Фәридә Сафина Татарстанның "Халык артисткасы" исеменә лаек булды
Бу май аенда Кремльдә үткәрелгән тантанада Фәридә Сафина "Халык артисткасы" исеме бирелү турындагы таныклык һәм медаль тапшырдылар. Хезмәтләре белән хөрмәт казанган ветераннар, күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш утын кичкән өлкәннәр янына Фәридә Сафина һәм Хәлим Җәләловны да чакырдылар. " Әйе, театр уйлата да, елата да, үстерә дә. Мондый дәрәҗәле исемгә лаек...
Бу май аенда Кремльдә үткәрелгән тантанада Фәридә Сафина "Халык артисткасы" исеме бирелү турындагы таныклык һәм медаль тапшырдылар. Хезмәтләре белән хөрмәт казанган ветераннар, күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш утын кичкән өлкәннәр янына Фәридә Сафина һәм Хәлим Җәләловны да чакырдылар.
" Әйе, театр уйлата да, елата да, үстерә дә. Мондый дәрәҗәле исемгә лаек булгач, яңа рольләрдә уйнау, проектларда катнашу, идеяләр турындагы уйлар, теләкләр белән яшим, иҗади яктан тагы да югарырак үсеш турында хыялланам. Кызым Айсылу хәзерге вакытта Нуриев исемендәге балет фестивалендә катнаша. Кичләрен аны карарга Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына мин дә йөрим. Насыйп булса, көзен, бәлки, Сарманда очрашу үткәрергә мөмкинлек туар. Укыткан укытучыларыма мең рәхмәтләр әйтеп, якташларыма исәнлек-саулык теләп калам. Сарманны сагынып яшибез без".- ди Фәридә Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев