“Гамәл дәфтәрен яхшылыклар белән тутыру мөһим. Гаделсезлекләр күп бу тормышта, әмма аны без генә үзгәртә алмыйбыз”, - ди Ракыя апа
... Әгәр дә көзгең матур булса, аңа күз салган кеше дә матур күренәдер кебек. 90 яшькә җитеп тә, йөз матурлыгын гына түгел, күңел байлыгын да саклап калган затларга көзгенең ниндие дә килешер иде. Сүзем – хөрмәтле, кешелекле, ярдәмчел, ипле, бик тә белемле, үтә дә тыйнак күршем Хәсәншина Ракыя Әхмәтгали кызы хакында булыр.
Тирә-юненә иман нуры, сабырлык дәрьясы сибеп яши ул. 90 яшь – аның өчен гади сан гына. Чынлыкта исә, язмышы – китап, аны укыган саен, яңа бер хикмәт ачасың.
"Бәхет бер тапкыр гына булыр, ди. Ул да – җәннәткә кергән көн", – ди Ракыя апа. Ләкин без аның күзләренә карап, бәхетне балалары шатлыгы күрүендә, оныкларының уңышларына сөенүендә, намазга басып, Аллаһыга ялваруында, дибез.
- Барыбызга да матур яшәргә насыйп итсен. Картлыкта балаларның куанычын күреп яшәү – үзе бәхет. Хезмәт тә кешене матур күрсәтә. Бәхетле, дибез кемдер хакында. Хикмәте нидә соң? Гомер буе гел бер төрле генә яшәгән кеше күргәнегез бармы? Беркем дә юк. Дөрес, бу дөньяда да кешегә бәхет кирәк. Нәрсәдер була, һәм кеше шуңа сөенә, аны бәхет, дип уйлый. Аннан тагын яшәп китә. Борчулар да була, чөнки Аллаһы Тәгалә һәркемне бу тормышта сынап кына тора. Каты авырулар биреп сынамасын иде, дип телибез. Кемнедер дәрәҗә, байлык белән сыный. Ә кемнедер юклык белән сыный. Авыррагын бирмәсен, җиңеллеген бирсен, дибез. Шуңа барыбыз да җәннәт бакчаларында очрашсак иде, - дигән теләктән башлады сүзен Ракыя апа.
2009 елда беренче тапкыр хаҗ сәфәре кылырга насыйп була аңа. “Безнең Асия кечкенәдән догалар белде. Аның сәбәбе шунда – бездә Коръән китабы бар иде. Гарәпчә укучы юк, дип, аны кемгәдер биргәннәр. Әти-әни – икесе дә диндар булдылар. Бабай әткәйне, 5-6 яшьлек чагында ук, шәлгә төреп, чана белән мәдрәсәгә илтеп куя торган булган. Әнкәй гарәпчә бик матур яза да иде. Бабайлар урта куллы крестьян булганнар”, - дип дәвам итте сүзен.
Ракыя апаның әтисе сәнәкчеләр сугышын үткән, Бөек Ватан сугышын тылда кичкән. Аларны утның эченә үк кертмәгәннәр. Ә Галиәхмәт абыйсы сугыштан яраланып кайткан. Ишле гаиләдәге балалар – Наҗия, Разия, Асия, Мәйсәрә, Ракыя бер-берсенә ярдәм итеп үскәннәр. Барлыгы 11 баланың калганнары бик яшьли гүр иясе булганнар.
- Ачлыгын да күрдек. Әткәйләр сугышта булды. Тиз генә кайта алмады. Ул колхозда эшләде. 80гә кадәр яшәде, әнкәй 75 яшькә кадәр гомер итте. Ул вакыттагы ачлыкларны сөйләп бетерерлек кенә түгел. Кычытканлы аш ашадык. Сөтне, итне тапшырдык. Йомырка, йон җыю планнары бар иде. Сугыш вакытында бөтен кеше бертигез булды. Бөтен кешегә дә авыр иде. Туган авылым Юлтимердә өч класс белем алганнан соң, дүрт ел Янурыска барып укыдым. Аннан әниемнең туган якларына – Минзәләгә киттем. Анда зоотехника техникумында бер еллык курсларда укыдым. Аңа районнан юллама кирәк иде. Сарманның ул вакыттагы ике катлы агач бинасына килеп алдым аны. Бер елдан авылга кайттым. Классташларымның берсе дә авылда калмаган иде. Шулай итеп, мин дә читкә чыгып киттем, - дип искә алды яшьлек елларын Ракыя апа.
Шуннан Свердлау өлкәсенә юл тота ул. Анда туганнары яшәгән була. Ике айлап агач эшкәртү заводында эшләп алганнан соң, урманга китә. Анда сагыз – нарат сумаласы җыялар һәм җитештерүгә җибәрәләр. Бер җәй эшләгәннән соң, кыз Ташкентка чыгып китә. Тәвәккәллеге яшьтән үк көчле була, шуңа киләчәккә юлны берүзе яра. Анда каучук ясый торган фабрикада эшли. Бу 1955 еллар була. Үтеп барышлый, кызның күзе бер белдерүгә төшә. Анда җитештерү бухгалтерлары әзерләү буенча курсларга укучылар җыю хакында язылган була. Кыз шунда барырга исәпли. Анда 18 ай укып чыга. Билгеле, фатир арендалап тора һәм эшләп укый. Әти-әниләре, әлбәттә, баштагы мәлләрдә белмиләр. Кыз, хәлләрен аңлатып, почта аша хат язып сала. Укып бетергәч, янә бер бина яныннан үтеп барганда, белдерүгә тап була ул. Күрәчәк үзе йөртә, диләр бит. Язмышларны сайлап булмый. Бер оешмага хисапчылар кирәклеге язылган була анда. Шулай итеп, кыз кадрлар бүлегенә эш эзләп керә. Аны шундук эшкә алалар. “Кергәндә, нинди оешма икәнен дә белмәдем. Бу фәнни-тикшеренү институты булып чыкты. Анда төрле хайваннар, үсемлекләр белән тәҗрибәләр үткәрәләр, дарулар әзерлиләр. Мине фәнни бүлеккә билгеләделәр. Алты елдан артык шунда эшләдем”, - диде Ракыя апа, үткәннәрдән урап.
Ул вакытта Ташкент иң бай шәһәрләрнең берсе була. Тик рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, диләр бит. Кыз да бик сагына һәм кайтырга дигән карарга килә. Комсомолга керергә өлгергән кыз, кайту белән, Сарманга учетка басарга бара. Ул вакытта Җәүдәт абый Гыйбадуллинның комсомол секретаре булып эшләгән еллары була. Ул кыздан кайдан кайтканын сораштыра һәм монда да хисапчылар кирәген әйтә.
- Бервакыт, колхоз идарәсеннән чакыралар, дигән хәбәр китерде бер бала. Азалак авылында МСО оешмасы мәктәп салган иде. Ул вакыттагы җитәкче Әзһәм Исламов төзелешне тапшырырга килгәч, оешмага бухгалтер кирәген әйткән. Шуннан мине Кәшергә МСО конторасына эшкә чакырдылар. Юлтимердән барып йөреп булмый, дип, бер апага фатирга керттеләр. Бу Яңа ел алды иде. Бераздан, Кәшердә бетереп, оешманы Мөслимгә күчерделәр. Мин инде эшкә Сарманга кайттым, - дип дәвам итте ул сүзен.
Шул чакта Ракыя апа Кәшер авылы егете белән таныша. Мисхәт абыйның сөт машинасында эшләгән вакыты була. Кыз да шунда эшкә урнаша. Баш бухгалтер булып эшләгән Татыев абый ревизор кирәклеген әйтә. Кызның хезмәт тәҗрибәсен сораштыргач, эшкә алырга ризалык бирә. Шунда югары белем кирәклеге ачыклана. Ракыя апаның җиде класс кына белеме булганлыктан, башта читтән торып техникум тәмамлый. Ташкентта чагында ук аның ике курсын укыган, имтиханнар тапшырып япкан була ул. Тагын ике елын Лаешта авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аңа “плановик” дип диплом бирәләр. Кайтышлый ук, кыз читтән торып институтка керә. Бервакыт октябрь айларында аңа укырга чакыру кәгазе килә. Шулай итеп, имтихан тапшырырга китә. Биш ел укып, югары белем ала. Шуннан соң гына ике яшь йөрәк гаилә корырга булалар. Ракыя апа, май заводыннан китеп, колхозга механизация бухгалтеры булып эшкә кайта. Алты ел эшли анда. Озак көттергән бәхет булып, бер-бер артлы кызлары Фирая, уллары Флер туа. Аннан янә яшь гаилә Сарманга кайтып төпләнә. Ракыя апа кабат сөт заводына керә, аннан МСОга эшкә күчә. Фатирлы да булалар. Май заводы вакытлыча яшәп торырга бүлмә бирә, аннан инде аерым йортка күченәләр. Ракыя апа төзелеш оешмасында 10 ел нормировщик булып, 3 ел техника куркынычсызлыгы инженеры булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Аннан юл төзелеше идарәсендә инженер булып эшли. Анда 6 елдан артык хезмәт куя.
Кызганыч, Мисхәт абыйның гына гомере кыска була. Ул 54 яшендә бакыйлыкка күчә.
- Аллаһы Тәгалә гомерләрне тигез итеп бирмәгән. Кемгә күпме бирсә, шуның чаклы яши адәм баласы. Кемдер яшьли китеп бара, кемдер урта яшенә җитә, ә кайберәүләрне тирән картлыгына җиткерә. Кайберәүләр хәтта яшьлеген дә искә төшерә алмаслар, диелә Коръәндә. Беребез дә гомерне сайлап ала алмыйбыз. Без бары шуны белергә тиеш: барыбызга да Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен. Хәерсезе кемгә кирәк инде аның? Ямьсез картлык килмәсен, кеше җиксендереп йөрергә язмасын, җиңеллеген бирсә иде, дип телибез. Беркем дә кайчан китәсен белми. Дөнья – ул бала уенчыгы кебек. Яшәгәндә, Аллаһы Тәгалә кешегә нәфес бирә. Кемдер аны дөрес файдалана, кемдер чиксез куллана. Кем аны тиешенчә генә файдалана, Аллаһның рәхмәтенә ирешә, диелгән. Матур итеп яшәргә язсын барчабызга да. Тормышта сынау булырга тиеш. Гел рәхәт кенә дә булмый, кыен гына да була алмый, - ди Ракыя апа.
Авырлыклар алдында баш ими ул, сынмый, рухын төшерми. 62 яшендә мәчеткә китә. Шул көннән бирле намазда, ислам дине – аның терәге, таянычы. Аллаһка шөкер, балачак дустым – кызы Фирая, кияве дә шәригать кануннары буенча яшиләр. Аларны районда танылган спортчылар, нефтьчеләр буларак беләләр. “Аллаһ насыйп иткәч, алты тапкыр хаҗ кылырга туры килде. Әнкәй белән әткәй гомер буе Коръән укыдылар. Элекке байлар хаҗлар кылганнар, ничә ел барганнар, дип сөйләшеп утыралар иде. Әнкәйләр фарызларны беләләр иде”, - диде күршем.
Тормыш мәгънәсен Аллаһ Тәгалә күрсәткән юлны үтүендә күрә ул. “Гамәл дәфтәрен яхшылыклар белән тутыру мөһим. Гаделсезлекләр күп бу тормышта, әмма аны без генә үзгәртә алмыйбыз. Һәр кеше үз гамәлләре өчен теге дөньяда җавап тотачак. Шайтан йөри безнең тирәдә. Аның эше начарлыкка этәрү, талаштыру кешеләрне. Максатына ирешү өчен, ул төрле юллар эзли. Шуңа бирешмәскә кирәк аңа. Аның өчен иманың ныклы булу кирәк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырышып яшәргә кирәк. Намаз хәрәкәт кенә булып калмасын, чын күңелдән укылса, кабул була”, ди ул. Кечкенә Әмир белән Камил дә әбиләрен күзәтергә яраталар. Энҗе, Исламия, Латыйфа – өчесе дә дин сабаклары алганнар, бүгенге көндә медицина өлкәсендә укыйлар.
Сарман авылында яшәүче Хәсәншина Ракыя Әхмәтгали кызын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да Ракыя апага сихәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар бәхете теләде. Ракыя апа бүгенге көндә улы Флер гаиләсендә тәрбияле гомер кичерә, килене Людмиланың да ислам динен кабул итүенә сөенә.
“Мөхәммәт пәйгамбәр с.г.в. һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоткан. Бу көннәрдә атналык гамәлләр күккә аша икән. Туган көннәр – туганнар очраша, бүләкләр бирешә торган көн. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр сиңа кеше бер бүләк бирә икән, син аны буш калдырма”, - дигән. Шуңа күрә бер-беребезне сөендеп яшик. Тоткан уразаларыбыз кабул булса иде”, - дип төгәлләде сүзен күршем.
Без дә Ракыя апага ныклы саулык, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының бәхете телибез. Яшәвенең һәр көне мәгънәле, изге булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев