сорауларыбыз әле дә күп, җавап бирүче генә юк. Аның китапларын укып кына, аларны табып була, – диделәр язучының якыннары.
Кунаклар укучылар чыгышлары, җыр-биюләре, музей экспонатлары, махсус хәрби операция геройларына багышланган почмак, мәктәп һәм музей тарихына багышланган презентацияләр белән таныштылар. Мөхтәрәм кунаклар – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат; татар шагыйре, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев Адлер Тимергалинга багышланган шигырьләрен укыдылар.
– Фантаст-язучылар киләчәкне күзаллый алганнар. Адлер Камил улының да әсәрләрендә хәзерге кәрәзле телефоннар турында укырга була. Берүзе күләмле тикшеренү эшләре алып барган. Киләчәктә аның исеме татар халкының «Алтын багана»ларының берсе булачак, – диделәр язучылар.
Ахырдан барысы да «Туган тел»не башкардылар, Алсу Тимергалинаның мастер-классы кысаларында рәсем ясап карадылар. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Библиографик белешмә
Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында Иске Минзәләбаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1950 ел башында, Советлар Союзына каршы пропаганда алып баруда гаепләнеп, кулга алына. Акланылып, иҗади эшен дәвам итәргә мөмкинлек таба. 1952 елда Урта Азиягә китә. Төрле елларда Минзәләбаш җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укытучысы, Казанда Пионерлар йортында балаларның фән-техника түгәрәге җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының фән-техника редакциясендә өлкән мөхәррир булып эшли. Татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм аны үзенчәлекле әсәрләре белән баеткан каләм осталарының берсе буларак билгеле. Татар телендә фәннең төрле тармаклары буенча терминологик сүзлекләр төзү һәм бастырып чыгаруга зур игътибар бирә.
«Миллият сүзлеге» дигән фундаменталь хезмәте өчен 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 1975 елдан – СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, 1981 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
2013 елның 16 гыйнварында бакыйлыкка күчә, туган авылында җирләнә. Шул ук елны авыл мәктәбенә язучының исеме бирелә, мемориаль такта ачыла. 2021 елда мәктәптә Адлер Тимергалин исемендәге авыл тарихы музее ишекләрен ача.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев