САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

«Игезәк парым – ярты җаным» бәйгебезнең чираттагы катнашучылары

"Безнең гаиләдә берьюлы 2 игезәк пар малайлар тәрбияләнә".

Без Гайфуллиннар гаиләсе булабыз. Купләр безнең гаиләне уникаль диеп йөртә, моның сәбәбе бар, ул игезәкләр белән бәйләнгән. Башта якыннан танышыйк. Сарманда яшибез. Без - 5 балалы гаилә. Олы кызыбыз Самира - Сарман урта мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлады. Уртанчы улларыбыз игезәкләр Сәид - Рәсүл, аларга 7 яшь, "Кояшкай" балалар бакчасын быел тәмамлап, 1 сыйныфка керергә эзерләнәләр. Төпчек улларыбыз - игезәкләр Салих белән Йосыф - 10 айлык. Эйе, сез дорес анладыгыз, безнең гаиләдә берьюлы 2 игезәк пар малайлар тәрбияләнә. Алар безнең Аллах Тәгаләдән биргән зур буләгебез. Игезәк малайларга килгәндә, алар барысы да узенчәлекле. Характерлары капма - каршы: Рәсул - сулагай, шигырь сөйләргә оста, төрле конкурслар призёры, Сәид - рәсемнәр ясарга, кул эшләренә бик оста. Кечкенә Салих белән Йосыф шулай ук хәзердән узләренең узенчәлекле характерларын курсәтәләр, тәүге адымнарын ясарга җыеналар. Куп кенә кеше сорый, "Авырмы игезэк балалар устеру? " - дип. Нәрсә әйтәсем килә, әйе, төрле вакытлар була. Берсенә - берсе дә кушылып елыйлар, аларга кушылып узебезнең елыйсы килгән вакытлар да булгалый. Ләкин балалар белән үткәргән һәр минут ул кабатланмас, аларның ярату белән янып торган күзләрен күрү үзе бер дөнья. Аллах Тәгалә игезәкләрне бергә яратып биргән, бу авыр тормышта һәрвакыт ярдәм итүче сыңар парын буләк иткән. Минем уйлавымча, игезәкләр бик бәхетле кешеләр, ә аларнын әти-әниләре икеләтә бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев