“Ярый әле очраштырган язмыш”, - диләр Сарманда яшәүче Вильям һәм Розалия Александровлар
Яшьләргә мәхәббәт һич көтмәгәндә килә. Моңа кадәр бер-берсен белмәгән егет белән кыз очраклы рәвештә очрашалар, танышалар һәм кавышалар.
Ярый әле бәла килгән, булмас иде бәхете, диләрме әле? Алар белән дә нәкъ шулай килеп чыга.
Булачак кәләш – Сарман авылы кызы Розалиянең Алабуга дәүләт педагогия институтында укыган еллары була. Атна саен булмаса да, кыз туган авылына кайтып йөри. Транспортның ниндие туры килсә, шуңа утыра. Ул көнне дә олы юлга чыга кыз. Машиналар үтә-китә торалар, әмма берсе дә туктамый. Юлда беркем дә юк, берьялгызы басып тора студент кыз.
- Ниһаять, берсе туктады. Карыйм: ике әзербәйҗан кешесе утыра. Курка-курка гына, утырдым боларга, нишлисең, кайтасы килә бит. Болар, сөенә-сөенә, мине утырттылар инде. Кая баруым белән дә кызыксындылар. Дөрешкә эшкә килгән кешеләр булып чыктылар үзләре. Шунда кайтып туктадылар. Сине төшермибез без хәзер, диләр. Үзләре көлешәләр, янәсе мин икесенең берсенә булачакмын. Болар кибеткә кереп китүгә, мин машинадан чыктым да чаптым. Дөрештә пионер лагеренда практика үткәндә, Рәсилә исемле апаларда яшәгән идем, шуларга килеп кердем дә, үзем калтырыйм, үзем ашыга-кабалана сөйлим. Бу мине тынычландырырга тотынды. “Безнең күршегә Сарманнан ике егет эшкә килеп йөриләр. Алар иртән киләләр, кич кайталар. Шулар белән кайтып китәрсең, курыкма”, - диде. Шулай итеп, теге әзербәйҗаннардан качып, егетле булдым мин, - дип искә алды Розалия Вагыйз кызы булачак ире белән танышуы тарихын.
Язмыш йөртә адәм баласын. Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дип, юкка әйтмәгәннәр бит борынгылар. Яшьләрнең уртак гаилә тормышына әнә шул чакта нигез салына да инде. Танышулары хакында сүз чыккач, Вильям Романович та дәшми кала алмады.
- Ул чакта куып та төшереп булмады аны. Минем Иске Дөрештә урып-җыюда йөргән чак иде. Кичке ашны ашарга дип, шундагы фатирга кайткан идем. Чыксам, машина кабинасында бер кыз утыра. Мин бит әле кайтмыйм, дип тә карыйм, юк, төшми. “Берәр кайтырсың әле”, ди бу. Ә мин бер иптәшемне көтә идем. Шуннан танышып киттек инде. Бер дә үкенгәнем булмады, илле ел тату яшәдек, - диде гаилә башлыгы.
Алан авылында туып-үскән егетне, 10 сыйныфны тәмамлагач, армия сафларына алалар. Украинада Миргород шәһәрендә авиация гаскәрләрендә аэродромда хезмәт итә ул. Шунда чәчәк клумбалары ясап калдыра. “Шуларны мәңге онытасым юк. Кызганыч, хәрби операция башлангач, беренче булып, нәкъ шул аэродром җимерелде”, - дип искә алды ул. Исән-имин хезмәт итеп кайткач, Вильям Романовичны иптәш егетләре “Сельхозтехника”га эшкә чакыралар. “Шоферлар курсы да бар, эшләргә кеше җитми, әйдә, кил монда”, - диләр. Әйбәт укыды, дип, егеткә яңа ЗИЛ машинасы бирәләр. Иң беренче көнне үк рейска чыгып китә ул.
- Һич онытылырлык көн булмады ул. Сөт заводыннан май төяп, Бөгелмәгә илтә киттем. Аннан райпо карамагына да бирделәр. Герберт абыйның бергә хезмәт иткән танышы утырып барды миңа, ул райпода товар белгече булып эшли иде. Карабаш тавын төшкәндә, мин йоклап киткәнмен. Кырда – текә яр. Шул абый гына саклап калды минем гомерне, рәхмәт яугыры. Шуннан ныклап торып башланды инде эш. Бер елдан тагын да яхшырак машинага – самосвалга утырттылар, - дип, бергәләп хезмәт елларын да барладык.
Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан кайтып кермәссең, дигәннәре дә бар бит халыкта. Вильям Романович та бик күп таптый Сарман белән Алабуга арасын. Кама буенда су трамваеның килгәнен көтеп торган чаклары да еш кабатлана. Кызны илтеп куярга да туры килә. Розалия Вагыйз кызы укуын тәмамлагач, яшьләр өйләнешәләр.
- Туебыз абыйларда булды. Салкын, чын кышкы карлы көн иде. Киленне “Жигули”да төшердек. Туй ике көн барды, бик күңелле үткән иде, - дип дәвам иттеләр Александровлар.
Гаиләнең бөтенлеген, мәхәббәтнең сафлыгын белдертеп, уллары Вячеслав дөньяга аваз сала. Хезмәт юлын Иске Имән мәктәбендә башлаган мөгаллим укытырга Сарманга кайта. 41 ел район үзәгенең урта мәктәбендә фидакарь хезмәт куя, берничә буынга рус теле һәм әдәбияты фәненнән төпле белем һәм ныклы тәрбия бирә. Тырышлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешә укытучы-методист.
Нәселләрендә дә әлеге һөнәргә ия булганнардан үрнәк алып, әтисенең сеңелләренә карап та, аларга охшыйсы килгән кыз сайлаган юлына тугры кала, бервакытта да эшенә хилафлык китерми. Бүгенге көндә дә укучыларының тирән хөрмәтен, яратуын тоеп яши мөгаллим.
Вильям Романович исә “Сельхозтехника” оешмасы беткәнче, шунда эшли. Аннан аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов чакырып ала аны. 7 ел көллияттә машина йөртү буенча мастер-инструктор, механик булып хезмәт куя ул, лаеклы ялга да шуннан чыга. Хөрмәтле ветеранны бәйрәмнәргә кунак итеп еш чакыралар. Җиденче дистәләрен тутырып, сигезенчесенә аяк бассалар да, Александровлар эшсез торуны һич күз алдына китерә алмыйлар әле. Ихаталарында бакча үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Балачагында көтү көткән чаклары, аклы-каралы сыеры әле дә төшләренә кереп йөдәтә гаилә башлыгының, шуңа үзенең хуҗалыгында да үгез-сыер тәрбияләүнең тәмен белә.
- Мин әтидән биш айлык булып калганмын, ул 40 яшендә вафат булган. Алты баланың иң төпчеге булып үстем. Әнкәй 89 яшенә кадәр яшәде. Ул колхозчы иде. Ә әткәй мәктәп директоры булып эшләде, аны сугышка да алмаганнар. Балачак хатирәләрен саклаган авыл да елдан-ел үзгәрә бара. Шулай да Аланның матурланганына сөенәбез генә, - диде Вильям абый.
Розалия апалар исә гаиләдә дүрт бала үсәләр. Кызганыч, икесе гүр иясе булган. Энесе Марсель төп нигезне ныгытып яши, районда ул – билгеле эшмәкәр. Туганлык җепләренең ныклы, төпле булуына сөенәләр бертуганнар, һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр.
- Озак тату яшәүнең сере нәрсәдә соң? – дип кызыксынам Александровлардан.
- Әлбәттә, сабырлыкта. Сабыр төбе – сары алтын, дигәннәр бит борынгылар. Уналтышар сәгать эшләгән көннәр бар иде, без икебез дә гел эштә булдык, - диделәр алар бертавыштан.
Гомер иткән нигезләрендә хәзер гаиләсе белән уллары яши. Яңа йорт җиткереп, ике бала тәрбияләп, аларны башлы-күзле итеп, оныклар көтеп ятышлары.
- Әти белән әни бары яхшылык белән тәрбияләделәр мине. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Хәзер менә безнең балаларны тәрбияләшәләр. Ике оныклары өчен сөенеп яшиләр, оныкчыкларын да сөю насыйп булсын иде үзләренә, - диде Славик.
- Мин бу нигезгә бик яшьли килен булып төштем. Мине якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар. Аллаһка шөкер, дус-тату яшәдек. 15 ел бергә гомер иттек. Ике яктан да әти-әниләр тигез, ярдәм итеп торалар, без аларга олы рәхмәтле. Исән-сау яшәсеннәр, бәхетле булсыннар, - диде киленнәре Сирина.
- Һәр чорның – үз матурлыгы, үз рәхәте. Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын. Намаз укыган саен, ил-көннәргә иминлек телим. Гаиләләргә бала кайгылары килмәсен, сөенеп яшәсеннәр иде. Бу көнгә кадәр парлы яшәвебезгә шөкер кылабыз, Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә дә тигезлек насыйп итсә иде, - диде Розалия Вагыйз кызы.
Бары ир белән хатынны тиң иткән, дус кылган, җаннарын җанга бәйләгән, мәхәббәтләрен сүрелми иткән хәлдә генә яшәүнең мәгънәсе буладыр, гаилә дә ныклы төзеләдер. Тормыш шулай дәвам итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев