САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Гәүдә авырлыгын ничек нормада тотарга?

Калорийларны исәпкә алу – гәүдә авырлыгын нормада тотарга яки ябыгырга ярдәм итүче факторларның берсе. Бу уңайдан табиблар: «Дебет кредитка тигез булырга тиеш», – диләр.

Бүгенге көндә безнең күбебезнең энергияне күп итеп сарыф итү, авыр физик эш башкару ихтыяҗы юк. Шулай да кешеләр азыкны күбрәк куллана башладылар һәм артыгын ашау медицина проблемасына әйләнде. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә хатын-кызларның — яртысы, ир-атларның — 30, балаларның 12 проценты артык авырлыктан интегә. Симерүдән ничек сакланырга? Гәүдә авырлыгын нормада тотуның нинди юллары бар? Табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматованың чыгышы — шул хакта.

— Артык күп ашауның симерүгә һәм, нәтиҗә буларак, тискәре нәтиҗәләргә китерүе беркемгә дә сер түгел. Симерү белән диабет, гипертония, миокард инфакрты, инсульт, онкологик авырулар арасында эзлекле элемтә барлыгы ачыкланды.

Хәзерге вакытта кешеләр балык, җиләк-җимеш, яшелчә, яшеллекләрне азрак, ипи эшләнмәләрен, бәрәңге, кызыл һәм эшкәртелгән итне, ягъни колбаса эшләнмәләрен күбрәк куллана. Тәм-томны, шикәрне инде әйткән дә юк.
Артык авырлык белән көрәшергә теләүчеләр калорийларны исәпкә алырга тиешләр. Без "энергия"не күп ашыйбыз, ә азрак кулланабыз икән, ул организмда май запасы рәвешендә туплана башлый. Бухгалтериядәге кебек үк, дебет кредитка тигез булырга тиеш. Ягъни сез энергияне югалткан кадәр үк алырга тиешсез. Мондый баланс булганда, кеше симерми, шулай ук ябыкмый да. Ябыгу өчен яки энергияне азрак алырга, яки аны күбрәк кулланырга кирәк. Алу белән куллану арасындагы аерма 300 калорий булса, кеше ябыга башлый.

Калорийны ничек исәпләргә соң? Бу хакта газетабызның 1 сентябрь санында укый аласыз?

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев