“Гомергә авылымны яраттым, Аллаһ Тәгалә гомер биргәч, алты тапкыр үлемнән калдым”, - ди Тәгъзимә апа
Оренбург өлкәсенең Шарлык районында Мостафа дигән авыл бар.
Олы юлдан узып-китеп йөрүчеләр авылның үзәк һәм иң калку җирендә биек ак постаментка куелган мәһабәт бюстка игътибар итми калмыйлардыр. Биредә тарихи музей да урнашкан. Әйе, башкаларыннан әллә ни аерылып тормаган бу гади авылда татар халкының бөтен дөньяга билгеле патриот-шагыйре Муса Җәлил дөньяга килгән.
Исемнәре аваздаш авыл безнең Сарман районында да бар. Рус телендә бер төрле яңгырыйлар алар. Мостафинга юл тотканда, күңелне әнә шул уйлар биләп алды. Февраль ае булгангамы, шагыйрьне искә алырга тагын бер мөмкинлек чыкты. Хәер, быел тууына 120 ел тулуны исәпкә алганда, каһарман истәлегенә зур әһәмият бирелә.
7 февраль көнне Мостафин авылына баруыбызның сәбәбе гомере буе туган авылына тугры калган, фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган Хөсәенова Тәгъзимә Нуриәхмәт кызын 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләү иде.
Чыннан да, һәркемгә туып-үскән нигезе изге һәм кадерле буладыр. Олы тормышка юллама биргән, очар өчен канат үстергән газиз бишек моңнары кешене гомере буена озата баралар.
Мостафинда тудым, шушында үстем. Иптәшем дә шушы авылныкы иде. Гомерем хезмәттә үтте. Кияүгә чыкканчы, колхозның нинди эше бар, шунда эшләдем. Урман кисәргә дә җибәрделәр. 4 класс кына белемем бар. Башлангычта авыл мәктәбендә укыганнан соң, Ләкегә йөреп укырга җаем булмады. 2 айлык бала белән әнкәй эшкә чыкты, миңа энемне карарга туры килде, - дип сүз башлады Тәгъзимә апа.
Гаиләдә 7 бала үсәләр алар. Ә кыз икенчесе була. 1941 елда энесе Рево туа. Әниләрен мәктәп карарга куйгач, сабыйны карау үзе дә бала булган шушы кызга кала. Ул чагында утынны да мәктәпкә үзләре алып кайталар. Аны аркылы пычкы белән кисәләр, турап өяләр, шуннан ягалар.
Тау булып, кар сала иде юлларга. Кирт ясап, шуннан йөри идек. Төнлә уянып та, әнкәй янына мәктәпкә кергән чакларым аз булмады. Шуны хәзер дә уйлап торам: ничек тырыш булган икән безнең әнкәй! Кем бара инде хәзер ике айлык бала белән мәктәп сакларга? Иң өлкәнебезгә дә 12 кенә яшь иде бит. Әнкәйне Сарманга да җибәрәләр иде, Ләкегә җыелышка да барырга кирәк булды. Бала карау да, өйдәге эш тә күбрәк миңа йөкләнде, - диде юбиляр.
Әтиләрен 1942 ел башында ук сугышка алалар. Ул яу кырында ятып кала. Миңлекамал апа җиде баланы берүзе үстерә. “Әнкәй, колхоз биргән соңгы оннан ипи салып, әткәйне яуга озатты, әмма безне дә ачка үтермәде. Бик тырыш булды ул”, - дип искә алды әниләрен Тәгъзимә апа.
Пенсиягә чыккач та, хезмәт куя әле әниләре. Яшен белмәгән, шуңа 1 ел эшләгән, диде кызы. Ул 88 яшькә кадәр яшәгән һәм кинәт вафат булган. Тәгъзимә апаның бертуганнарыннан Ләззәт исемле энесе бүгенге көндә Пермьдә гомер кичерә, кәҗәләр дә асрап яши. Аңа — 93 яшь, 4 ел урын өстендә яткан хатынын тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Сеңлесе Энҗимә дә шунда гомер итә. Ул ел да, сагынып, туган якларына кунакка кайта. Былтыр да Сабан туенда, гармунда уйнап, туган авылы урамнарын моңга күмгән. Энесе Тәлгать тә гармунда бик оста уйный торган булган.
Аллаһка шөкер, бүгенге көндә зарланмыйм. Үз өемдә, үз авылымда яшим. Гомергә үз авылымны яраттым, аннан китәсем килмәде. Мин беркая да бармадым. Кыз чагымда урман кисүдә генә йөрдем, Казанны да күрдем. Чөгендер утау, ашлык сугу да калмады. Балаларымны калдырып, эшкә йөрдем. 6 яшьлек балама 6 айлык баланы калдырып китә идем бит. Рәхмәт, күрше карчыклары күз-колак булдылар инде. Су якын — суга төшмәгәннәр, урман якын — ничек адашмаганнар, дип уйлыйм хәзер. Гомер буе эшләдем, эштән курыкмадым. Яшь чагында урман эше дә, туфрак эше дә булды. Агачны пристаньгә ат белән ташыйлар иде. Җәяү бара, җәяү кайта идек. Кешедә яшәгән чаклар да булды. Бер телем бәрәңге ипие алып барып, аны утта җылытып ашап, көне буе эшләп кайта идек. Кайткач, бәрәңге төеп ашадык. Ул чакта үләне дә чиста иде бит, витамин, дим инде мин аны. Үлән ашадык без. Җиләккә йөрдек, аны сатарга да бара идек. Озак яшәүнең серен шул хезмәттә күрәм. Аллаһы Тәгалә гомерне биргән. Шөкер, күрдек инде барысын да, - диде ветеран.
Олуг юбилее белән Тәгъзимә апаны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Тыл ветераны буларак, юбилярга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күчтәнәчләр җибәргән иде. Петровский Завод җирлеге башлыгы — энесе Ревоның улы Рәсим Нуртдинов, "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да ныклык, күңел тынычлыгы, сәламәт гомер теләделәр. Тәгъзимә апага социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлфия Григорьева эшеннән бик канәгать ветеран, аның үзенә иптәш булуына сөенә. Балалары шәhәрдә яшәгәч, авылдашының ярдәменә таяна ул.
Рәхмәт яугыры, Путин да белгән икән әле туган көнемне. Картайгач, бөтенесе белә. Аллаһка шөкер, үз акылымда, үз аягымда йөрим, күрәм, ишетәм. - диде Тәгъзимә апа.
Яшәгән йорты ишеген ачып керүгә үк, күз буялмаган, әмма чип-чиста итеп юылган идән-сайгакка төште. Хәтта бераз басарга кыймый тордык. Улы Мохтар белән гомер итәләр алар. Тормыш иптәше Шәрипҗан абый исән түгел, аның белән кечкенәдән күршедә яшәгәннәр. Тарантас белән килен булып төшкән чакларын әле дә матур хатирә итеп саклый Тәгъзимә апа. Аның белән бергәләп биш балага гомер биргәннәр. Берсе бик яшьли гүр иясе булган. Ә бер улы — Ленары, моннан өч ел элек, авырып, бакыйлыкка күчкән. Шулай итеп, бала хәсрәте белән дә сыный аны язмыш. Кызы Нурия Чаллыда яши. Илдары ерак юлларга йөреп эшли. Онык-оныкчыкларына да изге теләктә яши әбиләре. Караваты янында гына телефоны тора, аннан балалары хакында бары тик яхшы хәбәрләр килүен генә көтә. Телевизорны да каршысына элеп куйганнар. Берүзе чакта матур җырлар тыңлый, ил-көн хәбәрләрен карый ветеран.
Алты тапкыр үлемнән калдым мин. Бәләкәй чагында ике тапкыр суга төштем. Әткәй алачыкта эшли иде, ул кереп алды. Аланга сепаратка барганда, чишенмичә генә, елгада су коенырга кереп, чоңгылга төшеп киттек. Аннан, егылып, кулымны сындырдым. Аннан ботым сынды. Табибларга рәхмәт инде — операция ясадылар. Кызым саклады. Гемоглобин төшеп, хәлем бетеп, авырдым. Ул чакта Гөлүзә медсестра иде, күренеп кайт әле, дигәч, бүлнискә барып, каралып кайттым. Башым әйләнә иде. Аягым сынганда да, башым әйләнеп егылдым. Аллаһ Тәгалә гомерләрне биргән инде. Булганына канәгать булып яшәдем. Беркем белән талашмадым, ачуланышмадым, бер кешегә ачу сакламадым. Минем бәхеттән кайткандыр Гөлфия, дип сөенәм. Хәлемне белергә ул көнгә ике-өч килә, - дип, социаль хезмәткәрен мактады Тәгъзимә апа.
Без, матур теләкләр теләп, юлга кузгалдык. Ә алар, ул көнне дә бергә, бер-берсенә сыенып, гапләшеп калдылар…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев