САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Яңа ел төнендә ничек тукланырга?

«1 гыйнвар – елның иң кыска көне», – диләр табиблар.

Чөнки Яңа ел төненнән соң кешеләр бик соң йокларга яталар һәм соң торалар. Төрле ризыклар белән тулы табыннан һәм шау-шулы бәйрәм төненнән соң килгән көн сәламәтлек өчен зыянлы булмасын өчен нишләргә? Бу хакта табибә Елена Нәбиева сөйли.
– Моның өчен Яңа ел төнен дөрес үткәрергә һәм аңа алдан ук әзерләнергә кирәк. Бу, беренче чиратта, табын белән бәйле. Бәйрәм өстәленә авыр ризыклар әзерләмәскә кирәк. 18.00-19.00 сәгатьләрдә кичке ашны ашарга, ә Яңа елны каршылау сәгатьләренә җиңел ризыкларны калдырырга киңәш ителә. Әйтик, җиңел кабымлыклар, җиләк-җимеш, десерт һәм эчемлекләр. Тортларга килгәндә, аларны иртәнгә калдыру яхшы. Төнлә ашасагыз да, иртәнге ашны калдырмау әйбәт һәм бу очракта торт яхшы вариант булачак. Иртәнге ашка җиләк-җимеш, ботка әзерләргә дә мөмкин. Бу организмны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә ярдәм итәчәк. Аннан соң саф һавада йөреп керү бик файдалы булачак. Үзегезне яхшы хис итәсез икән, мөмкин кадәр озаграк йөрү яхшы. Яхшы һава торышы булганда, кимендә – бер, начаррак булса, сәгать ярым-ике сәгать йөрергә мөмкин. Гомумән, бәйрәм көннәрендә көн саен көнгә ике тапкыр йөреп керү яхшы. Кайткач, кайнар чәй эчеп кую рухи һәм физик көчегезне торгызырга ярдәм итәчәк. Көндәлек режимны тоту да файдага гына булачак. Йокыдан соң тору, дөрес булмаган ризык, соң йокларга яту зыян китерергә дә ихтимал. Яңа ел һәм Раштуа төннәре генә искәрмә булырга мөмкин. Үзегезне начаррак хис итәсез икән, түбәндәге чараларны күрү ягын карагыз. Ничек кенә авыр булмасын, урыннан торыгыз, су, яңа гына пешерелгән чәй, имбирьле чәй, лимонлы су яки башка үзегез яраткан эчемлек хәлегезне, һичшиксез, яхшыртып, кәефегезне күтәреп җибәрәчәк. Шулай ук чылатылган алма, кефир, әйрән, әче сөт продуктлары да – файдага гына. Су процедуралары да хәлегезне яхшыртып җибәрер. Әлбәттә, алдан ук табиб белән киңәшеп кую яхшы чара булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев