САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Әхмәт балалары әби-бабаларыбыз һөнәрен үзләштерәләр

Узган ел Татарстан Республикасы Хөкүмәте муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективларының иң яхшы проектларына ярдәм күрсәтү буенча конкурс игълан иткән иде. Аның максаты – милли мәдәниятне саклау һәм баету; мәдәни-ял эшчәнлегенең яңа формаларын эзләп табу һәм гамәлгә кертү.

Әлеге бәйгедә «Мәдәни-ял эшчәнлеге» номинациясендә Яңа Әхмәт авылы мәдәният йорты җиңү яулады һәм грантка ия булды. 
– Без моның өчен «Тере балчык: чүлмәк ясау сәнгатен торгызу» дигән проект эшләдек. Балчыктан эшләнгән савыт-саба һәм башка әйберләр безнең борынгы бабаларыбыз тормышының мөһим өлеше булып торган. Бүгенге чор кешеләре дә аңа игътибарны көннән-көн арттыра баралар. Балчык чүлмәк ясау сәнгатенең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Чүлмәк, кувшин, миске кебек савыт-сабаны ерак бабаларыбыз традицион орнаментлар һәм чәчәкле бизәкләр белән матурлаганнар. Иске техниканы саклау, яңаларын гамәлгә кертү мөһим роль уйнаган. Шулай итеп, чүлмәкче осталар үзләренең белем һәм күнекмәләрен килер буыннарга тапшырырга, яңа ысулларны уйлап табарга тырышканнар. Хәзерге буын кешеләре бу һөнәрнең нечкәлекләрен белмиләр, балалар – бигрәк тә. Шуңа күрә без аларны балчыктан чүлмәк һәм башка кирәк-яраклар ясарга өйрәтергә уйладык һәм ел башыннан бу юнәлештә эшли дә башладык, – ди Яңа Әхмәт авылы мәдәният йорты директоры Раушания Вәлиева. 


Алар белән, нигездә, сәнгать җитәкчесе Миләүшә Сөләйманова шөгыльләнә. Балалар инде чүлмәк кенә түгел, алка, кулон кебек бизәнү әйберләре, сыбызгы кебек эшләнмәләр ясарга өйрәнгәннәр һәм аларны җыеп баралар. 

undefined

undefined

 

undefined


– Киләчәктә күргәзмә оештырырга уйлыйбыз. Бу шөгыль әби-бабаларыбыз мирасын өйрәнергә генә түгел, вак моториканы үстерергә, хәрәкәт координациясен яхшыртырга, кул очлыкларының сөякләрен ныгытырга да ярдәм итә. Балчык белән эшләгәндә, баш миенең берьюлы берничә зонасы активлаша, шунлыктан кулларның сизгерлеге, баланың күз белән кабул итү сәләте һәм игътибары да яхшыра, – ди Миләүшә Сөләйманова. 
 
Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта илебездә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты гамәлгә ашырыла.

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев