САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фиона Дюймовочкага каршы

Һәрберебезнең балачагында мультфильмнар мөһим урын алып тора. Кечкенә вакытта без үзебезнең яраткан персонажларга охшарга тырыша идек, мультфильм дөньясы безгә тылсымлы әкият булып тоела, явызлык беркайчан да җәзасыз калмый, ә төп геройлар матур , миһербанлы һәм намуслы иделәр. Ә бүгенге көндә нәни тамашачыга барлык яхшы, якты хисләрне җиткергән, катгый цензура аша...

Һәрберебезнең балачагында мультфильмнар мөһим урын алып тора. Кечкенә вакытта без үзебезнең яраткан персонажларга охшарга тырыша идек, мультфильм дөньясы безгә тылсымлы әкият булып тоела, явызлык беркайчан да җәзасыз калмый, ә төп геройлар матур , миһербанлы һәм намуслы иделәр.
Ә бүгенге көндә нәни тамашачыга барлык яхшы, якты хисләрне җиткергән, катгый цензура аша үткән, сыйфатлы кино төшерүче ватаныбыз мультипликациясе югалып бара. Әлбәттә, совет мультфильмнарын кайта-кайта карарга мөмкин, ләкин тормыш бер урында гына тормый, һәм бүгенге көндә балаларга яңа фильмнар, яңа геройлар кирәк. Шуңа да безнең телевидение чит илнең шикле продукциясен трансляцияли. Америка, Япония, Кытай мультфильмнары бик тиз арада базарны гына түгел, ә безнең әле ак белән караны аера алмаган сабыйларның башларын да тутырдылар.
Баланың мәгълүматны сурәт рәвешендә кабул итүе исбатланган, шул сурәтләр аның аңында тирә-юнь моделен, тормыш ориентирларын формалаштыралар. Мисал өчен - кызлар образы. Безгә күптән таныш Дюймовочка, Василиса һәм Белоснежканың "Шрек"тагы Фиона сыман шар урынына еланны кабартуларын яки кырыслык белән бандитларны кыйнауларын күз алдына да китерүе кыен. Совет мультфильмнарында исә тыйнаклык, тугрылык, әхлаклык алга сөрелә.
Хәзерге заман мультфильмнары нәрсәгә өйрәтә, дигән сорау туа. Гарффилд - ялкаулыкка, Шрек - дорфалыкка, үзеңнән көчсезрәкләрне кыерсыту теләгенә, ә "Бозлык чор"ындагы Сид - үзеңне акылсыз, әдәпсез тоту кызык икәнлегенә. Алар Ватанны сакларга, зурларны хөрмәт итәргә, көчсезләрне якларга һәм миһербанлы булырга өйрәтмиләр. Кыскасы, шул күптөрле геройлар арасында үрнәк булырлыгы юк.
Хәзер "бөтен гаилә өчен мультфильмнар" күп чыгарыла, шулай да зурлар караган бар нәрсә дә балага кирәк түгел икәнен онытырга ярамый. Агрессия, кырыслык, кыйнау эпизодлары хәтта олыларга да начар тәэсир итә.
Шулай да, хәзерге заман мультфильмнарының барысы да андый эчтәлектә түгел, алар арасында яхшы, матур, балаларга төрле хәлләрдән чыгу юлын табарга булыша, зәвык тәрбияли торганнары да бар.
Әти-әни үз баласы өчен һәрвакыт иң яхшысын сайлый. Тәмле һәм файдалы ризык, уңайлы һәм матур кием, яхшы укытучылар. Нигә соң мультфильмнар читтә кала?
Бу уңайдан әти-әниләргә берничә киңәш.
Балалар мультфильмны яшьтән үк карап үсәләр, һәм аларның холыклары мультфильм геройлары тәэсирендә формалаша. Педагоглар һәм психологлар күзәтүенчә, хәзерге балалар күпкә агрессив һәм холыксызрак. Кызганычка каршы, бүгенге мультфильмнар психология һәм әдәп кагыйдәләренә туры килми.
Әгәр дә мультфильм геройлары үзләрен дорфа һәм кырыс тотсалар, бер-берсен кыерсытсалар, бала алардан үрнәк алырга һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Яхшы мультфильмнар күрсәтегез.
Хатын-кызны, әниләрне, өлкәннәрне хөрмәт итү - хәзерге мультфильмнарда бик сирәк күренеш. Соңыннан әти-әни балаларының холыксызлыкларына аптырый.
Суицид пропагандасыннан читләштерегез.
Кайбер геройлар берничә тапкыр үлеп тереләләр. Балада моны кабатлау теләге барлыкка килмәс, дип булмый. Аңлатыгыз.
Әти-әни балага әкият укыганда, барган вакыйгаларга карата баласына үз фикерләрен җиткерә ала, телевизор каршында исә бала үз-үзенә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев