САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гашыйк та булдым бугай

Суфия Сабилова, Сарман.

Тормышта төрле хәлләр дә була. Кайберәүләр, сайланып, өйләнә алмый калалар. Кызларга да яшьрәк чакларында әллә кем кирәк. Төс-биткә, дәрәҗәгә карап кына гаилә кору — дөрес түгел. Бергә яшәрлек тыныч холык-фигылең, сөйләшергә уртак темаларың да булсын инде.
Урта мәктәпкә укытырга килгән өч кыз бергә тулай торакта яшәдек. Тулай торак, дигәч, бөтен шарты килгән йортны күз алдына китерү чынлыкка туры килмәс. Мәктәп каршында озынчага салынган зур гына өй иде ул. Анда яшәгән чакларны әле дә сагынып искә алам. Чиратлашып ашарга пешерәбез, бүлмәләрне җыештырабыз. Бергәләп дәрескә әзерләнәбез, дәфтәр тикшерәбез. Өчебез дә бер төрле гаиләдән, өс-башларыбыз да — бер чама. Сөйләшкән сүз —күбрәк мәктәп, укыту, балалар турында гына. Авылдагы укытучылар безнең клубка чыкмауга аптырыйлар. «Нинди кыргыйлар булдыгыз соң сез? Җырлый алмыйбыз, дип, концертларда да катнашмыйсыз. Үзегез оештырып йөрисе урында, торак саклап ятасыз. Авылда яшьләр күп, егетләр дә бар. Чыгыгыз, танышыгыз», — дип әйтә килделәр. «Эш күп! Мәктәптән дә ияреп кайта. Болай да вакыт җитми, кая тагын монда егетләр кайгысы?» — дип көләбез. Яхшы кинолар килсә, йә Казан артистлары концерты булса гына, бер әйләнеп кайтабыз. Анда да бергә барабыз, бергә кайтабыз. "Вечер«га да калу юк. Дөрес, арттан егетләр чыккалады, озатып кайтучылар да бар иде. Ләкин аерылып калып, сөйләшеп торулар булмады. Ялда үзебезнең авыллардан да әйләнеп киләбез. Яңа елга кадәр эшләр, яшәү шул бер агымда барды.
Кышкы каникуллардан соң мәктәпкә яңа укытучы килде. Альфрида — шәһәр кызы, институтның чит телләр факультетын, көндезге бүлекне бетергән. Безнең икебез читтән торып укуны әле быел гына тәмамлый. Мәктәп, район үзәгендәгеләр белән ярышырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, алдынгылардан санала. Директорыбыз — көчле, дәрәҗәле кеше, мәгариф бүлегеннән немец теле укытучысын, үзе әйтмешли, «саклап торып» эләктергән. География дәресләре янына өстәп кенә чит тел укытып йөргән үзебезнең «немка», кияүгә чыгып, икенче районга киткән иде.
Ярар, яңа кеше килгән икән, укытсын гына. Килүчене бөтен җирдә дә башыннан алып аягына кадәр тикшерәләр бит инде. Безнең күпчелеге хатын-кыздан торган коллективта да шулай булды. Альфрида чын шәһәр кызы иде. Кемдер аның озын кызыл тырнакларын, җилкәсенә тараткан чәчләрен ошатмады, кемнеңдер үкчәле түфлидән шак-шок басып йөрүенә эче пошты. Кайсыберләре, бәйләнү объекты итеп, кофта изүен алдылар. Аның нәкъ кызыклы гына җирендә ике төймәсе эләктерелмәгән икән бит. Кыш буе аягыннан итек, җилкәсеннән мамык шәл төшмәгән олырак укытучыларга Альфриданың кыяфәте гайре табигый булып тоелды. Карап кына торышлы бу чибәр кыз бөтенебездән аерылып тора иде. Без — яшьләр дә төшеп калганнардан түгел анысы. Шулай да яңа кызга бераз көнләшү белән карадык.
"Немка«га аерым шартлар тудыру максатыннан, бер ялгыз әби өен дә күрсәтеп караганнар иде. Тик ул, берүзем нишлим анда, дип, торакны сайлады. Альфрида беренче көннәрдән үк безнең белән уртак телне тиз тапты. Ачык йөзле, тынгысыз, гел елмаеп торучы хезмәттәшебез бүлмәне җанландырып җибәрде. Ул килгәч, мәктәп тә үзгәрде кебек. Моңа кадәр йон кофтасын салмаган Кәшфия, Әнисә апаларның да шкафларыннан матур күлмәкләре чыкты. Югары класс кызлары, Альфрида апалары кебек, чәчләрен таратып йөри башлады. Шау-гөр киләбез. Немкабыз ярыйсы гына гитарада да уйный икән. Бусы инде мәктәп өчен — тагын бер яңалык. Малайларга бик ошады. Альфрида гитарага өйрәнү түгәрәге дә оештырып җибәрде. Шулай гөр килеп, эшләп ятабыз.
Беркөнне Альфрида: «Кызлар, әйдәгез, кич чыгабыз! Мине бүген бер егет очрашуга чакырды. Клубта — кино, аннан соң танцы да була икән», — диде. «Нинди егет? Авылда синең күзең төшәрдәй кеше бармыни ул?» — дибез. Беркатлы, эчкерсез Альфриданың: «Бар, бар! Шундый матур егет! Мин аңа гашыйк та булдым бугай инде», — дигәнен ишеткәч, без дә чыгарга уйладык. Авылда төрле егет бар, кызыбыз бигрәк тиз ышанучан. Андый-мондый хәл булмасын тагын. Кинодан соң, вечерга калдык. Биюләр башлануга, Альфрида, "свидание«гә чакырган теге егетне күреп алып, кул болгады. Бөтен залга ишетерлек итеп: «Мин монда!» дип, үз янына чакырды. Авыл кызлары кебек, ялындырып тормады. Без моны әрсезлек дип кабул итмәдек. Ничектер аңа бөтен нәрсә дә килешә иде.
Альфриданы чакырган егет — Нурхәт, безнең урам башында яшәүче егет булып чыкты. Бию көе куелган саен, кызның биленнән тотып, уртага чыкты. Күпләрнең күзе — аларда гына. Чынлап та, Нурхәт кызлар карамаслык түгел. Озын буйлы, ыспай гына киенгән. Үз гомерендә бер тапкыр да авыл "вечер«ы күрмәгән Альфрида, авыл яшьләре белән өчле, сигезле уйнап, таң калдырды. Безне дә катнашырга чакыручылар булды, тик чыкмадык. Укытучыга авыл кызлары, авыл малайлары белән уйнап, биеп йөрүне түбәнсенү дип уйламасак та, ничектер килешмәгән сыман. Югары сыйныф укучылары да күренгәли җитмәсә. Читтән генә безне күзәтәләр.
Шулай итеп, Альфрида клубка ияләшеп китте. Нурхәт килеп ала, озатып куя. Үзебезчә киңәшләр дә бирәбез, сак йөр, дибез. «Югары белемле башың белән, үзең шәһәр кызы, ник исең китте ул гади шоферга? Тиң түгел бит ул сиңа», — дибез. Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, Альфрида безне тыңламады. Яңа уку елы башланыр алдыннан Нурхәткә кияүгә дә чыгып куйды.
Фахирә апа, бәллүр савытны кабул иткән кебек, киленен сак кына кочып алды, ап-ак мендәргә бастырып, авызына бал-май каптырды. Теле балдай татлы булсын, янәсе. Альфриданың тәмле теллелеге шул мизгелдә үк күренде. Ул монда яшәгән төп авыл кызлары кебек: «Исәнме, әни! Әйбәт кенә торасызмы?» — дип дәште. Туйны мәктәп залында, олылап үткәрделәр. Бөтен урам, бөтен укытучылар җырлап-уйнап, рәхәтләнеп утырдык. Билгеле инде, иң олы кунаклар — Альфриданың әти-әнисе, хатыннары белән ике абыйсы иде. Ата-анасы кызларының авыл егетенә чыгуына борчылган кебек тоелмадылар. Шәһәрдә зур урында эшли, димәссең, әтисе уеннарда катнашып, биеп йөрде. Иңнәренә ак челтәр шәл япкан әнкәсе дә зал түрендә бәхетле елмаеп утырды. Альфриданың киң күңеллелеге, гадилеге ата-анасыннан икән бит. Директорыбыз да бик канәгать иде. Мәҗлестә нинди дәрәҗәле кеше кунак булып утыра, ә аның кызы, чын чит тел укытучысы, аның мәктәбен якын итеп, яратып эшләп йөри.
Без дә уйнап-көлеп, җырлашсак та, Альфриданы никтер кызгандык. Нурхәтләрнең өйләре бик олы түгел, иске генә. Әле кияүгә чыкмаган апасы да бар. Тик Альфрида боларны уйлап тормады, тотты да чыкты. Туенда мәхәббәт тулы күзләрен Нурхәттән алмыйча, кояш кебек балкып утырды. Кияүне инде әйткән дә юк.
Алар матур гына яши башладылар. Төзелеп бетмәгән йорт сатып алып, Яңа елга кадәр эшләп бетереп, шунда чыктылар. Фахирә апаны да бергә торырга чакырганнар иде, бармады. «Үз өемдә — үз көем, иркенләп яшәгез», — диде. Нурхәт икенче елны читтән торып институтка укырга керде. Бәхетләрен тагын да түгәрәкләндереп, уллары туды. Камыш кебек нәзек кенә Альфрида, бераз түгәрәкләнеп, дөнья көткән чын матур авыл хатынына әйләнде. Нурхәтне, укып бетергәч, район үзәгенә алдылар. Альфрида урта мәктәпләрнең берсендә эшли башлады. Ул тормышта бик бәхетле булып чыкты. Артыгын сорамады, булганына канәгать булып, яраткан кешесенә сыенып яшәде.
Никах күктә языла, диләр, хак сүзләр. Альфридаларның матур гаиләсе исемә төшкән саен, әгәр сайлаган кешеңне чынлап яратсаң, хөрмәт итсәң, аның кем булуы мөһим түгел, дигән фикергә киләм. Иң әһәмиятлесе тагын шул: бер-береңне аңлау, ирнең — ир урынында, хатынның хатын урынында булуы. Егетләргә дә бер киңәш бирер идем. Белемле, укыган кызга күзең төшсә, һәрьяклап аңа тиң булырга тырыш. Укы, белемеңне күтәр, парыңның ни белән кызыксынуын, ниләр яратканын бел. Борынгыларның: «Матурлык туйда гына кирәк», — дигән сүзе — бүгенге көндә дә бик актуаль.
Калган кызлар турында да әйтеп китим инде. Гади авыл егетләре озата кайтса да, борын чөергән, безгә алар белән йөрү килешми, дип, үз-үзен әллә кемгә куйган укытучы кызларыбызның берсе дә Альфрида кебек рәхәт тормышта яшәмәде. Хәния шәһәр егетенә чыкты, ләкин ире рәтләп бер җирдә эшләмәде, салырга яратты. Ике бала бер әниләре акчасына үсте. Үз фатирлары булмады. Әниләре яныннан чыгып киткәч, тулай торакның бер кысан бүлмәсендә яшәделәр. Хәзер ире юк инде. Авылда өч ел эшләп, калага киткән Рәмзиябез, яше утызга җиткәндә, хатын аерган берәүгә чыкты. Бик көнчел, вак кеше булган. Озак тора алмадылар. Иреннән киткәч, ярый, балам булмады, дип сөенгән Рәмзия хәзер: «Эх, нигә берәрне алып кайтмадым микән», — дип уфтана. Нишлисең, хатын-кызның бәби табар вакытлары бик тиз уза шул.

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев