Имгән балалар тынычрак булалар, азрак елыйлар
Кызганычка каршы, хәзерге көндә күп кенә әниләр, җитди сәбәпләр булмаса да, нәниләрен ясалма тукландыруга күчәләр.
Балалар – безнең киләчәгебез, дибез. Белгәнебезчә, баланың сәламәтлеге күп төрле факторлар ярдәмендә тәэмин ителә. Шуларның берсе – күкрәк сөте. Баланы күкрәк сөте белән тукландыруның өстенлекләре нәрсәдә соң? Районның баш балалар табибы Люция Алиуллина белән әңгәмәбез – шул хакта.
Бу хакта тулырак "Сарман" газетасының 7 октябрь саныннан укыгыз.
Саннар телендә 2021 елда район балалар консультациясендә 0 яшьтән 1 яшькә кадәрле 226 бала исәптә торган. Шулар арасыннан 6-12 айга кадәр ана сөте белән тукланучылар 67,8 процент (166 бала) тәшкил иткән. 2022 елның тугыз аенда районда 171 бала туган. Шуларның 119 ы – 68 проценты – ана сөте белән туклана, 52 бала – катнаш яки ясалма тукландыруда. Катнаш һәм ясалма тукландырудагы балалар ана сөте белән тукланган балаларга карый ви- рус инфекцияләре белән 1,5 тапкыр ешрак авырыйлар. Алар арасында шулай ук хроник авырулар, аз канлылык, ашказаны, эчәк авырулары ешрак күзәтелә.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев