Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабан туе күңелле үтте
Бүген Кырык Чишмә буенда Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабан туе оештырылды.
Халыкны бәйрәм белән Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева котладылар. Авылдашлары – Габдуллиннар гаиләсе Сабантуйга кыйммәтле бүләкләр, көрәш буенча абсолют батырга – тәкә әзерләгән иде. Чыгышлары белән Яхшыбайдан булган Кашаповлар гаиләсе дә ярдәм күрсәтте. Авыл халкының бердәмлеге белән алып баручылар да чакырылды.
Бәйрәмдә төрле уеннар оештырылды, шул исәптән, Яхшыбай авылы өчен традиционга әверелгән себеркеле футбол да. Балалар һәм зурлар аркан тартыштылар, капчык сугышында, чаңгы узышында катнаштылар, кул көрәштерделәр, җырладылар, биеделәр, нарат күркәсе арасыннан бәрәңге эзләделәр. Яхшыбай һәм Анак авылларының абсолют батыры булып исә Яр Чаллыдан Станислав Кашин танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев