«Фокус өйрәнү җиңел түгел», – ди Ясир Гайфуллин
Рангазар авылында туып, Чукмарлыда үскән якташыбыз бөтен гомерен диярлек оригиналь жанрга – фокуслар күрсәтүгә багышлый.
Аның тормышында рәхәтләнеп көлеп искә алырлык, шулай ук җан әрнетерлек вакыйгалар да шактый булган. Авылларда гастрольләрдә йөргәндә, бер апага фатирга кертәләр аны. Хуҗабикә аңа аерым бүлмәдә йокларга урын әзерләп бирә. Шул ук бүлмәдә запаска дип яшереп куйган акчасы да була. Ясир абыйның, фокусчы булгач, күрәзәчелек сәләте дә бар дип уйлаган, күрәсең, әлеге апа.
– И-и, яшереп куйган акчамны тапмаса гына ярар иде, дип, төне буе йокламыйча, борчылып чыктым, – ди ул, иртән йокыдан торгач.
Икенче вакыт авылларда чыгыш ясап йөргәндә, газета белән фокус күрсәтә.
– Аны бик сирәк артистлар гына эшли ала иде. Газетаны яндырып, ут, төтен эченнән ун сумлык акчалар чыгарырга кирәк. Фокусны күрсәтә һәм акчаларны берәм-берәм чыгара башладым. Залдагы бер апа түзмәде, «И-и, дөньяда бу кешенең хатыныннан да бәхетле кеше юктыр, ире акчаны ясап кына тора!» – дип әйтеп тә салды, – дип сөйли Ясир абый.
Ә менә ике яшьлек сабый чагында үзенең чак кына үлемнән калганын зурлар сөйләве буенча гына белә ул. Салкынлыктан, авыр эштән интеккән кебек, ул чор кешеләре ачлыктан да күп газап чигәләр. Ә яз җитүгә, аларда яшәү өмете уяна: басулар кардан арчылу белән, коелып калган икмәк бөртекләрен җыярга йөриләр.
– 1943 елда арыш бик уңган, аны хәтта урып та бетерә алмаганнар. Язга чыккач, коелып калган бөртекләрне җыярга басуга әнием Мөшәрәфә дә барган. Киптереп, ярып, ботка пешергән. Шул ук көнне үлем түшәгенә дә яткан. Чөнки кар астында кыш чыккан бөртекләр инде агуланган булган. Хәлен белергә килгән Маһинур апага өч бармагын күрсәткән әнкәй. Минем өч баламны ятим итмәгез, дип әйтергә теләве булгандыр инде, – дип, үткәннәрдән әйләнә әңгәмәдәшем.
Икенче көнне Мөшәрәфә апа бакыйлыкка күчә. Тагын ике көннән Ясир абыйның биш яшьлек абыйсы Таһир да якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша. Ә сигез яшьлек Мәрьям апасы үзенең боткасын күрше малаеның бәрәңге кәлҗемәсенә алыштырган була.
Ятим калган балаларны Чукмарлы авылында яшәүче Маһинур апалары сыендыра. Кияүдән бер бала белән әнисе Маһисорур апа янына аерылып кайткан була ул. Маһинур апаларының 9-10 яшьлек улы Әнәс белән, бер гаилә балалары кебек, бергә уйнап, тәгәрәп үсәләр алар. Туган авыллары Рангазар да инде томан артында гына калгандай була.
Балачагыннан Ясир абыйның күңеленә тагын бер моңсу хатирә урнашып кала.
– Дүрт яшьләр чамасында булдым микән, күрше-тирә малайлары белән шау-гөр килеп уйныйбыз. «Әнкәй» дә, «әнкәй» дип сөйләшәләр. Нишләп барысының да исеме «Әнкәй» икән, дип, бик гаҗәпләнә идем. Ә Маһинур апага «түти» дип дәшә идем. Мәрьям апамнан күргәнмендер инде. Апабыз йортында ятимлекне сизмәдек. Үз баласыдай үстерде ул безне. Сабый чакта төнлә шыңшый, көйсезләнә башласам, миңа ипи каптыра торган була ул. Аның ни өчен бик тәмле булганын соңыннан гына белдем. Маһинур апаның минем өчен һәрвакыт оннан пешерелгән икмәге булган, ә көндез ул алабута ипиен пешерә торган булган. Аның улы Әнәс абый әтиебез кебек булды. Аз гына да ачуланганнары булмады. Җайлап кына безне эшкә, сабырлыкка өйрәттеләр, тормыш дәресләре бирделәр. Кешене башта тыңлап бетер, аннан соң гына әйтәсе сүзеңне әйт, сабыр бул, уйла: дәшмәвең, бәлки, тагы да хәерлерәктер, дия иде Маһинур апа. Аның бу киңәшен гомер буе истә тоттым. Тагын шул хәтердә калган: тирләп-пешеп уйнап керә идек тә, чиләк капкачын ачып, су эчә идек, ә аны кабат каплап куярга оныта идек. Су өстен каплап куярга онытмагыз, шайтан төкереп китәр, ди иде түти, – дип сөйли ул.
Бала-чаганың үскәндә шуклыклары да булмый калмый. Сентябрь ае җиткәндә, укытучылар беренче сыйныфка керәчәк балаларны, өйдән-өйгә йөреп, барлап куя торган булалар. Ясир абый ике дусты белән урманга кача. Ләкин барыбер мәктәпкә барырга туры килә. Хәтерле, зиһенле, башлы малай әйбәт кенә укый, әмма, еш кына ангина белән авыруы нәтиҗәсендә, укуына бераз хилафлык килә.
Чукмарлыда җиде сыйныфны тәмамлагач, Маһинур апасы аны, җитәкләп, Сарман урта мәктәбенә алып килә. Мәктәп ул вакытта бүгенге аграр көллиятнең төп бинасында була. Ә аннан ерак түгел – бер катлы интернат, китапханә. Ятим бала булганлыктан, Ясир абыйны да интернатка урнаштыралар. Ә ялларда атна саен Чукмарлыга кайтып йөри ул. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. Комбайнчы ярдәмчесе дә була, фермада тирес тә түгә, кыскасы, кая кушсалар, шунда бара. Берникадәр вакыттан соң укуын Лениногорскидагы төзелеш училищесында дәвам итә. Ә ике елдан аны комсомол путевкасы белән хәзерге Новокузнецк, элеккеге Сталинск шәһәренә хәрби заводка җибәрәләр. Ләкин монда озак эшләргә туры килми, армия сафларына алына. Бер елдан артык авиация училищесында укый, яшерен гаскәрләрдә хезмәт итә. Армиягә барлыгы өч ел да ике ай гомерен багышлап, туган якларына кайта. Аннан соң инде язмыш аны Пермь якларына ташлый. Биредә дә хәрби заводта эшли ул. Ә бервакыт шәһәрдә цирк коллективы эшләвен белеп ала.
– Сарман мәктәбендә укыганда ук, иллюзия сәнгате, ягъни фокуслар күрсәтү, жонглерлык белән кызыксына идем. Ул елларда Сарманда Язкар исемле кеше яши иде. Ул башта киномеханик булып эшләде, соңыннан – район мәдәният йорты директоры. Ул фокуслар күрсәтә иде. Соңрак Александр Вадимовның «Фокус сәнгате» дигән китабын яздырып кайтардым, үзлегемнән фокуслар өйрәнә башладым. Циркка барып, һөнәрләремне күрсәтеп кайткан идем инде. Мине алдылар. Хезмәт хакы – 60 сум. Җәй көне гастрольләргә йөри идек, – дип сөйли ул.
1967 елда ямьле җәй көнендә бергә эшләүче иптәше аны Башкортостанга алып кайта, Ясир абый гастрольләр оештыра, оригиналь жанр артисты булып, Уфа филармониясенә эшкә күчә. Гомеренең шактый өлешен шушы коллективка багышлый ул. Башкортостанның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин, Башкортостан һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, «Кәтүк һәм Баганай» һәм башка төркемнәр белән эшли. Башкортостанның атказанган артисты Гомәр ага белән гастрольләргә йөри. Аларның берсендә Татарстанга, Мөслим, Актаныш якларына килеп чыккач, Сарманга да керәләр.
– Район җитәкчелегеннән туган авылым Рангазарда, үскән җирем Чукмарлыда, Мортамак һәм Сарман мәдәният йортларында чыгыш ясарга рөхсәт итүләрен сорадым. Рангазарда шушы авылда туганымны сөйләдем. Әлбәттә, мине монда, сабый чакта ук киткәнлектән, белүче, танучы юк иде. Әмма безне һәр авылда бик җылы каршы алдылар, – дип искә ала ул.
Гастрольләрдән унбиш көндә өч айлык план үтәп кайткан чаклары да була. Балалар белән дә эшли. Уфада шактый эшләгәч, дөньялар үзгәрә башлый, туксанынчы еллар якынлаша. Кабат Пермь якларына китә ул. Үзбәкстан, Таҗикстан, Чувашстан республикалары, Төмән, Омск өлкәләре, Дагыстан, Чечня, Украина, Молдавия һәм башка бик күп төбәкләрдә була. Гадәттә, көнгә өчәр концерт куярга һәм Ясир абыйга берәр сәгать буе чыгышлар ясарга туры килә. Репертуарны да һәрвакыт тулыландырып – яңа фокуслар өйрәнеп тора. Лаеклы ялга да шушыннан чыга.
– Фокус өйрәнү, күрсәтү авырмы? – дип сорыйм аннан.
– Бик авыр. Бер фокусны өйрәнү өчен күп айлар, хәтта еллар таләп ителә. Күп сәгатьләр буе көзге алдыннан китмәскә, күнегүләр ясарга кирәк. Чөнки куллар, аларның һәр күзәнәге, һәр мускулы яхшы итеп күнектерелгән, сизгер, җитез һәм йомшак, һәр хәрәкәт гаять төгәл булырга тиеш. Чөнки, фокус күрсәткәндә, әйберне, төшеп китмәсен өчен, кулның нерв җепселләре, мускуллар белән тотып торырга кирәк була, әйтик, шариклар белән эшләгәндә. Фантазия һәм тамашачыны һәр хәрәкәтең артыннан ияртә белергә дә кирәк. Кулларны, әлбәттә, бик нык саклау таләп ителә. Мәсәлән, авыр эш эшләргә ярамый, мин хәтта чемоданны да бик сакланып кына күтәрә идем, – ди ул.
Тормыш иптәше Фәйрүзә апа белән гомер кичерә башлауларына быел 57 ел була икән. Ул да һөнәре буенча – Ясир абыйга якын, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Бергәләп ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Рания тормыш иптәше Айрат белән Америкада яши, зур онык Лилия – Уфада, кече онык Ләйсән Доминиканада гомер кичерә. Кече кызлары Гөлназ – Грециядә. Аның улы Әмир берничә тел белә, грекча, русча, татарча да сөйләшә.
Ясир абый туган ягы турында да онытмый, гомер буе Мәрьям апасына ярдәм итеп яши. Элекке еллар өчен дефицит булган чәен, күчтәнәч-бүләкләрен һәрвакыт җибәреп тора. Мөмкинлек булганда, бергәләп туган якларыннан урап та китәләр.
Бүгенге көндә алар Башкортостанның Уфа районында, шәһәргә терәлеп диярлек торган Зубово авылында яшиләр. Җәй буе бакчадан кермиләр: җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәләр, кышка күп итеп банкалар ябалар. Буш вакытларында гөрләп үткән яшьлекләрен искә алалар. Күп санлы төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре дә аларның янып, яшен кебек яшьнәп узган гомерләре турында сөйли.
Ә намазга моннан 40 еллар чамасы элек баскан идем. Әти-әниләребез безгә – өч балага ни өчен шундый исемнәр куштылар икән, дип тә уйланганым бар. Алар бик дини кешеләр булганнар. Безнең исемнәр дә Коръәннән алынган булып чыкты. Әлеге изге китапта хатын-кыз исеме белән аталучы бердәнбер сүрә бар, ул – «Мәрьям» сүрәсе. Коръәндә шулай ук Таһир һәм Ясир исемнәре дә бар, – ди Ясир абый.
Ул безне әйбәт хәтере, якты зиһене, инде туксанынчы дистәне ваклый баруына карамастан, тормыш активлыгы, энергиясе белән дә сокландырды. Без аңа һәм Фәйрүзә апага киләчәктә дә ныклык, бәхетле картлык, тормыштан ямь һәм тәм табып, бәрәкәтле озын гомер кичерүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев