Сарманлылар 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр.
Бу көннәрдә дөнья жәмәгатьчелеге шушы датаны билгеләп үтә.
ВИЧ-инфекция Көнбатыш Европа илләрендә һәм Америкада кимү юнәлеше алды, бу – СПИДка каршы жәмәгатьчелек, аерым кешеләр алып бара торган зур эш нәтижәсе.Кызганычка каршы,
Россиядә ВИЧ-инфекция таралуын дәвам итә һәм, акрын темплар белән булса да, авыручы кешеләр саны арта бара.
Саннардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә миллион ярымнан артык ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, бу,нигездә, 30-40 яшьлек контингентка туры килә. Авыру очраклары бигрәк тә 30-35 яшьлек ир-атлар арасында арткан. Авырудан сакланырга мөмкинме? Сарман үзәк хастаханасе табиб-эпидемиологы Илюс Вахитовның чыгышы – шул хакта.
– Татарстанда 1987 елда теркәлгән беренче очрактан башлап бүгенге көнгә кадәр 30547 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган. Шуларның 3650е – башка регионнардан килгән авырулар. 9662 кеше үлгән, шуларның 3014е СПИДның соңгы стадиясенә җиткән.
Безнең районда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2000 нче елда теркәлде. Шул вакыттан башлап 163 кеше исәпкә алынган. Бүгенге көндә районда 83 ВИЧ-инфекцияле кеше яши, аларның 33е – бала табу яшендәге хатын-кызлар. Барлыгы 61 ВИЧ-инфекцияле үлгэн. Авыручыларның 70 процентка якыны имуннодефицит вирусын кан тамырына наркотиклар керткәндә йоктырган. Быелның 10 аенда ВИЧ-инфекциянең 3 яңа очрагы исәпкә алынды. Соңгы елларда вирус күбрәк җенси юл белән тарала башлады, саннар теле белән сөйләгәндә, 51 процент кеше авыруны наркотиклар кабул иткәндә йоктырган, 49проценты – җенси юл белән.
ВИЧ-инфекциянең йогу юллары хәзерге вакытта яхшы өйрәнелгән. Авыру бары тик 3кенә юл белән йога:
- каннан канга, яки авыру кеше кулланган шприцлар, энәләр, татуировка, пирсинг ясатканда зарарсызландырылмаган инструментлар, кырыну приборлары, теш щеткалары аша;
- инфекцияле анадан балага карында вакытта яки бала тудырганда һәм имезгәндә;
- җенси юл белән.
Наркоманнар арасында ВИЧ-инфекция таралу хәзерге вакытта да дәвам итә, чөнки наркотиклар кулланганда, бер шприцныберничә кеше куллана.
ВИЧ-инфекцияне кул биреп күрешкәндә, кочаклашканда да йога дип уйлаучылар да бар. Мондый юл белән, шулай ук үбешкәндә төкерек аша, уртак урын-жир, савыт-саба, ванна яки унитаздан файдаланганда вирус йокмый. Хайваннар яки бөҗәкләр организмында вирус яшәми, шунлыктан аларның тешләве аша да Вич-инфекция йога алмый.
ВИЧ – кешенең иммунитетын бетеруче вирус, дигән сүз. Ул иммун системасын зарарлап, төрле инфекцияләргә, яман шешнең кайбер төрләренә каршы торучы күзәнәкләрне үтерә.
Вич-инфекциянең билгеләренә килгәндә, авыруның башлангыч чорында алар беленми диярлек. СПИД диагнозы күпмедер вакыт үткәч, кешедә бер яки берничә җитди авыру көчәйгәч куела. Авыру кеше үзендә җитди узгәрешләр сизгәнче хәтта еллар узаргамөмкин. Бу чорда инфекция аннан башкаларга да йогарга мөмкин. Вируслы кеше белән контактта булганнан соң, авыру йоктыру фактын 25 көннән 3 айгача вакыт үткәч, махсус тест – вируска каршы организмда барлыкка килгән тәнчекләрне ачыклаучы кан анализы аша белеп була. Ә 3 айга кадәрге вакыт «инкубация чоры» яки «тәрәзә чоры» дип атала, чөнки бу вакыт эчендә анализ тискәре
нәтижә дә бирергә мөмкин. Шуңа күрә анализны 3 һәм 6 айдан яңадан кабатларга кирәк. Тест узу - ВИЧ инфекция белән зарарлану- зарарланмауны ачыклауның бердәнбер юлы.
СПИД авыруына каршы хәзерге вакытта күп төрле дару препаратлары кулланыла.
Иртә куелган диагноз һәм вакытында вируска каршы дәвалау уздыру авыруның көчәюен, СПИД билгеләре килеп чыгуныозак елларга тоткарларга булыша.
СПИДны китереп чыгаручы вирус табигатьтә булган башка вирусларга төзелеше белән охшаш булса да, яшәү һәм үрчү урыны уникаль – кешенең иммунитет өчен җаваплы күзәнәкләре. Шуңа күрә аның белән көрәшү дә авыр. Аңа каршы вакцина әле уйлап чыгарылмаган. Димәк, хәзерге вакытта иң ышанычлы чара – үз-үзеңне саклау. СПИДка каршы бергәләп көрәшкәндә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Онытмагыз: һәркемнең сәламәтлеге – үз кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев