САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң тату сыйныф Җәлил поселогының икенче мәктәбендә укый

Бүген район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән республика конкурсының ярымфиналы үткәрелде. Анда республика районнары мәктәпләренең мәктәп һәм муниципаль турларында җиңү яулаган иң яхшы ата-аналар комитетлары көч сынашты.

Ярымфиналга Сарман, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеевск, Актаныш, Ютазы, Баулы, Зәй, Минзәлә районнары мәктәпләренең ата-аналар комитетлары үткән иде. Сарман районы данын Җәлил поселогы икенче санлы мәктәбе 8 сыйныфларының ата-аналар комитеты яклады.
Конкурсантлар өч этапта көч сынаштылар. Беренче этапта алар үзләре һәм балалары укыган сыйныф белән таныштырдылар. Икенче этапта «Бөек сугыш — Бөек Җиңү» дигән темага иҗади номер тәкъдим иттеләр. Өченче этапта «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче» дигән иҗади проектларын якладылар.
Чыгышларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре бәяләде. I урынга — Актаныш һәм Зәй районнары, II урынга — Балык Бистәсе, III урынга Сарман һәм Минзәлә районнары командалары лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев