Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучысы Ландыш Шәйдуллина Казанда съездда кичергәннәре белән уртаклашты
Чит телләрне белү - байлык, туган телне белү - бәхет ул... Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев кабатлаган бу юллар, минемчә, 10-12 нче августта башкалабызда узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съездының...
Чит телләрне белү - байлык, туган телне белү - бәхет ул...
Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев кабатлаган бу юллар, минемчә, 10-12 нче августта башкалабызда узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съездының асылын ачкан канатлы сүзләр булды кебек. Съезд Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Аның эшендә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән делегатлар, республикабызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Безнең район делегациясе составында мәгариф бүлеге методисты Рузия Билалова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре буларак, мин һәм Гөлия Арсланова булдык.
Секцияләрдә һәм пленар утырышта сөйләнгән докладлар һәм чыгышларда, фикер алышуларда сүз татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, төбәкара хезмәттәшлекне оештыру, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы бурычлар турында барды. Анда республикабыз мәгарифе сәясәтенең төп - ягъни иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телләрендә дә иркен аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү бурычын тормышка ашыру буенча эш формалары тәкъдим ителде, алдынгы тәҗрибә күрсәтелде. Без Казан шәһәре, Саба муниципаль районы белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән таныштык. Булган һәр мәктәптә, балалар бакчасында коллегаларыбызның уңышларына, һөнәри осталыкларына сокландык. Белем учакларының һәрберсенең үз йөзе, белем һәм тәрбия бирүдә сыналган үз традицияләре бар.
Казан безне һәрчак сокландыра. Ә Саба җиренә күбебез беренче тапкыр аяк бастык һәм халкыбызның тырышлыгына, дус, тату яшәвенә, җитәкчелек тарафыннан мәгарифкә булган карашка тагын бер кат шатландык. Милли сәнгатебез белән хозурландык. Съезд ябылганнан соң, Сабаның җырчы-биючеләре чыгышын, ә алдагы көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге Яшь башкаручылар театры куйган Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында якташыбыз Мәдинә Маликова әсәре буенча куелган "Соңгы риваять" спектакльләрен карадык. Аларның берсе тәрбиянең, телгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәтнең нигезе гаиләдә, гаиләнең көче нигез ташларына - аның әгъзаларына, буыннар ныклыгына бәйле икәнен ачса, икенчесе үткәнебездән гыйбрәт алырга, бердәм булуның никадәр мөһим булуын аңларга этәрде. Гомумән, съездда "Бергә булыйк, бердәм булыйк" чакыруы һәр чыгышта яңгыраш тапты. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш, милли үзаң тәрбияләү өчен барлык фән укытучылары, тәрбиячеләр, әти-әниләр, әби-бабайлар, иҗтимагый оешмаларның бердәм булуы кирәк.
Ландыш Шәйдуллина, икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев