Ике ир тарихы
Бер елны “Казан” санаториесендә ял иттем. Бүлмәдәшем Гөлия белән утырган өстәл артына Сылу, Әлфинур исемле апалар да килеп утырдылар. Беренче көннәрдә бер-беребездән ятсынып торсак та, аннан соң якынаеп киттек.
Дәвалау процедуралары беткәч, кичләрен бергә җыелып, дөнья хәлләрен, тормышта очраган кызыклы вакыйгаларны сөйләшәбез. Гаиләләр турында да сүз чыкмый калмый. Арада Әлфинур апаның язмышы гыйбрәтле дә, кызыклы да булуы белән озак вакытлар хәтеремнән китми торды.
– Мин әткәй белән әнкәйнең бердәнбер кызлары идем, – дип сөйли башлады ул. – Үзләре бер авылдан, бер-берсен яшьли белгән кешеләр. Байтак вакытлар очрашып йөреп, соң гына өйләнешкәннәр. Биш елдан артык балалары булмый торган. Мин бик кадерле кыз булдым. Күз карасыдай сакладылар. Бигрәк тә – әби белән әни инде. Буй җиткәндә, барасы килгән җиремә дә тикшереп-төпченеп кенә җибәрәләр иде. Озаграк торсам, әниләр эзли дә чыккаладылар. Миңа да курку хисе йоккандыр, күрәсең: мин дә, куркак булып, яшьтәшләр белән дә юньләп аралашмыйча, кешеләрне бер-берләреннән аера алмыйча үскәнмен. Миңа бөтенесе дә, бигрәк тә егетләр куркыныч җанвар сыман тоелалар иде.
Кыз балага кайчан да булса әти-әни йортыннан китәр вакыт җитә. Тормыш кануны шундый. Сигез классны авылда бетергәч, урта белем алырга район үзәгенә барып йөрисе иде. Бик ерак булмаса да, нигәдер мине тугызынчыга җибәрмәделәр. Киләчәктә бик кирәкле һөнәр, авырып китсәк, дәваларсың, дип, медучилищега керергә күндерделәр. Укуым әйбәт иде. Имтиханнарны җиңел үттем. Әти белән әни, әби ут йотып калдылар. Мине ничек шәһәргә илтеп урнаштырганнардыр, үзем дә аптырыйм. Гел телефоннан сөйләшеп, хатларга кадәр язышып тордык.
Укуны тәмамлап, документ алгач, юллама белән Татарстанның элек район үзәге булган зур гына авылына шәфкать туташы булып килдем. Фатирга өлкән яшьтәге ялгыз апага, минем кебек бүленеш буенча килгән укытучы Ландыш янына урнаштырдылар. Ул елларны авылларга эшкә яшь кызлар күп килә иделәр. Алар барысы да – халык күз алдында. Тәртип, холыклары энә күзеннән үткәрелә. Яшьләр арасында да “кыңгыраулы” булалар. Ландыш инде ике ел эшләгән, авыл кешеләре, кызлар, егетләр белән таныш. Килү белән, мине дә: “Әйдә, нинди өйдә утыру ди ул? Картайгач та җитешербез әле”, – дип, үзенә ияртеп, клубка алып чыга башлады.
Монда гына эшлисе түгел, якындагы ике кечкенә авылга да йөрисе. Көне буе аяк өсте, ардыра. Шулай да, кич җитүгә, хәл керә. Киенеп-ясанып, клубка чыгабыз. Инде берүзем утырып каласы килми, әкренләп ияләнәм.
Яшьләр күп, күңелле. Җыр-биюләрдән клуб гөрләп тора. “Курыкма, мин сине үземнән калдырмыйм”, – ди Ландыш. Аны кайдадыр читтә эшләп кайткан Харис исемле егет озата. Мин кереп киткәч тә, озак кына йөриләр әле алар. Кергәч, Ландыш үзе: “Ул миңа ошамый. Вакыт уздыру өчен генә йөрим”, – дисә дә, Харисны бер дә ташлыйсы килми. “Аның акчасы күп... Саран түгел. Бүләкләр дә күп бирә”, – дип аклана. Алар инде елдан артык очрашалар, өйләнешү турында да сөйләшәләр икән.
Мине Ильяс исемле укытучы егет озата башлады. Тыйнак, басынкы. Төс-кыяфәте дә ару гына, ыспай киенә. Беренче күрүдә үк әдәплелеге белән күңелемне яулады. Беркөн Ландыш, миңа нигәдер сәер генә карап: “Карале, малай, син бик астыртын икәнсең! Шул Ильясны үземә каратырга күпме йөрдем, ә син килү белән эләктердең. Әллә егетләр каптыруның берәр серен беләсең инде?” – дип куйды. Минем турыда авыл кызларына: “Кыяфәте дә әллә ни түгел. Киенүе дә – ташка үлчим”, – дип сөйләгәнен килеп әйттеләр. Үзе шуңа кияүгә чыгарга йөри, үзе һаман Харисны хурлый: “Ни буе юк, тешләре сап-сары, ыржаеп көлүләренә кадәр яратмыйм. Ярар инде, котсыз булса да, ярап тора... Кияүгә чыгам, дисәм, мине икенче көнне үк алып китә ул”, – ди. “Ильяс турында кызык әйттең әле син. Бер мәктәптә эшлисез бит, моңа кадәр нишләп йөрдең? Төс-битең килгән, аңа бер дигән пар булырлык”, – дим Ландышка. Шундый сөйләшүләрдән соң, икебез берни булмаган кебек, утырып чәйләр эчәбез. Аның: “Ильясны үземнеке итәсем килгән иде”, - дигән сүзләренә эчем пошса да, Ландышның эчендәгесе – тышында, бигрәк беркатлы инде дип, тынычландым.
Мартның салкынча көннәре иде. Бер кичне бүлмәдәшем бик кәефе кырылып кайтып керде. “Харис бик тыкырдата... Чык та чык, ди. Нишләргә соң миңа? Яшь тә бара. 26нчы китте бит. Икенче атнада никах укытабыз, ди. Тик бер дә яратмыйм бит үзен. Ияләнгән генә мин Хариска... Бүген аңа үз сүземне әйтергә тиешмен”, – ди. Аптырашта калдым. Җәлләп тә куйдым. Кичкә егет килеп җитте. Ишекне шакуга, Ландыш миңа ялына башлады: “Бар, зинһар, чыгып әйт, бармыйм мин аңа”, – ди. Сүзен тыңламый булмый, курка-курка гына, Харис янына чыгып, Ландышның сүзләрен җиткердем. Күлмәкчән генә чыккан идем, дер-дер килә башладым. Аксыл керфекләрен сирпеп, елмаеп басып торган Харис башта мине аңлап та бетермәде кебек. Аннан: “Бу кызларның берсенә дә ышаныч юк икән! Тырт та пырт йөри башлагач, уйлаган идем аны...”, – дип, катлы-катлы сүгенде. Ландышны аклап, нидер сөйли башлаган идем, кинәт кенә беләгемнән эләктереп алды. “Миңа хәзер барыбер! Алай бик яклашып торсаң, алдым да киттем үзеңне. Әйдә! Өйдә безне көтәләр инде”, – диде дә, машинасына этеп кертеп, ишеген япты. Бу шулкадәр тиз арада эшләнде, аңышмый да калдым. Авыл очындагы өйләре турына очып кына килеп туктады.
Бу якларда кыз урлау дигән нәрсәне ишеткәнем бар. Ләкин минем алдагы язмыш та шулай хәл ителер дип, һич уйламаган идем. Капка ачылып китте, машинаны шундук кертеп куйдылар. Әнисе белән ике апасы баскычта торалар иде. Мин шок хәлендә, елый да, сүз дә әйтә алмыйм. Харис: “Менә, әнкәй, бүген алып кайтам, дидем бит. Киленегез шушы була”, – дип, мине култыклап, өйгә алып керде. Таң калдым. Табын инде әзерләнгән. Төн, дип тормаганнар, мулла абзыйны да чакырганнар. Ландыш ялындырып йөргәч, егетнең планы баштан ук шулай булган икән. Өйдәгеләр миңа текәлеп карап тордылар да (болар бит инде Ландышны көткәннәр), бер-бер артлы килеп: “Исәнме, килен, төкле аягың белән!” – дип кул суздылар. “Исәнмесез”, – дидем дә елап җибәрдем.
Менә шулай булды минем килен булып төшүләр. Мине, үзе теләп ияреп кайткан, дип уйладылар, ахыры. Тиз генә табын янына утыртып, никах укыттылар. Искитмәле инде менә. Бу хәлләр минем белән түгел, башка кеше белән булган сыман, бар да – төштәге кебек. Харисның әнисе белән апалары, табынны җыйгач, каядыр юк булдылар. Аларга да күтәрелеп карыйсым килми, Хариска, тагын елый-елый, ялына башладым. “Илтеп куй кире! Егетем бар бит минем. Мин сине яратмыйм”, – дим. “Ландыш үзенең ялганы белән туйдырып бетергән иде. Сиңа беркемнән дә сүз әйттермәм, яратып кына торырмын. Ияләнерсең әле. Хәзер авылда сүзе чыга бит инде аның, начар сүз ишетәсең киләмени? Мин иптәшләргә дә әйткән идем, өйләнәм, менә күреп торыгыз, дип. Син җайсыз хәлгә куйма инде мине. Кеше көлдермик”, – диде Харис. Аю сыман таза гәүдәле егет, күзләремә туры карап, җавабымны көтеп тора.
Ир булган кешем берничә көн яныма да килмәде. Фатир апасыннан киемнәрне алып кайтып бирде. Ландышны күрәсем килмәгәнлектән, мин бармадым. Җиңел котылды бит егеттән. Хәлләремне аңлаган, сер сыярдай санитарка Мөслимә апа аркылы Ильясны чакырттым. Аңлашасы килә бит. Үзе бер хәбәр бирмәде, Ландыш та – ләм-мим. Медпунктта кеше бетүен саклап торып, ул килеп керде. Тыңлап та тормый, законлы хатынымыни, әллә ниләр кычкыра башлады. Имеш, мин Ландышның егетен тартып алганмын. Хариска нәрсәм белән яраганмындыр... Кешене гел аера алмаганмын икән. Чын интеллигент, әдәпле дип йөргән егетем авызыннан ул көнне әллә ниләр ургылып чыкты. Аны да аңларга була, бер караганда. Бәлки, ул да миңа өметләнеп, өйләнешербез, дип йөргәндер.
Бер-ике атнадан Харислар мине сораган атлы булып килделәр. Безнең өйдә дә тагын бер кат никах укыттык. Ярый торган эш булдымы, юкмы, рәвешенә китереп, ике кич кундык. Әти Харисны ошатып калды. “Әйбәт егет тапкансың, кызым. Кара ишегалдында эшләгәнен! Кайчаннан бирле яткан бүкәннәрне ярып, өеп куйды. Чын ир шундый була ул, эшчән. Ярый, әйбәт кенә торыгыз. Без риза булып биреп җибәрәбез”, – дип, минем өчен бик сөенеп калды. Әни дә: “Матурлык ул туйда гына кирәк, төс-битенә карыйсы түгел ул ир-атның”, – дигәч, Хариска икенче төрлерәк карый башладым.
Иремнең әнисе дә, килеп-китеп йөргән апалары да миңа начар булмадылар. Яшерен-батырын түгел, мин – гаиләдә бердәнбер булып үскән иркә җан, әле юньләп ашарга да пешерә белми идем. Кайнанам җайлап кына барысына да өйрәтте. Улы кебек таза гәүдәле, аның кебек аксыл керфекле, кызгылт битле әнкәй (бу сүзгә, билгеле, авыррак өйрәндем) бөтен эштә ярдәмчем булды. Кызыбыз Айсылу тугач: “Бар, бар, эшеңә чык! Бала карауны мин дә булдырам. Дүртне үстергән бит”, – дип, иртәрәк эшкә дә чыгарга рөхсәт бирде. Ландыш теләгенә иреште: Ильяска кияүгә барып, шәһәргә күченеп киттеләр.
Аерым ихата алып, йорт салып кердек. Авылда эш беткәч, Харис, искерәк кенә КамАЗ алып, төрле җирләргә йөк ташый башлады. Ике еллап эшләгәч, коточкыч фаҗига булды. Яңгырлы көндә кайтып килгәндә, ирем авариягә очрады. Больницага исән килеш алып китсәләр дә, гомерен саклап кала алмадылар.
Шул чагында гына мин аны чынлап яратканымны аңладым. Кешелекле, йомшак күңелле, безнең өчен җан атып яшәде ул. Әни сүзе дөрес булды. Төс-кыяфәте әллә ни түгел, тик эчке дөньясы якты иде Харисның. Ул киткәч, җаныма урын таба алмадым. Ары сугылдым, бире сугылдым. Ун ел әзергә-бәзер булып яшәлгән... Ялгызлыкка, берүземә эш күплеккә тиз генә күнегә алмадым. Өч ел шулай үтеп китте.
Беркөн күземә күренәме, дип торам, медпунктка Ильяс килеп керде. Аңа бернинди хисем калмаган кебек иде, шулай да, күргәч, әллә нишләп киттем. Тагын да басылган, олыгайган кебек. Ландыш белән күптәннән яшәмәүләрен ишеткән идем. Күчтәнәчләр белән килгән кешегә чәй куйдым. Ильяс мине оныта алмавын, әгәр дә риза булсам, кушылып яшәргә теләге барлыгын шул кичне үк әйтте.
Мөгаен, оныттым, дип уйласам да, ниндидер хис калгандыр инде. Бер-ике атна очрашкач, ул минем янга күчеп килде. Ике тапкыр балага уздым, ләкин алар тормады, төште. Өч елдан бер малай алып кайттым. Ир булган кешем мәктәпкә кермәде, район үзәгенә барып, башка җирләрдә эшләп йөрде. Яшь чагында белмисең икән ул кешене. Тәртипле, әдәпле кыланган Ильяс, тора-бара, холкын күрсәтә башлады. Эшеннән туктады, өйдә кыл да кыймылдатмый ята. Төс-бите белән Хариска тартым Айсылуны инде килү белән чит итә башлаган иде, үз баласына да игътибар, ата назы күрсәтмәде. Укыган, белемле кеше, димәссең. Ваклыгы да үзәккә үтте. Берзаман өйне сатып, район үзәгенә күчәргә кыстый башлады. Әле ярый, риза булмадым. Ник язылышкан мин аның белән? Бу йортта минем дә өлеш бар, дияргә тотынды берзаман. Кыскасы, төскә-биткә кәртинкә булса да, ул сабыр, акыллы Харисның капма-каршысы иде.
Көч-хәл белән котылдым мин моннан. Алай кулы белән уйнамады, тик әйткән сүзләренә чыдап торышлы түгел иде. Кеше алдында теле белән “сандугачлар сайрата”. Матур киенергә ярата. Серле карашлары белән һушыңны алырдай ир. Безнең өй тормышын белмәгән кешеләр мине, чынлап та, бәхете булды Әлфинурның, дип уйлаганнардыр инде. Әти инде бу вакытта – гүр иясе. Әни аерылуыма сүз әйтмәде, безнең хәлләрне күреп, сизеп тора иде.
Шулай итеп, мин ике тапкыр кияүдә булдым. Беренчесенә, яратмыйча, мәҗбүриләп алып киткәнгә генә чыктым. Шоферлыктан башкага укымаган, беренче карауга тупас, эшләп, куллары чүкечкә әйләнеп беткән Харис минем өчен чын терәк, яклаучым, саклаучым булды. Икенчесе – югары белемле, зифа буйлы, чибәр егет. Ләкин бер мәгънәсе юк. Эш сөйми, вакчыл, әрәмтамак.
Минем балалар инде үсте, укыдылар. Кыз – кияүдә, малай югары уку йортын бетереп килә. Ялгызым гына ялан кадәр өйдә яшәп ятам. Җаным тыныч. Еш кына Харисны уйлыйм, бергә торган чакларны сагынам. Аны башта ук аңламаганмын, күңел күзем сукыр булган. Иремне янга китерәсе килмичә, икебез ике якта йоклаган, юкка да үпкәләп, эндәшми йөргән чакларым искә төшсә, әрнеп куям.
Кайчандыр бер фатирда яшәп, сөйләшенгән кебек, егетенә тагып диярлек җибәргән Ландыш бер ирдә генә тормады. Укытучылыкны ташлады, Ильястан соң, икегә, өчкә чыкты. Ире миннән киткәч, тагын кушылганнар икән, дип тә ишеттем. Бер сүзем юк, яшәсеннәр, бәхетле генә булсыннар.
Бер кешенең бәхетеннән май ката, икенчесенекеннән боз эри, дигән әйтем бар. Язмышка алдан язылган булса да, аңа юлны үзебез сайлыйбыз. Бәхетле булу үзебездән, безне сайлаган кешедән дә тора.
(Әлфинур сөйләгәннәрне Суфия Сабилова язып алды. Сарман).
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев