САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләбездә аларның һәркайсы турында якты хәтер яши

Тормышка әби-бабаларыбыз «күзлеге» аша карыйбыз. Нәселем горурлыгы.

Якыннарыбызның кайсылары авыр сугыш елларында илебез азатлыгын яклашкан, кайсы тыныч тормышта тырыш хезмәт куйган, абруй казанган.

Әтием ягыннан бабам Әхмәтшин Әхмәтвафа исемле иде. Аның әтисе Мостафа бабам Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, әсирлектә була. Сугышка киткәнче, ул күрше Тарлау авылының бик чибәр кызы – Миңҗиһанга өйләнгән булган. Мостафа бабам сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Алар Миңҗиһан әбием белән дүрт балага гомер бирәләр: Шәмселбанат, Әхмәтвафа, Гайнелхәят һәм  Фәхерниса. Ләкин гаиләгә кайгы җиле дә кагыла: дүртенче бәбиен тапкач, Миңҗиһан әбием, өзлегеп, вафат була. Дүрт баланың икесе дә сабый чакта ук бакыйлыкка күчәләр. Ялгыз яшәп булмый: тормыш авыр, исән калган ике баланы да карарга, тәрбияләргә кирәк була. Мостафа бабам Чукмарлы авылы кызы Миңнегаянга өйләнә. Аннан тагын җиде бала туа. Шулай итеп, алар тугыз баланы аякка бастыралар.

Миңҗиһан әбиемнән туган Әхмәтвафа бабама, кызганычка каршы, ике класс белем белән чикләнергә туры килә. Балачагы һәм үсмер еллары эш белән үтә, иртә таңнан кара төнгә тикле колхоз басуларында хезмәт куя ул. Ә 1933 елда аны армия сафларына алалар. Ул анда 1936 елга кадәр хезмәт итә. Ә кайткач, 1937 елда, шушы авылның иң чибәр кызы – күз явын алырлык Зөһирагә гашыйк була. Әбием уңганлыгы, чисталыгы белән дә күпләргә үрнәк булып тора. Ә тагын бер елдан беренче балалары Альберт дөньяга килә. Берникадәр вакыттан соң яшьләр үз куышларын коралар – югары очта йорт салып керәләр. Тик Альбертның гына гомере озын булмый, тугыз яшендә каты авырудан вафат була. Гаиләдә икенче бала Дөрия була. Ул, сигез сыйныфны тәмамлагач, Казахстан далаларына эшкә китә, шунда кияүгә чыга. Ире Мөхәммәтнур белән бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Соңгы елларда алар үзебезнең якларга – Түбән Камага кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә Дөрия апа да, Мөхәммәтнур абый да бу дөньяда юклар инде.

Сугыш Әхмәтвафа бабам гаиләсен дә читләтеп үтми. Бабам аның беренче көннәреннән диярлек – 1941 елның августында фронтка китә. Украина фронтында 85 нче укчы гвардия полкында укчы булып хезмәт итә, каты бәрелешләрдә авыр яраланып, госпитальдә дәвалану үтә, аннан соң кабат хезмәтен дәвам итә. 91 нче чик буе укчы полк составында алгы сызыкта сугыша. Бөек Җиңү язын Берлинда каршылый. Сугыштан соң эчке эшләр министрлыгының чик сакчылары полкында хезмәт итә, 22 нче чик буе полкы составында илдә тәртип урнаштыруда катнаша. Сугышчан батырлыгы һәм илгә тугры хезмәт иткәне өчен «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Туган авылына 1946 елның сентябрендә генә кайта. Гаиләдә тагын өч бала туа: Нурия, минем әтием Әнвәр, Зәкария.

Нурия апа авыл мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлый, бер ел Петровский Завод спирт заводында эшли, шул авыл егете Әбүзәргә кияүгә чыга. Тормышларын алар ул вакытта төзелеп кенә килүче Түбән Камада дәвам итәләр. Әбүзәр җизни бик әйбәт тракторчы була, ә Нурия апа энергетика тармагында 35 ел тырыш хезмәт куя.

Әтием механизатор һөнәрен үзләштерә, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, туган авылы Чукмарлыда төпләнә, алдынгы механизатор була. Ерак юллардан йөк ташый. Төзелеш бригадасы белән җитәкчелек итә, терлекчелек механигы вазифаларын башкара, авылда су торбалары үткәрүдә катнаша. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен төрле дәрәҗә Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә, «Хезмәт ветераны» исеменә, кыйммәтле бүләкләргә ия була.

Зәкария абый электрик һәм шофер белгечлекләренә укый. Шофер булып эшли, бик күп юллар үтә, тырыш хезмәте белән ихтирам казана.

Ә бабам, сугыштан кайткач, «Чулпан» колхозында атлар карый, аннан төзүче бригада составында фермалар төзүдә катнаша, терлекчелектә хезмәт куя, склад мөдире булып эшли, лаеклы ялга да колхоздан чыга. Зөһира әбием – тыл ветераны, ул да Бөек Җиңүне якынайтыша, гомер буе колхозда яшелчәчелек, игенчелек тармакларында эшли.

Әнием ягыннан әби-бабамнар да илдә барган күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булалар, сикәлтәле тормыш юлы үтәләр. Бабам Мәрданша Фарукшинның әти-әнисе бик яшьли вафат булалар. Алар абыйсы Мөхәммәтша белән авылдашларында өйдәш булып яшиләр, мәктәпкә йөриләр, колхозда эшлиләр. Ә 1942 елда бабам фронтка алына. Аңа Суслонгерда булырга, андагы ачлык, ялангачлык, түбәнсетүләргә дә түзәргә туры килә. Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларда катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, күкрәгенә орден-медальләр тагып, 1945 елда туган якларына әйләнеп кайта. 1946 елны алдынгы колхозчы Гайникамал Әшрафулла кызы белән гаилә кора. Колхозга беренче тракторны алып кайтып, җирне беренче булып сөрүче дә була бабам. Бригадир, колхоз рәисе булып эшли. Авылда беренчеләрдән булып, үз куллары белән йорт сала, түбәсен калай белән яба. Балаларга күннән аяк киемнәре тегә, итек баса. Аның эшкә осталыгы улларына да күчә. Бик оста итеп гармунда уйный, кичләрен клубта яшьләрне биетә, уйната. Кызганычка каршы, 1962 елда, балаларын ятим калдырып, юл фаҗигасендә гомере өзелә. Гайникамал әбием дә гомер буе колхозда эшли, бозаулар карый, тыл ветераны. «Сугыш вакытында атлар карадык», – дип сөйли иде.

Балалары да әти-әниләре йөзенә кызыллык китермиләр. Олы уллары Мөхәммәтша Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, агроном белгечлеге ала, кызганычка каршы, 2001 елда, өч баласын ятим калдырып, фаҗигале төстә һәлак була.

Бабамның икенче баласы Хәния апа «Чулпан» колхозында сыер савучы булып эшли, һәрвакыт алдынгылар сафында була, төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр ала. Тормыш иптәше Гомәр абый белән биш бала үстерә.

Өченче баласы Тәбрия, минем әнием, мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылда бер ел сыер сава. Аннан соң бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Күп еллар «Чулпан» колхозында бухгалтер булып эшли, Чукмарлы авыл Советы секретаре вазифаларын башкара. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә, район бүләкләренә ия була. «Халык санын алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесе һәм медален ала. Әтием Әнвәр белән өч кыз үстерә.

Рафаэль Мәрданша улы авылда киномеханик, комсомол комитеты секретаре булып эшли, Минзәлә совхоз-техникумында агроном белгечлегенә укый. Читтән торып Мәскәү төзүчеләр институтын бет ерә. Яр Чаллы шәһәрендә раствор-бетон заводында җитәкче постларда эшли. Аның юлын уллары Рамил дәвам итә.  

Әхмәтвафа бабам вафат булганда, миңа сигез яшьләр чамасы иде. Аның мине бик яратканын хәтерлим. Атка утыртып, Сабантуйларга алып баруларын хәзер дә сагынып искә алам. Миңа, кечкенә булганлыктандыр инде, сугыш турында бик сөйләми иде. Шулай да: «Кышлар бик салкын була, үзәкләргә үтә иде. Сугыш кырларында карга күмелеп ята идек», – дигән сүзләре истә калган. Шунда салкын да тигәндер инде, үпкә авыруы белән интекте, җитмеш яшен дә тутыра алмыйча, 1982 елда вафат булды.

Гаиләбездә матур традиция саклана: һәр елны 9 май көнне без  – бабамның балалары, ун оныгы, ундүрт оныкчыгы, аларның ундүрт баласы, җыелып, аның каберенә барабыз, чәчәкләр куябыз, аның батырлыгы турында оныкларына сөйлибез. Мәрданша бабабызны да зур хөрмәт белән искә алабыз. Һәр елны үлемсез полкта катнашабыз. Бабайларның фотолары белән сафта башта без атласак, хәзер алар оныклары, оныкчыклары кулына күчтеләр. Киләчәккә без еракта калган еллар – әби-бабаларыбыз «күзлеге» аша карыйбыз, алар истәлегенә тап төшермәскә тырышабыз. Гаиләбездә аларның һәркайсы турында якты хәтер яши.

Альмира Нәбиева, Чукмарлы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев