Реклама
Җәмгыять
Иске Кәшердән Гөлнара Шәймәрданова балаларын яхшы кешеләр итеп үстергән
Әни, әнкәй... Теле дә ачылмаган баласының ни теләгәнен кем аңлый? Тәпи йөрергә өйрәнгәндә, баланың кулыннан кем җитәкли? Буйга җитеп килүче баласының яшерен хисләр белән януын кем сизә? Ана кеше… Әйе, бала белән ана арасында ана карынында чагында ук салынган бәйләнеш гомер буйларына да өзелми. Ә баланың нинди кеше булып үсүе...
Әни, әнкәй... Теле дә ачылмаган баласының ни теләгәнен кем аңлый? Тәпи йөрергә өйрәнгәндә, баланың кулыннан кем җитәкли? Буйга җитеп килүче баласының яшерен хисләр белән януын кем сизә? Ана кеше… Әйе, бала белән ана арасында ана карынында чагында ук салынган бәйләнеш гомер буйларына да өзелми.
Ә баланың нинди кеше булып үсүе аның күңеленә гаиләдә кечкенәдән салынган орлыктан башлана. Иске Кәшер авылында яшәүче Гөлнара Шәймәрданова да балаларының әйбәт кешеләр булып үсүләренә куана.
Түбән Ләшәү авылында Мәүлидә һәм Мөҗәздәт Нургалиевларның ишле гаиләсендә туып-үскән кыз унтугыз ел элек Иске Кәшер авылы егете Айратка кияүгә чыкканда, барлык кәләшләр кебек, бәхетле гаилә турында хыяллана. Матур яшиләр алар, өч малай, аларга апайга тупырдап торган кыз алып кайталар. Тик балаларны бергәләп аякка бастыру гына насыйп булмый: Айрат, каты авырып, моннан ел ярым элек вафат була. Мондый вакытларда анада балалары өчен яшәү көче икеләтә арта. Ә баласын югалткан ана - Айратның әнисе Энҗүдә апа нинди утларда янганын үзе генә белә. Бүген алар бер-берсенә дус та, ярдәмче дә булып яшиләр.
- Аллага шөкер, сиксән яшькә якынлашып килсә дә, әни нык әле. Мин кая барсам да, балаларга ул күз-колак була, - ди Гөлнара. - Мал-туар, кош-корт асрап көн күрәбез. Шунысы кызганыч, мин эш таба алмыйм әле, ә төпчегебез Айгөлгә инде киләсе җәйгә биш яшь тула. Декрет ялына хат ташучы булып эшләгән җирдән киткән идем, хәзер сәламәтлегем буенча авыр күтәрергә ярамый. Шулай да төшенкелеккә бирелмим, Ходай кушкан эш булыр, дип уйлыйм.
Гөлнара Ләшәү Тамакта сигез классны тәмамлагач, Сарманда һөнәр училищесында пешекче-машина йөртүчеләр әзерләүче төркемдә укый, аны кызыл дипломга бетерә. Ә «Җәлилнефть» идарәсендә машинист-оператор булып эшләүче Айрат белән авылга концерт куярга баргач таныша. «Олыны - олы, кечене кече итә, ихтирамлый торган кеше иде, әнине бик хөрмәтләп яшәде», дип искә ала аны Гөлнара. Ә мондый гаиләдә балалар да тәрбияле булып үсәләр. Олы уллары Данис инде Чаллыда педагогия институтында белем ала, Данияр - тугызынчы, Данил бишенче класста укыйлар, Айгөл бакчага йөри. «Тәртипле балалар, - диләр алар хакында укытучылары, - әйбәт укыйлар. Әниләренеке кебек, актерлык сәләтләре дә бар». Әйе, Гөлнара берникадәр вакыт Иске Кәшер халык театрында да уйнаган, җырларга ярата. Читтән торып Алабуга мәдәният техникумының китапханәчеләр бүлеген тәмамлаган.
Хатын-кызның җаны нечкәрәк җепләрдән тукылган, диләр. Әмма кайчак имәндәй ирләр дә чыдамаган авырлыкка түзә алар. Гөлнарага да без тормышта алга атлар, балаларын аякка бастырыр өчен шул күңел кылларының өзелмәвен, нык булуын телибез.
Әйе, әниләребез безгә гомер биреп кенә калмый, күз карасыдай саклап, кадерләп үстерә, бар борчу-мәшәкатьләребезне үз йөрәге аша үткәрә. Без дә балалык бурычыбызны үти - аларны кадер-хөрмәттә яшәтә алсак иде. Ә кичә Казанда сугыш ветераннарының толлары һәм тыл ветераннары булган аналарны хөрмәтләү тантанасы булды. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев