САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә - Бөтенроссия укучылар хәрәкәте белән сәламәт иртә

"Волонтерлар-медиклар” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте ел саен “Сәламәт бул!” акциясен үткәрә. Ул кешенең психик һәм физик сәламәтлеген ныгытуга багышланган.

«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән әйтем бар. Шуңа күрә хезмәт һәм ял режимының дөрес тәңгәллеген күзәтергә, зарарлы гадәтләрнең тамырын бетерергә, шулай ук дөрес тукланырга һәм актив физик йөкләнешләр белән шөгыльләнергә кирәк. Волонтерлар-медиклар спорт һәм профилактик дәресләр вакытында укучыларга нәкъ менә шушы кагыйдәләрне җиткерергә тырышалар.
25 нче апрель көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе дә бу акциягә кушылды. Ул " РДШ (Бөтенроссия укучылар хәрәкәте белән) сәламәт иртә"исеме астында узды. Бу көнне барлык укучылар коллективы урамга чыкты һәм саф һавада иртәнге гимнастика ясадылар. Идея барысына да ошады. Барлык йөзләрдә дә күңел күтәренкелеге һәм шатлык хисләре балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев