Җиңүче команда билгеле булды
Финал уеннары 7 гыйнвар көнне "Айтуган" универсаль спорт залында үтте.
6-7 гыйнвар көннәрендә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Ике көн барган уеннарны күзәтергә җанатарлар да күп килгән иде. Барлыгы 18 командадан торган ярышлар иң элек 4 зонада үттеләр, аннан һәр төркемнең җиңүчеләре ярымфиналда очраштылар. Финал уеннары 7 гыйнвар көнне "Айтуган" универсаль спорт залында үтте. Нәтиҗәдә Мортамак авыл командасы җиңү яулады. Икенче урынга - Әлмәт, өченчегә Александровка җыелма командалары чыкты. Җиңүчеләргә бүләкләрне районның эшмәкәре Маис Гайнетдинов әзерләде. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев