САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» текстларын укыячак

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

26 сентябрьдә бишенче тапкыр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» дикторлары булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар яши торган җирләрдә компакт мәйданчыклар оештырылачак.

Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция иртәнге 11:00 сәгатьтә башланачак.

https://tatar-inform.tatar/news/society/18-09-2020/foat-galimullin-ildar-kyyamov-m-fil-s-ka-irov-tatarcha-diktant-diktorlary-bulachak-5772517

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев