САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имин үтсен каникул

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм...

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә республика юлларында һәлакәтләр саны көннән көн арта. Кызганычка каршы һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Мисал өчен безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 2 юл һәлакәте очрагы булды. Аларда бер үсмер баланың гомере өзелде, 2 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Республика статистика саннарыннан күренгәнчә күп һәлакәтләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Безнең районда булган 2 һәлакәттә дә балалар пассажирлар иде.

Район ЮХИДИ бүлеге һәлакәтләрне булдырмау максатында төрле профилактик эшләр алып бара. Аның иң үтемлесе кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрү. Мисал өчен бүгенге көнгә кадәр балалар тарафыннан 177 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 131 җәяүлеләр, 46 - велосипед йөртүчеләр. Иң киң таралган кагыйдә бозуларның берсе җәяүлеләр өчен юл кичүләре булган килеш тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу.Райондагы барлык белем биру оешмалары янында юл кичүләре бар, махсус юл билгеләре урнаштырылган. Ә укучылар барыбер кыскарак юл эзләп кагыйдә бозып йөрүне дәвам итәләр.

Шулай ук пассажир-балаларның иминлеген тәэмин итү приоритет проблемаларның берсе булып кала. Шул максаттан ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 243 шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Законга кергән үзгәрешләр нигезендэ хәзер 7 яшьтән кечерәк балалар махсус автокреслоларда гына йөртелергә, ә өлкәнрәкләр автотранспорт салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга тиеш. Бу төр кагыйдә бозу өчен штраф 3000 сум күләмендә. Бүгенге көндә кышкы каникуллар вакытында балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр ЮХИДИ һәм мәгариф бүлеге тарафыннан «Кышкы каникуллар!» исеме астында профилактик чара үткәрелә. Аның кысаларында 25 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренең балалар белән очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда юлларны тикшереп контрольдә тоту, махсус рейдлар барышында балаларны махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча чаралар уздырыла.

Район белем бирү учреждениеләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викториналар, юл иминлеге турында әнгәмәләр үткәрелә.

Саклаубаш, Күтәмәле, Кәшер, Ләшәү-Тамак, Сарайлы, Мортыштамак, Петровка завод, Ләке, Азалак, Юлтимер жирлекләрендә мәктәп һәм балалар бакчаларында «Мин-җәяүле!» исеме астында кызыклы викториналар булып узды. Балалар үзләрен төрле конкурсларда (сорауларга җавап бирү, пазллар төзү, юл билгеләрен белү) сынап карадылар. Җәлилнең 7 номерлы «Ләйсән балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр катнашында уздырылган «Әти-әниләрнең үз-үзләрен тотышы - балаларга үрнәк» исеме астында үткәрелгән профилактик чара, Җәлил бистәсенең 2 нче һәм Саклаубаш урта мәктәпләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында уздырылган әти-әниләр жыелышлары бик үтемле профилактик чаралар булды.

Кыш көне суык булса да аның үзенә генә хас бик күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны аеруча яраталар. Чынлап та аларны каникуллар вакытында кышкы күңел ачулар көтә: бозлы таудан чана шуу дисеңме, чангыларда йөрү, хоккей уйнау. Ләкин беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Чөнки кыш көне юллардагы ситуация аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Җәяүлеләр юл кичүе - ул куркыныч риск зонасы, һәм монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы бик күп.

3. Юл кичүенә килеп житкәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыкка ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйлап чыгарга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

5. Киемнәрдә яктырткыч элеменлар булдыру да куркынычсызлыкны тәэмин итүгә булышачак.

Тиздән каникуллар башлана. Сезнең ялларыгыз күңелсез мизгелләрсез генә үтсен өчен алда эйтелгән кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде. Хәерле имин юллар барыгызга да.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет

учреждениясенең Сарман районы

буенча бүлекчә җитәкчесе: А.Р.Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев