Иске Кәшер авыл китапханәсендә 26 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган кичә узды
Бу кичәдән һәркем күңеленә зур ләззәт алды: әниләргә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды; абыстай Галия Сираева, Равилә Ашарапова, Флера Харисова апалар мөнәҗәтләр, Коръән аятьләре укыды. Кунагыбыз Валентин абый гармун моңнары белән сөендерде. Кичәнең кунаклары үзләре дә ялындырып тормадылар: Алина Сөләйманова, Гөлгенә Хабибуллина, Сирена Насибуллина, Гүзәлия Тимофеева, Гөлшат Гайфуллина, Дилә Ибрагимова,...
Бу кичәдән һәркем күңеленә зур ләззәт алды: әниләргә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды; абыстай Галия Сираева, Равилә Ашарапова, Флера Харисова апалар мөнәҗәтләр, Коръән аятьләре укыды. Кунагыбыз Валентин абый гармун моңнары белән сөендерде. Кичәнең кунаклары үзләре дә ялындырып тормадылар: Алина Сөләйманова, Гөлгенә Хабибуллина, Сирена Насибуллина, Гүзәлия Тимофеева, Гөлшат Гайфуллина, Дилә Ибрагимова, Ләйсән Зиннурова, Ләйсән Акселмарданова, Вәсимә һ.б. тарафыннан башкарылган һәр номер көчле алкышларга күмелде. Кичәне Зина Якупова оештырды, алга таба да шундый чаралар уздырылсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев