Реклама
Мәгариф
Газетабызның актив хәбәрчесе төп хезмәтендә дә мактала
Тормыш юлымда һәрчак яхшы күңелле, игелекле, булдыклы кешеләр белән генә аралашырга, эшләргә туры килде. Шундыйларның берсе - Җәлил икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Камил кызы Шәйдуллина. Мин аның белән моннан ике ел элек укучыларның республика олимпиадасына баргач танышкан идем. Ул безне үзләрендә үтәчәк республика фәнни-гамәли конференциясенә...
Тормыш юлымда һәрчак яхшы күңелле, игелекле, булдыклы кешеләр белән генә аралашырга, эшләргә туры килде. Шундыйларның берсе - Җәлил икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Камил кызы Шәйдуллина.
Мин аның белән моннан ике ел элек укучыларның республика олимпиадасына баргач танышкан идем. Ул безне үзләрендә үтәчәк республика фәнни-гамәли конференциясенә чакырды. Шуннан бирле безнең хезмәттәшлек елдан-ел ныгый гына бара, дисәм, ялгышмамдыр. Энергияле, үз эшенең чын остасы булган коллегамның талантына, тырышлыгына карап, сокланмый мөмкин түгел. Заман сулышы белән бергә яши белгән Ландыш Камилевна һәрбер яңалыкны үзендә сынап карый. Тирән белемле, киң эрудицияле булуы белән ул укучыларын да үз фәненә җәлеп итә алган. Алардагы сәләт, талантны вакытында күреп, аны үстерә алуы да аны башкалардан үзгәрәк итә. Аның укучылары республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрледән-төрле конкурсларда катнашып, югары уңышларга ирешәләр, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булалар. Балаларны яратканы, аларга шәхес итеп карый белгәне өчен аны укучылары гына түгел, әти-әниләр, коллективы да ярата, хөрмәт итә. Ландыш Камилевна үзе дә тынмый - һөнәри конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Мәктәп, район күләмендә генә түгел, республика күләмендә үткәрелгән чараларның үзәгендә дә - ул. Күптән түгел Җәлил поселогында "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты узды. Аңа республика күләмендәге олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә югары үрләр яулаган Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучылары, аларның остазлары килгән иде. Слет делегаты буларак, миңа анда хөрмәтле коллегам белән очрашу насыйп булды. Мастер-класс программасы буенча мин Ландыш Камилевна үткәргән дәрескә кердем. Ул укучыларны стена газетасы чыгару, аны үтемле итү серләре белән таныштырды. Бергәләп "Тамчы" газетасын чыгардык. Гомумән, ул укучыларда үз-үзләренә ышаныч тудыра белә, аларны туган телебезнең матурлыгын, илаһи көчен тоярга өйрәтә. Аның янәшәсендә үзең дә яңадан-яңа эшләргә рухлангандай буласың, иртәгәге көнгә ышаныч арта. Илһамланып эшләү нәтиҗәсе аны алга таба да баллы җимешләре белән куандырып торсын!
Гөлгенә Мусина, Азнакай районы Актүбә икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев