САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Илһам чишмәсе” VI төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау концерты узды

Сарман район мәдәният йортында “Илһам чишмәсе” VI төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтте.

Анда башкалабыздан да кунаклар катнаштылар.  Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Ул, гала-концертта чыгыш ясап, барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары hәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Кичәне күренекле җырчылар – якташларыбыз – Татарстанның халык артистлары Зөhрә Сәхәбиева, Зөhрә Шәрифуллина, виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты Азат Хәлимов hәм бәйрәм кунаклары – Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Башкортостанның халык, Рәсәйнең атказанган артисты, Башкортостанның Салават Юлаев исемендәге, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләкләре иясе, профессор Идрис Газиев бизәделәр. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова, оешма әгъзасы Миләүшә Гамирова, режиссер, халыкара бәйгеләр җиңүчесе Алмаз Нургалиев, җырчы, Татарстанның атказанган җырчысы Рөстәм Насыйбуллин катнаштылар. Кичәне Зөлфәт Зиннуров белән Зөлфия Шәйхетдинова алып бардылар.
Фестиваль кысаларында республикакүләм үткәрелгән “Илһам нуры” яшь рәссамнар һәм И.Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион ролик, “Илһам бирүче Илһам” эссе бәйгеләренә дә йомгак ясалды.
Кичә барышында "Илhам чишмәсе" бәйгесенең дипломатлары, җиңүчеләре бүләкләнде. Гран-при иясе булып мәшhүр җырчының энесенең оныгы Зәлинә Шакирова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев