«Ялкын» Бөгелмәдән ярыштан кайтты
Көньяк-көнчыгыш районнары буенча кышкы картинг ярышлары бу ялларда Бөгелмә шәhәрендә уздырылды.
Анда Сарманның "Ялкын" командасы да катнашты hәм гомумзачетта икенче урынны алды. Шәхси җиңүләр буенча "Национальный Юниор" классында Әмир Солтанов беренчелекне алды, Ислам Вагыйзов икенче булды. Гүзәл Хәмидуллина "Хонда Б" классында өченче, Гайнанов Булат "Кадет" классында 2 урынны яуладылар. Ярышларның иң яшь hәм иң өлкән узышчыларын да бүләкләделәр. Бу уңайдан җиңүчеләр пьедесталына Сарманнан Әмирхан Сапаров белән картинг спорты белән кечкенәдән шөгыльләнүче Артур Сәетшин күтәрелделәр. Җиңүчеләргә Кубок, грамота hәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев