САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якуповлар республикада район данын яклаячаклар

Бердәмлекләре белән көчле Якуповлар.

6 бала, 14 онык, 31 оныкчык, 2 турун җыелсалар, Сабантуй оештырырлык була. Фестивальдә дә шул күренешне тәкъдим иттеләр алар. Бабаларын сугышка озату, каршы алу мизгелләрен күрсәттеләр. Чарага кайта алмаган туганнары сәламнәрен видеоязма аша юлладылар. 
Гаиләнең кадерләп саклый торган, буыннан-буынга изге ядкяр итеп күчерердәй истәлекләре дә бар. Әнкәйләренең кул эшләрен, әткәйләренең тальян гармунын күреп, hәркем сокланды.

Бердәм Якуповлар районда узган «Тарихта без эзлебез. — Эхо веков в истории семей» фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре булдылар. Алар район данын республикада зона ярышларында яклаячаклар. Без аларга уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев