Илдус Фәйзуллин мошенникларның алдау һәм алардан саклану ысуллары турында кисәтә
Сарманда яшәүче актив хәбәрчебез Илдус Фәйзуллин мошенникларның алдау һәм алардан саклану ысуллары турында кисәтә.
Алданучылар да, алдау ысуллары да геометрик тизлектә арта баралар.
Без хәзер электроника, Интернет, нанотехнологияләр заманында яшибез. Әлбәттә, фәннең шул казанышлары аша тормыш-көнкүрешебезне, яшәү рәвешебезне яхшыртырга, тиешле дәрәҗәгә күтәрергә тырышабыз. Элекке сыман, бер-беребезгә кәгазь хатлар, котлау открыткалары язу кебек күренешләр артта калды. Компьютер, смартфон кебек аппаратлар андый мәшәкатьләрдән арындырды. Сөенеп кенә кулланып, шуларны уйлап табучыларга рәхмәтләр укып кына яшисе, югыйсә. Әмма кара эчле бәндәләр мошенниклар аларны үз мәнфәгатьләрендә кулланалар, тыныч халыкны төрлечә алдалап, зур суммада акчаларын үзләштерәләр. Бу хакта матбугат чаралары аша кисәтә торалар, ә халык һаман тозакка эләгә бирә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә нигезләнеп шуны әйтә алам: элеккерәк елларда телефон мошенниклары елына уртача халыкның 10-11 миллиард сум акчасын кулга төшерәләр иде. Ә узган елда бу күрсәткеч 200 миллиард сумга җитә язган! Моны ничек аңларга? Минем уйлавымча, беренчедән, безгә саклык, уяулык, сизгерлек җитеп бетми. Икенчедән, мошенник-аферистлар белән идарә итүче кураторларның чит илләрдә меңләгән кешеләрдән торган махсус базалары тамыр җәйгән. Андый «оешма»ларны безнең илдә дә ачыклап баралар, чара күрәләр.
Профессиональ мошенниклар – яхшы психологлар, алар белән күбрәк сөйләшкән саен, чегән хатыны гипнозына бирелгәндәй буласың, күндәмгә әйләнеп, нәрсә кушсалар, шуны үти башлыйсың. Соңыннан, эш узгач, акчаларың җилгә очкач кына, акылыңа киләсең. Әмма терсәгеңне тешли алмыйсың, соң була инде. Бер беркатлысы шул рәвешле хәтта 180 миллион сум акчасын «суга салган»!
Гадәттә, телефон аферистлары башта: «Балаң, оныгың авариягә эләкте. Ул гаепле, ашыгыч рәвештә акча күчерегез. Эшне җайларга кирәк», – дигәнрәк сүзләр кулланалар иде. Ә хәзер алар тагын да үткенрәк, үтемлерәк һәм төшемлерәк ысулларга күчтеләр. Мәсәлән, акча алышына, банктагы акчаларыгыз яна, сезгә куркыныч яный, квартирагызны сатарга кирәк, сез ФСБ оештырган яшерен операциядә катнашасыз, баш тарту – законга каршы килү дип санала, дигән аңлатмалар тамыр җәя башлады. Акчаң булмаган очракта кредит алырга мәҗбүр итәләр. Күпчелек очракларда ялгыз пенсионерлар еллар буе үлемтеккә дип җыйган акчаларыннан колак кагалар, рәхимсез бәндәләрнең корбаннарына әйләнәләр.
Минем үземне дә күп тапкырлар тозакка эләктерергә тырышып карадылар. Мәскәү номерыннан да, Петербургтан да шалтыраталар, полиция оперуполномоченные, диючеләр дә булды. Халык арасында социологик сораштыру үткәрәбез, анкета сорауларына җавап бирергә кирәк, дигән сафсатаны да ишеткәләдем. Андыйлар белән артыгын сөйләшмәскә кирәк дип уйлыйм. Синең яздырып алынган тавышыңны ясалма интеллект аша кулланулары да мөмкин. Ишеткәнем бар: «әйе», «юк» дип җавап биргән сүзләреңне кулланып, синең исемгә кредит алу куркынычы да бар, диләр. Юк, мин алай дип әйтмәдем, дип, соңыннан үзеңнең дөя түгел икәнлегеңне раслап кара! «Ясалма интекллект» дигән нәрсә тагын да хикмәтлерәк: шуның ярдәмендә әллә кайчан вафат булган күренекле кешеләрне кабат аякка бастырып, нәкъ үзләре тавышы (әгәр алар аудио- һәм видеоязмаларда сакланган булса) белән визуаль рәвештә күрсәтә башладылар инде. Әйе, фән машинасы һаман алга тәгәри, яңа үрләр яулый. Әмма шул җиңүле үрләрне, Интернет челтәрен һәм, гомумән, яңа технологияләрне халыкны алдауга юнәлтүче әшәке җанлы бәндәләр мәкерле планнарын тормышка ашыра бирәләр. Шуңа күрә дә таныш түгел кешеләр белән телефоннан сөйләшмәгез, трубканы алмагыз. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга шалтыратып, хәлне аңлатыгыз, киңәш сорагыз. Ят номерларны язып, теркәп барыгыз. Киләчәктә чагыштырып карарга кирәк булуы ихтимал. Хәер, номерлар, гадәттә, кабатланмыйлар. Чөнки мошенникларда «соры» сим-карталар саны җитәрлек. Шунысын истән чыгармагыз: сүз – көмеш, дәшмәү – алтын.
Мәгълүматлар ташкыны заманында яшибез. Хәзер һәр «үтүк»тән яңалыклар сөйлиләр, башыңа сыеп кына бетсен. Әле бит аны эшкәртергә, нәтиҗә ясарга да кирәк. Кайвакытта артыгын күрмәү һәм ишетмәү дә хәерлерәк санала. Күңелең дә тыныч, ашың да тәмле була. Ә инде мошенникларга килгәндә, алар телефонда гына утырмыйлар, андый аферист кавемнәре халык арасында да йөри. Төрле оешма хезмәткәрләре, дип, өйләргә кереп, алдап, кешеләрнең соңгы тиеннәренә кадәр алып чыгалар. Барлык хастага дәва, дип, кыйммәт бәягә гади БАД порошогы аткаручылар да юк түгел. Шунысы сәер: харам юллар белән тир түкмичә генә акча җыеп баеган кешеләр нишләптер алданмыйлар. Җавабы бер: чөнки алар үзләре үк шундый төркемгә керүчеләр – ялганның, кырыгалдарлыкның нәрсә икәнен белүчеләр. Ә менә гади халык, бигрәк тә ялгыз пенсионерлар, еллар буе тиенләп, үз авызларыннан өзеп тәгам туплаган акчаларын бер мизгелдә югалталар. Әйе, сүз дә юк, тормыш һәм язмыш вакыты белән аяусыз да була, беркатлы һәм юашларны өнәп бетерми. Шуңа күрә уяулык, сизгерлек һәм ныклык таләп ителә.
...Җәй көне иде. Тәрәзә аша капкадан бер ир-атның кереп килгәнен күреп калдым. Күзгә-башка күренгән кеше түгел. Кече якка чыгып, аның кергәнен көтә башладым. Инде ике тапкыр керер вакыт узса да, ул адәм күренмәгәч, аптырап, үзем баскыч төбенә чыгып бастым. Алан-йолан карансам, күрәм: бәдрәф ишеге төбендә кечкенә чемодан кебек нәрсә тора. Ниһаять, хуҗасы килеп чыкты. Минем янга якынайгач, шуруповертка чыгарды.
Уважаемый, купи, дешево отдам. Хороший инструмент, даже запасной аккумулятор есть, дип, товарын мактый башлады.
Акцентыннан аңлашылганча, көньяк кешесенә охшаган. Хәер, чегән дә булырга мөмкин. Аларны хәзер аерып та булмый. Беренчедән, аның рөхсәтсез-нисез ихата буйлап йөрүенә ачуым килсә, икенчедән, андый инструмент үземдә дә булу сәбәпле, мин ул шикле товардан баш тарттым. Ишетеп беләм: заводлардан төрле частьләр урлап алып чыгалар да «идән астында» шулардан төрле инструментлар җыялар икән. Шундый бензин пычкыларын чегәннәр арзанга гына сатып йөргәннәр иде. Гадәттә, тиешле паспортлары булмаган, техник сынаулар узмаган андый әйберләр озак эшләмиләр, сафтан чыгалар. Нәтиҗәдә, күпме кеше алданган булып чыга. Шулай ук электрогенератор, үтүк һәм эретеп ябыштыру аппараты тәкъдим итүчеләр дә булды. Эшләмичә генә баю теләге белән янган андый аферистлар хезмәт кешеләре түгел шул. Аларның аңын төзәтеп булмый, шулай дәвам итәчәк. Берәүнең дә артык акчасы юктыр, сак булыгыз, үз күләгәгезгә дә шикләнеп карагыз. Бәлки, ул – сезнең арттан килүче яман бәндә шәүләседер.
Бәхетемә каршы, мин беркайчан да һавадагы «торна»га ышанып, кулымдагы «чыпчык»ны ычкындырмадым, комарлы уеннарга бирелмәдем, «бер куллы бандит» автоматлары янына якын да килмәдем. Чөнки аңлыйм: болар барысы да – мошенниклар оештырган тозаклар челтәре. Ул челтәргә эләксәң, күпме генә тыпырчынсаң да, ычкынам, димә, бик сирәкләр генә котыла ала. Кайберәүләр, баштанаяк әҗәткә чумгач, аны «котылгысыз чара» дип кабул итәләр, хәтта үз-үзләренә кул салалар. Алдан ук акыл белән уйлап бетермәү тайгак сукмакка этәрә шул. Гамәлне уйлап бетергәннән соң гына кылырга кирәк. Дөрес, хәзер спам-шалтыратулардан һәм кредит мошенниклыгыннан саклау өчен телефоннарга махсус программа урнаштыра башладылар. Ярдәме тиярме, алданучылар кимерме – анысын вакыт күрсәтер. Ә, югыйсә, алданмау үзеңнән генә тора. Урлатсаң акча, калырсың какча. Акча бездә бер букча түгел шул.
Үзенең төрле вакыйгаларга мул тормышы белән иске ел да артта калды. Инде яңа елда яңача, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын. Бигрәк тә күңел тынычлыгы һәм сихәтлек юлдаш булсын. Гомеркәйләр бары бер генә килә, булганына шөкер итеп, үз-үзебезне һәм якыннарыбызны бәла-казалардан, ялган-мәкерләрдән саклап яшик.
Редакциядән: Материалны газетага әзерләгәндә, республиканың мәртәбәле газеталарының берсендә шундый хәбәр басылды: бер ир-ат, мессенджер аша килгән «Сәлам! Бу фотода синме?» дигән фотосурәтнең сылтамасына кереп, картасында булган бөтен акчадан колак каккан. Әлеге сылтама вируслы кушымта булып чыккан. Телефонына вирус кереп урнашканнан соң, мошенниклар аның карта мәгълүматларын кулга төшереп, акчасын үзләренә алганнар.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев