САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Йод җитмәүнең нинди куркыныч бар?

Россия дөньяда йод дефициты күзәтелгән илләр арасында өченче урында тора.

Бу проблема илебезнең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан өчен дә актуаль. Өлкәнрәк буын кешеләре хәтерлиләрдер: узган гасырның 70-80 нче елларында балаларга мәктәптә үк атнага бер-ике тапкыр йод таблеткалары бирәләр иде. Ул организмда йод җитмәүне һәм моның нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авыруларны булдырмау өчен эшләнгән. Әлеге матдә ни өчен кирәк соң? Йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Без бу сорауларны район балалар табибы Люция Алиуллинага бирдек.

Йод – тормыш өчен бик мөһим элемент, һәм ул калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәк. Ә әлеге биз гормоннары организмдагы матдәләр алмашын көйлиләр. 

Йодның организмга җитмәве беренче карашка сизелмәсә дә, аның нәтиҗәләре бик җитди. Проблема шуның белән дә катлаулана: организм йодны үзе эшләп чыгара алмый, ул аңа тыштан – азык-төлек, махсус эшләнгән витамин-минераль һәм дарулар комплексы, бик аз гына су һәм һава аша керә. Йод җитмәсә, калкансыман биз зыян күрә, ягъни кандагы холестеринның нормаль күләме һәм йөрәк ритмы, тире, чәч, тырнакларның торышы, хәтер, нерв системасы, акыл эшчәнлеге һәм башкалар бозыла. Ә балаларда бу процесслар зурларга карый тизрәк бара. Аларда йод җитмәү беренче чиратта терәк-хәрәкәт үсешендә, ишетү сәләтендә, дөрес гәүдә авырлыгы җыюда чагыла, моннан тыш, баланың үсеше тоткарлана. Йод җитмәү шулай ук баланың акыл үсешенә тискәре йогынты ясый, тиз һәм көчле аручанлыкка китерә, зиһен туплау сәләтен, хәтер һәм игътибарны, иммунитетны начарайта, йогышлы авыруларга бирешүчәнлекне арттыра. Тире корый, тырнак һәм чәчләр сынучанга әйләнә.  

Йод җитмәүнең башка билгеләре дә бар: эч кату, бит, кул-аякларның шешенүе, тән температурасы төшү һәм йөрәк ритмы әкренәю. 

– Йод җитмәүне кисәтергә мөмкинме?

– Мөмкин. Моның өчен азык-төлек составын йод булган өстәмәләр белән баетырга кирәк. Аларны тозга, шешәле суларга, соклы эчемлекләргә өстәргә була. Тозга йод кушу безнең илдә беренче тапкыр узган гасырның 30 нчы елларында башланган һәм бу укучылар арасында авыручанлыкны нык кына киметергә ярдәм иткән. Оешмалардагы, әйтик, мәктәп ашханәләрендә менюга йодка бай ризыклар – көмешсыман хек, пикша, сөләйман, тәрәч балыкларын, камбала, диңгез алабугасын кертергә мөмкин. Йод җитмәүне тиз арада бетерергә кирәк булса, диңгез кәбестәсен кулланырга киңәш ителә. Аның 100 граммында йодның ике тәүлеклек дозасы бар. 

– Тәүлегенә йод балалар һәм зурлар өчен күпме кирәк?

– 0-1 яшьлек балаларга тәүлегенә – 50 мкг, 1-7 яшьлекләргә – 90, 7-12 яшьлекләргә – 120, 12 яшьтән соң һәм зурлар өчен – 150, йөкле һәм бала имезүче хатыннар өчен 220-290 мкг йод кирәк. Организмга йод җитмәгәнен билгеләү авыр түгел. Иң элек көн дә кулланыла торган йодның дозасына игътибар итү зарур. Ул кирәк күләмдә түгел икән, аны арттыру киңәш ителә. Моннан тыш, даими профилактика үткәрергә – балаларга күбрәк йодка бай ризыклар ашатырга киңәш ителә. Ә инде проблема, чыннан да, бар икән, табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итегез, ул бала өчен дәвалау препараты билгеләячәк.

– Йод нинди ризыкларда бар?

– Тәрәч, сөләйман, тунец, камбала, сельд кебек диңгез балыкларында, диңгез кәбестәсендә, креветка, мидия, кальмар һәм башкаларда. Ул сөт, йогырт, сырда һәм башка сөт ризыкларында, йомырка, ит, җир җиләгендә, хөрмә, фейхоа, бәрәңге, ташкабак, баклажан, помидор, борыч, фасоль, кәбестә, сарымсакта да бар. Бүгенге көндә йодлаштырылган тоз йод дефициты белән көрәшүнең төп чарасы булып тора. Кайбер илләрдә, даими мондый тоз куллану сәбәпле, йод дефициты юк. Шуны истә тотарга кирәк: җылытканда йод тиз парга әйләнә, шуңа күрә тозны ризыкка әзерләгәндә түгел, ахырда гына салырга кирәк. 

– Йод дефициты аркасында барлыкка килә торган авыруларның иң куркынычлары нинди?

– Беренчесе – гипотериоз. Аның төп билгеләре – терморегуляция системасы эшчәнлегендәге тайпылыш нәтиҗәсендә барлыкка килә торган калтырау, кызышу, йөрәк кагу, кан басымы күтәрелү һәм төшү, кинәт кенә гәүдә массасы үзгәрү, тиз аручанлык, депрессиягә бирелүчәнлек. Йод җитмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган икенче авыру – зоб. Аның билгесе – калкансыман бизнең нык үсүе.

– Организмга йод җитмәүне яки моның нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларны ничек ачыкларга була?

– Йод җитмәү һәм авыру билгеләре озак вакытлар күренмәскә мөмкин. Авыруга диагнозны табиб кына куя ала. Моның өчен, күз белән һәм тотып караудан тыш, канга анализ һәм калкансыман бизгә УЗИ үткәрергә кирәк. 


Районда калкансыман биз авыруы белән 6 бала исәптә тора. Аларның икесендә тумыштан ук гипотериоз авыруы күзәтелә. Калган дүртесе – организмга йод җитмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән хроник авырулар. Аларның барысы да махсус препаратлар кабул итәләр. Зурлар арасында исәптә торучылар – 117.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев