САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Файдасы күп – белегез

Бүген Бөтендөнья миндаль көне билгеләп үтелә.

Белгәнебезчә, ул кулинариядә свежий, кыздырылган, тозланган рәвештә, шулай ук камыр ризыклары, тәм-том, шоколад әзерләгәндә кулланыла. Миндаль сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул фосфор, магний, марганец, кальций, тимер, калийга бик бай. Аның составында В төркеме, Е витаминнары бик күп. Составында майлар, аминокислоталар, минераллар күп булганлыктан, йөрәк һәм тамырлар өчен файдалы. Акыл җиткелексезлеге, Альцгеймер авыруларын кисәтә, йокысызлыкны, сезонлы депрессияне дәвалый. Нерв системасы һәм баш мие эшчәнлеге өчен табиблар сәламәт кешегә көненә – 20-25 чикләвек, балаларга ике тапкыр азрак кулланырга киңәш итәләр. Миндаль шулай ук организмны канга артык глюкоза килүдән саклый, шуңа күрә ул диабет белән авыручылар өчен дә әйбәт. Микроциркуляция, иммунитет, эчәклекләр өчен файдалы. Хатын-кызлар өчен кыйммәте аеруча зур. Иммунитетны ныгыта, авырлы вакытта гормональ фонны нормада тотарга ярдәм итә, тирене яхшырта, чәчне һәм тырнакларны ныгыта. Ир-атларның мускул массасын арттыра. Тагын бер бик файдалы үзлеге бар – пеләшләнү процессын акрынайта, чәчне үстерә.
Нинди очракларда сак булырга кирәк соң? Миндаль - аллергиягә, ә өлгермәгәне агулануга сәбәпче булырга мөмкин. Симерү белән интегүчеләргә аны куллану киңәш ителми. Аннан соң, тәүлеклек норманы арттырырга ярамый, миндальне артык күп куллану симерүгә, тахикардия һәм баш авыртуына сәбәпче булырга ихтимал.
Табиб белән киңәшгез, килешмәскә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев