Фотоконкурста катнашкан сарманлылар өчен сюрпризлар бетмәде әле
Җиңүче Динар һәм Рәйлә Гыйләҗевләр гаиләсеннән кала, без "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсында катнашкан тагын өч үзенчәлекле гаиләне билгеләп үтәргә булдык. Алар арасыннан ике гаилә өчен бүгенге көн - истәлекле. Җәлилдә яшәүче Айдар һәм Альбина Котлыевлар Гашыйклар көнендә никахлашканнар, ә Сарманда яшәүче Рәмис һәм Алия Мөхетдиновлар шушы матур бәйрәм көнендә танышканнар....
Җиңүче Динар һәм Рәйлә Гыйләҗевләр гаиләсеннән кала, без "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсында катнашкан тагын өч үзенчәлекле гаиләне билгеләп үтәргә булдык. Алар арасыннан ике гаилә өчен бүгенге көн - истәлекле. Җәлилдә яшәүче Айдар һәм Альбина Котлыевлар Гашыйклар көнендә никахлашканнар, ә Сарманда яшәүче Рәмис һәм Алия Мөхетдиновлар шушы матур бәйрәм көнендә танышканнар. Шулай ук Кәүҗияк авылыннан Әнәс һәм Ләйсән Газизовлар гаиләсе дә билгеләп үтүгә лаеклы: 2011 елда алар көмеш туйларын бәйрәм иткәннәр. Аларга энҗе туйга да матур пар булып, бергәләп җитәргә язсын. Билгеләп үткән гаиләләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Без барлык парларны Гашыйклар көне белән тәбрик итәбез: гаилә корганнарга - гаилә бәхете, балалар һәм оныклар куанычы, очрашып йөрүчеләргә - алга таба да матур пар булып, гаилә коруларын телибез. Парларын тапмаганнар да борчылмасыннар иде: сезгә дә тиң яр очрар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев