САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яр Чаллы һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрларының үз Эдуард Латыйповлары бар

Бер районда туып-үскән ике талантлы егет – икесе дә сәхнәне сайлаганнар һәм икесе дә, үз эшләрен яратып, зур осталык белән башкаралар.

Аларның иҗади юлы, тамашачылар белән бәйләнеше уникаль, ләкин һәр икесенеке дә үзенчәлекле. 

Мортыштамак авылында туып-үскән Эдуард Латыйповны район тамашачысы Сарман сәхнәсендә уйнаганнан яхшы белә. Район мәдәният йортында режиссер булып эшләгән елларында шактый күп яшьләрнең талантларын да үстерде, яңа образлар ачты ул. 

1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган райондаш егетебез 2006 елдан башлап Әлмәт татар дәүләт драмтеатрында эшли. Ул үзенең көчле тавышы һәм хис-кичерешләрен чагылдыру сәләте белән аеруча аерылып тора. 

- Театр – ул үзе бер тылсымлы, могҗизалы һәм серле дөнья, үзе бер кайнап торган тормыш. Театр – ул зур бер гаилә кебек, чөнки без юлда да, гастрольләрдә дә һәрвакыт бергә. Ә шундый тормыш юлы сайлавыма әнием Гөлнур Латыйпова (авт.-“Сарман сандугачы”, бик матур җырлый иде) тәэсир иткәндер, мөгаен. Ул гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде. Мин сәхнә артында үстем, дисәм дә буладыр. Әнигә ияреп йөргән чакларым күп булды. Җырга булган мәхәббәтем, сәләтем дә әнидән килә. Аннан класс җитәкчем Галия апа Гәрәева бик сәхнә җанлыклы булды. Үзе гармунда уйнап, безне җырлата иде. Иң беренче җырлаган җырымны да хәтерлим. Ул “Үз илемдә” дип атала. Авылыбызның “Чишмә” ансамбле солисты булган Галия апа белән горурланам мин, әле дә сәнгатьтән аерылмый. Сәхнәгә кызыксыну уятучы икенче остазым ул булды. Галия апа мине киләчәктә артист итеп күрде, шуңа, җитәкләп диярлек алып барып, укырга кертте. Кечкенәдән телевизордан спектакльләр карарга яраттым. Бик күп артистларны танып белдем, хәтта – Әлмәт театры артистларын да. Бүгенге көндә мин алар белән бер сәхнәдә уйнармын, дип, шул чакта кем уйлаган. Югары сыйныфларда укыганда, мин чын-чынлап артист булу турында хыяллана башладым. Киләчәгемне сәхнә белән бәйләү шик-шөбһәләренә шул нокта куйгандыр. Әнигә Казанга китәчәгемне әйткәч, каршы килде. Бердәнбер улын, бәлки, зур шәһәргә чыгарып җибәрергә курыккан булгандыр. Данлыклы 90 нчы еллар иде бит ул. Әмма мин үз сүземнән кире кайтмадым һәм институтның режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамладым. Дөрес, баштан ук артист булып китмәдем. 7 ел – район мәдәният йортында, аннан өч ел Сарман урта мәктәбендә эшләдем. Язмыш җиле мине профессиональ театрга соңрак китерде. Эшкә Әлмәт театрындагы танышларым чакыруы буенча килдем, – диде Эдуард, сәхнәгә килү серләре белән уртаклашып. 

Театрда ул җырчы артист исәпләнә. Аңа бик күп җырлы рольләр башкарырга туры килә. Концерт-тамашаларда да еш катнаша. 

- Зур сәхнәдә башкарган беренче ролеңне хәтерлисеңме?– дип кызыксындым.

- Әлбәттә, хәтерлим. Бүгенгедәй истә: ул әсәрнең авторы һәм режиссеры (мин аңа олы рәхмәтлемен, кызганыч, исән түгел) Гафур Каюмның “Аерылабыз, ахрысы...” спектаклендә Фатыйх роле иде. Бу спектаклебез ТНВ каналында архивта саклана. Сирәк кенә булса да, аны әле дә күрсәтәләр, – диде.

Эдуард Латыйпов барлык рольләрен дә яратып башкара. Аңа барысы да кадерле. “Һәр образ үзең тудырган бала кебек якын”, дигәннәрен артистлардан еш ишетергә туры килә. Әлеге сүзләрнең хаклыгын Эдуард та раслады. 

- Образ өстендә эшләү, аны тудыру, үстерү – ул бик авыр һәм җаваплы хезмәт. Без бит кеше тормышын уйныйбыз. Ул ничек сөйләшә, ничек йөри, мимикасы һәм карашы нинди? Менә боларның һәрберсен тудырырга кирәк. Шул авырлыклары белән кадерле дә инде һәрбер роль, – диде.

Райондашыбыз, чын мәгънәсендә, үзен бик бәхетле артист дип саный. Егерме елга якын эшләү дәверендә аңа бик күп төп рольләр башкарырга насыйп була. Ул төрле жанрдагы спектакльләрдә төрле типажлы һәм характердагы образларны тудыра. Триллерда да уйнарга туры килә үзенә. 

- Сөяркә ролен башкарырга да, наркоман, бандит, кансыз бай малае булып уйнарга да, бөкре образына керергә һәм палач булырга да туры килде. Бик яхшы кешеләрне дә уйнадым. Хәтта хатын-кыз роле бирделәр. Әкиятләрдә Тычкан, Таз, малай, Җен анасы рольләрен башкардым. Бик күп проектларда, кичәләрдә катнаштым, – диде.

Илһам килгәндә, әле шигырьләр дә яза ул. Тырыш һәм тынгысыз хезмәте, сәхнә осталыгы югары бәяләнеп, Эдуард Латыйпов 2009, 2017, 2021 елларда Әлмәт шәһәренең “Ел актеры” премиясе лауреаты булып таныла. 2018 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2024 елда “Иң яхшы актер ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясенә лаек була.

- Мине борчый торган нәрсәләр дә бар. Заманалар үзгәргән саен, сәхнәдә дә төрле спектакльләр уйнарга туры килә. Фестиваль спектакльләр бар, эчтәлеге аңлашылмый торганнары да юк түгел. Ә татар халкы мелодрамаларны, комедияләрне яратып карый. Гади итеп әйткәндә, “үзебезчә” спектакльләргә күбрәк килә. Шуңа күрә татарлыкны югалтмаска иде. Режиссер автор күтәргән теманы халыкка аңлаешлы итеп, үз юллары һәм алымнары белән ачып бирә алса, һәм бу әсәр халыкныкы булса, бигрәк тә көн кадагындагы проблемага кагылса, ул уңышлы була, – диде. 

Быелгы театр сезоны Эдуард Фәһим улы күңеленә икеләтә истәлекле булып кереп калырдыр. Беренчедән, ул алтын юбилеен билгеләсә, икенчедән, яраткан театрына 80 яшь тулган. Ике бәйрәм шатлыгы, шәт, тормышына үзгә төсмер өстәр, яңа җиңүләргә рухландырыр.   

Рольләре: 

  • Надир (“Сүнгән йолдызлар”),
  • Әмир (“Кызлар килде авылга”), 
  • Мөхәммәтҗан (“Банкрот”),
  • Кәрәметдин (“Назлы кияү”),
  • Галимҗан (“Яшь йөрәкләр”),  
  • Айрат (“Балакаем”) (Бу спектакль өчен, театрга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә). 
  • Сибгат (“Ат карагы”),
  • Гафур (“Адашкан ир”)
  • Ваиз (“Утрау”) һәм башкалар.  

Икенче сәхнә йолдызыбыз – Латыйпов Эдуард Илгиз улы 1992 елның 15 мартында Петровский Завод авылында туган. Казан театр училищесында һөнәри белем алганнан соң, читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый ул. 2014 елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. 

- Театр – минем тормышым һәм яшәү рәвешем. Сәнгать дөньясына кереп китүемдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Габидуллинаның роле зур. Без мәктәптә укыганда, ул театр түгәрәге оештырган иде, мин аңа бик теләп йөрдем. Сәхнәдә чыгыш ясау буенча беренче чирканчыкны да шунда алдым, – диде Эдуард, сәхнәгә аяк басуы хакында сорашкач. 

Ул башкарган барлык рольләрен дә яратып, ихластан уйный.

“Мине остазларым, өлкән буын артистлары, гомумән, тамашачы илһамландыра”, – ди Эдуард.

- Театрның уңышлылык сере нәрсәдә соң? – дип кызыксындым райондашымнан.

- Спектакльнең уңышы күп нәрсәгә бәйле. Беренчедән, репертуарны дөрес сайлау мөһим. Икенчедән, декорация, аннан музыкаль бизәлеше зур роль уйныйлар. Әсәрнең тәрбияви көчкә ия булуына нык әһәмият бирелә. Теләсә нинди спектакльдә тамашачы белән бәйләнеш булырга тиеш. Без, иң беренче чиратта, спектакльне тамашачы ничек кабул итәр икән, дип уйлыйбыз һәм шуны сизеп уйныйбыз, – диде актер. 

Сезон саен Эдуард Латыйпов яңа рольләр башкара. Шул рәвешле, сәхнә осталыгын арттырып, актерлык карьерасы буенча югарыга күтәрелә. Ул театрның популяр йөзе булып, үзенең креативлыгы һәм яңалыкка омтылышы белән аерылып тора.

“Яңа проектларда катнашырга уйлыйм. Татар киносында уйнап карау теләгем бар иде. “Практика” фильмындагы ролем хыялымны чынга ашырды. Алга таба да рольләрем булыр әле, дип уйлыйм”, – диде Эдуард. 

Күптән түгел якташыбыз катнашындагы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Сихерче” спектаклен карау насыйп булды. Көчле һәм тәэсирле әсәр. Аны укыгач та, шомландырган иде ул. Эдуард анда Батыр әкә ролен гаҗәеп оста, үзәккә үтеп керерлек итеп башкарды. 

Бу көннәрдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театры артистлары яңа әсәр сәхнәләштерергә – премьерага әзерләнәләр. Нәфикъ Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре буенча куелган “Алтын алка” спектаклен дә тамашачы яратып кабул итәр. Анда Эдуард Латыйпов Акморза ролен уйнаячак. Без аңа уңышлы чыгыш телибез.   

Рольләре:  

  • Кәбестинский («Урман клубы»),
  • Иршат («Без – авыл балалары»), 
  • Авыл егете («Өч аршин җир»), 
  • Авыл егете («Язмыш сынавы»),
  • Булат («Буш сызык»),
  • Капитан («Город Брежнев»), 
  • Кыбырсык («Кыбырсык»),
  • Гыйльметдин («Яшь йөрәкләр»),
  • Падишаһ («Әбугалисинә»),
  • Роберт («Мифоман») һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев