САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хастаханәдә плакатлар конкурсы үткәрелде

Район үзәк хастаханәсендә һәр елны медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан компьютер дизайны ярдәме белән эшләнгән плакатлар смотр-конкурсы үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 10 нчы июньдә "Үзегезнең кан басымын күзәтеп торыгыз" дигән темага үткәрелде. I урынны - район үзәк хастаханәсенең гомуми-гамәли табибы шәфкать туташы Гөлназ Вәлиева, II урынны - Чураш фельдшер-акушерлык...

Район үзәк хастаханәсендә һәр елны медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан компьютер дизайны ярдәме белән эшләнгән плакатлар смотр-конкурсы үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 10 нчы июньдә "Үзегезнең кан басымын күзәтеп торыгыз" дигән темага үткәрелде. I урынны - район үзәк хастаханәсенең гомуми-гамәли табибы шәфкать туташы Гөлназ Вәлиева, II урынны - Чураш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дания Әхмәтшина, III урынны Нарат Асты фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлия Ганиева яулады. Җиңүче республика конкурсында катнашачак. "Смотр-конкурста шәфкать туташлары ел саен теләп катнашалар, республика күләмендә дә уңышка ирешәләр", - ди профилактика кабинеты шәфкать туташы Ландыш Газизова.

Рәсемдә сез комиссия әгъзаларын конкурска йомгак ясаганда күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев