САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәнис Байкал буеннан сәлам юллаган

Райондашыбыз - танылган марафончы Фәнис Фәретдинов бу көннәрдә, марафоннарда катнашып, чираттагы чакрымнарын Бурятиядә Байкал буенда үтте.

- 6 август көнне Омск шәһәрендә узган Себер халыкара марафонында катнаштым, 21 километр араны 1 сәгать 31 минут 08 секундта үттем. Марафонда 4 меңнән артык спортчы катнашты. 13 августта Бурятиядә өченче халыкара марафон уздырылды. Ул дөнья чемпионы Наталья Саломинская призына оештырылды. 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 02 минут 19 секундта уздым, җиденче килдем. Байкал диңгезе буенда йөгердек. Һава торышы бик яхшы булды. Трассада безне милли киемнәрдән музыкантлар сәламләделәр, бурят көйләре яңгырап, озатып бардылар. Хәзер октябрь аенда Казанда узачак 10 километр дистанцияле йөгерешләргә әзерләнәм, - диде спортчы райондашыбыз.
Без аңа ныклык, рух көче һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев