САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына ИЯЛИ галимнәре китаплар чыгарган

.

24-25 апрельдә ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» фәнни-гамәли семинар үтте. Чарада биш ил – Россия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм Россиянең алты шәһәреннән килгән галимнәр чыгыш ясады. Семинар быел өченче тапкыр уздырылды. 

Семинар Гаяз Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты чорының тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстлары, Гаяз Исхакыйның төрки дөнья белән бәйләнеше, татар милләтенең лидерлары булган замандашлары, милли телләрне, мәдәниятләрне, әдәбиятларны өйрәнү методологиясе һәм башка темаларга багышланган иде.

Семинарның беренче көнендә Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдим итү дә булды. ТР Фәннәр академиясенең ИЯЛИ галимнәре тарафыннан фәнни-гамәли семинар материаллары җыентыгы; язучының татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, тарихы проблемаларына багышланган сайланган хезмәтләре; Г. Исхакыйның 1919-1920 еллар чорына караган көндәлекләреннән торган яңа китап басмалары әзерләнгән.

Семинарның икенче көнендә «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» темасына түгәрәк өстәл үтте. Чараны филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар белемен чагыштырма тикшеренүләр лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм филология фәннәре докторы, «Казан фәнни үзәге»нең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов алып барды.

Реклама

Марсель Ибраһимов түгәрәк өстәлне семинарның йомгаклау өлеше, дип атады һәм теманың актуальлеге һаман да саклануын, аны һәркем аңлавын, белүен җиткерде.

Беренче булып, сүз журналист, язучы Шамил Идиатуллинга бирелде. Ул чарага онлайн кушылды һәм «Рус телендә татар темалары: Шамил Идиатуллин үз китапларында милли һәм халыкара турында» доклады белән чыгыш ясады.

Кыргызстанның К.Тыныстанов исемендәге Иссыккүл дәүләт университеты профессоры Сәйфулла Абдуллаев исә, «Мәдәни чикләр һәм татар культурасын үстерү мөмкинлекләре», филология фәннәре кандидаты, Казахстанның М.О.Ауэзова исемендәге әдәбият һәм сәнгать институты халыкара элемтәләр һәм дөнья әдәбияты бүлеге мөдире Светлана Ананьева «Мәдәниятара чикләр һәм милли әдәбиятларда әдәби чикләр» темасына чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gayaz-isxakyinyn-5870204

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X